.
Ана нәфрәте Явызлыкны уята. Ә Явызлык инде бернәрсәгә дә, беркемгә дә, хәтта Фатима карчыкның үзенә дә буйсынмый.
Акбабай – татарның өмете, ышанычы, омылышы гына түгел, ул – халыкның рухы, җаны. Кайчагында, заман шау-шулары белән мавыгып, татар үзенең рухы барлыгын онытып та ташлый.
“Китап” кабат-кабат укый торган роман түгел, әмма аның тәэсир көчен тату өчен бер кат уку да җитә.
Вампирлар турындагы иң билгеле әсәрләр дә 200-дән артык. Ләкин татар әдәбиятында моңа кадәр бер язучының да бу темага тотынганы юк иде әле. Татар әдәбиятының вампирлар турындагы беренче романы...
Ул үзен өзелеп яраткан кешенең елмаюын саклап кала алмый һәм тормышы коточкыч газапка әверелә. Мондый тамуг алдында хәтта үлем дә язмышның мәрхәмәтлелеге сыман тоела.
Җыентыкка өч повесть тупланган. Өчесен дә бер исем берләштерә - параллель дөнья. Монда сез гадәттән тыш хәлләр, сискәндергеч күренешләр һәм көтелмәгән нәтиҗәләр белән очрашырсыз.
Copyright © 2000 - Марат Кәбиров. Барлык хокуклар якланган.
MaratKabirov.com - язучының шәхси сәхифәсе. Мондагы әсәрләрне авторның язма рөхсәтеннән башка нәшер итү, яки электрон басмаларда тарату катгый тыела.