.
Марат Рәфил улы Кәбиров 1970 елның 23 августында Башкортстанның Илеш районы Сеңрән авылында туган. Шунда сигез еллык мәктәпне тәмамлагач, Үрге Яркәйдәге профтехучилищеда белем алган. Һәм Уфага киткән... Кыскача биография шул чамарак. Тулырак мәгълумәт - шушы бүлектә.
Кешеләр игътибарыннан мәхрүм булдым дип әйтә алмыйм. Һәрбер әсәрем диярлек шау-шу, бәхәс уятты. Мактадылар да, рәхмәтен дә әйттеләр, тиргәүчеләр дә табылды. Һәм журналистлар да адым саен әңгәмәгә чакырып, төрле сораулар белән "башымны катырып" тордылар. Әнә шул әңгәмәләрнең сакланып калган өлешен сезгә тәкъдим итәм.
Минем төсемне бөтенләй онытып бетермәс өчен монда кереп чыгарга да ярый инде. Ну, әлегә бик һуш китмәле нәрсәләре юк югын да...
Һәркемнең тормышында анекдотка тиң мизгелләр була. Андый күренешләрне уйлап чыгара да, махсус эшли дә алмыйсың. Ничектер үзеннән-үзе барлыкка килә ул. Әнә шундый чаклар миндә дә булгалаган. Кайберләрен үзем беләм, кайберләрен искә төшереп торалар... Хәер, алар әле дә булып тора... Бик үк йөзне кызартмастайларын шушы бүлеккә урнаштырып барырга уйлыйм.
Төп эшеннән башка һәркемнең яраткан шогыле була. Алар миндә дә бар. Бу бүлектә шуларны чагылдырган язмалар булачактыр. Ә әлегә... Буш тормасын өчен генә анда "Әсәрләрдән юллар, цитаталар, почти "афоризмнар", "канатлы" сүзләр..." дигән язма урнаштырдым. )) Моның бар яраткан шогыле - үз әсәрләренә сокланып утыру икән дип уйламагыз, яме...
Copyright © 2000 - Марат Кәбиров. Барлык хокуклар якланган.
MaratKabirov.com - язучының шәхси сәхифәсе. Мондагы әсәрләрне авторның язма рөхсәтеннән башка нәшер итү, яки электрон басмаларда тарату катгый тыела.