.
Керү-теркәлү
Әйдә, безнең белән!

Яңалыкларга язылу
Төп бит Китап форматлары

Электрон китап форматлары

Яңа технологияләр барлыкка килү белән, бердәй формат ясау мәсьәләсе көн үзәгенә күчә. Электрификация керә башлаган елларда һәр фирма үзенең розеткасын эшләгән диләр. Шуның сыман, бүген дә электрон китап форматлары бик күп. Һәркем үзенекен булдырырга тырыша. Әлегә уртак фикергә килүче юк бугай, әмма pdf форматының өстенлеге беркадәр төсмерләнә.

txtгадәти текст. Бернинди бизәлеше, уңайлыгы юк. Әмма теләсә кайсы программада ачыла, хәтта кытай телефоннарында да укырга мөмкин.

Microsoft Word (doc)гадәти word форматындагы электрон китап.

Adobe (pdf) Abode Reader программасы ярдәмендә укыла, аны интернеттан башлай йөкләтергә мөмкин. Махсус тыю куелмаган очракта, текстны принтердан кәгазьгә чыгарырга була. Бу форматта текст та, рәсемнәр дә ачык һәм сыйфатлы һәм аларны Macintosh, Windows, налодонникларда, махсус райдерларда уку мөмкинлеге бар. Эзләгеч, закладка кую мөмкинлеге бар. Көнбатышта һәм Америкада электрон китапларның стандарт форматы буларак билгеле.

Microsoft Reader (lit) —Windows һәм бик күп наладонник платформаларында укырга мөмкин. ClearType (Төгәл шрифт) технологиясы нигезендә эшләнгән, икенче төрле әйтсәк, экрандагы хәрефләр кәгазь китаптагы шикелле үк ачык күренә. Закладка кую, эзләгеч, шрифтларны үзгәртү, текста билгеләр ясау мөмкинлеге бар. Принтердан кәгазьгә чыгарып булмый.

Mobipocket — Windows платформасындагы барлык уку җайланмалары өчен дә кулай. Битне экранда әйләндерү, шрифтларны һәм төсләрне үзгәртү мөмкинлеге бар.

Palm —Palm операцион системасында уку өчен. Windows һәм Macintosh платформаларында ачыла. Принтердан чыгарып булмый, эзләгече бар, шрифтларны үзгәртергә мөмкин.

Gemstar —Gemstar eBook RCA REB 1100 яки the Rocket eBooks җайланмаларында уку өчен. Бу җайланмалар китап уку өчен махсус эшләнгән һәм зурлылары да, авырлыклары да кәгазь китап рәвешендә.

Закладкалар кую, билгеләр ясау, сүзләр астына сызу мөмкинлеге бар. Шрифтларны һәм фонны үзең теләгәнчә үзгәртеп була. Сүзлекләр урнаштырырга мөмкин. Rocket eBook reader программасы булганда, бу форматтагы китапларны компьютерда да укып була.

hiebook —mp3-плеерда эшли. Берьюлы музыка тыңларга һәм китап укырга мөмкин. Органайзеры бар, рәсем төшерергә, текстлар урнаштырырга мөмкин. Кәгазьгә чыгарып булмый..

HTMLсайтлардагы бит рәвешендә. Бөтен җайланмаларда да диярлек ачыла. Навигация — гадәти интернет-битләрдәге кебек. Принтердан чыгару мөмкинлеге бар.

Instant eBook —Windows платформасында эшли. Эчтәлек, шрифтларны җайлау, закладка кую, һ.б.

exe — Windows платформасындагы теләсә кайсы компьютердаүзеннән-үзе ачыла торган программа. Exe-форматта рәсемнәр урнаштыру, матур бизәлеш, уңайлы навигация, һәм хәтта тавыш белән уку мөмкинлеге бар. Махсус тыю булмаса, принтердан чыгарырга да, текстны күчереп алырга да була. Бу формат эшләү өчен катлаулырак һәм кыйбатрак, әмма компьютердан уку өчен иң уңайлылардан санала.

DjVu — график файл. Авырлыгы зур түгел, сканердан үткән китапларны саклау өчен кулай. DjVu форматын фотога төшерелгән китап бите белән тиңләргә мөмкин.

FictionBook (fb2) Бу форматның иң зур өстенлеге – ул электрон китапларны бик күп башка форматларга күчерү мөмкинлеге бирә. Шулай итеп, fb2 форматын уку өчен җайланма эзләү ихтыяҗы юкка чыга. Үзендә беркадәр рәсемнәр урнаштырырга мөмкин. Әмма бизәлеш ягы бик әлләни түгел. Бу формат күп рәсемле китаплар эшләү өчен уңайсыздыр. Ә текст өчен алыштыргысыз.

 

Обновлено (21.01.2012 15:22)

 
Дусларыңа да тәкъдим ит:

 

 


Сайтка ярдәм итү
Җыелган акча сайтны яхшыртуга, китаплар чыгаруга һәм башка әдәби проектларга китәчәк.

Webmoney Yandex PayPal MoneyBookers
..