Оялып утырдым
| Тәнкыйть - Тәнкыйть |
Хәния Фәрхи-Биктаһированың чын-чынлап татар җыр сәнгатенә хезмәт итә башлавына 20 ел. Шунысы бәхәссез: милли эстрадабызны аннан башка күз алдына да китереп булмый. Аның үз юлы, үз кыйбласы. Аны яратмаган, үз итмәгән кеше татарда юктыр ул. Дәрәҗәсен Алла Пугачева, София Ротарулар белән чагыштыру да юккадыр дисезме?
Сәхнә эшчәнлегенең егерме еллыгы уңаеннан оештырылган концертына да ул бик матур җырлар керткән, тамашачы белән аралашуы да ихлас, дустанә. Әмма концерттан соң күңелдә бик авыр төер кала. Монысы үзен язучы, сатира-юмор остасы дип таныштыручы Марат Кәбировка бәйле. Бу кадәресе, бәлки, чыннан да хактыр, әмма алып баручы буларак ул концертның башыннан ахырына кадәр тозсыз, мәгънәсез, кендектән түбән кыйссалары белән тамашачыны көлдерергә азаплана. Бөтен бәла, сөйләгәннәрнең әлеге дә баягы, кендектән түбән булуында: тамашачы башын аска иеп, зур сәхнәдә микрофон тоткан "сүз остасы"ннан оялып утыра. Маратның сәхнәдән нәрсә сөйләгәнен Хәния белмидер, дип уйламыйм. Әйтүләренчә, Казандагы концертларыннан соң Х.Фәрхи төркеменең республика районнарына да сәяхәте башлана. Һичшиксез, Хәния концертларына халык агылачак, һәм нәфис сүз остасының тозсызлыгыннан оялып утырачак. Ояты исә Татарстанның халык артисты Хәниягә һәм аның иҗат коллективына да кагылачак.
Габделбәр Ризванов
"Ватаным Татарстан", Казан - 2008
Редакциядән: Марат Кәбировның тозсыз, мәгънәсез ын һәм әлеге концертта Хәния Фәрхи башкаруында яңгыраган ын Мультимедиа бүлегендә тыңларга мөмкин.
| Следующая > |
|---|



