Ирина ИСМӘГЫЙЛЕВА - Әдип иҗатының "ачкычлары"
| Тәнкыйть - Тәнкыйть |
Әдип иҗатының "ачкычлары"
Безнең туган җиребез талантларга бай. Аксиомага әйләнгән бу фикернең яңадан — яңа исемнәр белән дәлилләнүе аның дөреслеген һәрдаим ассызыклап тора. Соңгы елларда татар әдәби процессына сизелерлек өлеш керткән әдипләрнең берсе — Марат Кәбиров. Аның шигырьләре, проза әсәрләре Баш-кортстан һәм Татарстан республикаларының газета-журналларында еш басыла. Халык аларны яратып укый. Язучының иҗаты тәнкыйтьчеләр игътибарыннан да читтә калмый. Нәрсә белән үзенә җәлеп итә соң М. Кәбиров әсәрләре? Төрле кешеләрне бердәй тарту көче кайдан килә аңа? Гомумән, сүз сәнгатенең сере нидә? Бу сорауларга җавап эзләп табу теләге бездә дә туды.
Билгеле булуынча, теге яки бу язучының индивидуаль стилен билгеләү өчен, аның иҗатындагы төп концептларны ачыкларга кирәк. Концепт — шушы телдә сөйләшүчеләр өчен иң мөһим төшенчәләрне атаучы, милләтнең һәм аерым кешенең «тарихый-мәдәни тәҗрибәсен чагылдыручы, тел берәмлеге белән белдерелгән аң-рух оешмасы. Язучы иҗатындагы концептлар әсәрләрдә терәк «ачкыч» сүзләр аша чагыла. «Ачкыч» сүзләр тулы әсәрнең мәгънәсен үз эченә җыялар. Аларга текстта еш кабатлану хас. Терәк сүзләрдә язучының дөньяны үзенчә кабул итүе, тормыш тәҗрибәсе чагыла. Шуның өчен дә, гадәттә, бу сүзләрнең мәгънәсе сүзлектә китерелгән мәгънәдән бераз аерыла. Укучы да әсәрне нәкъ «ачкыч» сүзләр аша кабул итә, алар кешенең хәтерендә уелып кала.
М. Кәбиров шигъриятендә хатын-кыз, ата, мәхәббәт, ялгызлык, нужа, шагыйрь, туган як һ.б. концептларны атап була. Әдипнең проза әсәрләренең үзәгендә дә нәкъ шушы төшенчәләр ята.
Мисал өчен «Ана», «кеше», «мәхәббәт» концептларын тикшереп карыйк. «Кеше» концептын анализлау өчен «Диоген» шигыре бик уңайлы. Шигырьнең үзенчәлеге исемендә үк чагыла. Кем ул Диоген? Ни өчен шагыйрь бу исемне сайлаган? Диоген — ул борынгы грек философы. Халыкта аның турында мәзәк тә бар. Диоген урам буйлап йөргәндә, аңардан:
— Нәрсә эзләп йөрисең? — дип сораганнар икән.
— Кешеләр эзлим,— дип җавап биргән, имеш, философ.
Лирик герой да, нәкъ Диоген төсле, урам буйлап кешеләр эзләп йөри. Шигырьнең төп мәгънәсен үзенә җыюыннан һәм еш кабатлануыннан (биш тапкыр) чыгып «кеше» сүзен төп сүз, концепт дип атыйбыз. М. Кәбировның «кеше»се моңсыз, намуссыз, гамьсез. Ул гомере буена ялган эчендә яши. Аның җаны туңган. Ягъни бу — кешелексез кеше. Ул лирик геройга каршы куеп сүрәтләнә.
Шәмнәр булып, яна йөрәк.
Кешеләр эзләп йөримен
Уфа урамы буйлап.
Герой шәм урынына йөрәген тотып, үзе кебек чын, кешелеклеген югалтмаган кешеләр эзли. Урамда бары тик бизнесменнар, түрәләр, алкашлар, якташлар, фәхишәләр һ.б., һ.б. Бу халык, бу төркем арасында чын кешеләр юк.
Һәр төркем, һәрбер катлам
Үзенә исем тапкан.
Үзенә җисем тапкан.
Шул исемне калкан итеп...
Яшергән кешелеген.
Кешеләр үзләренең чын йөзләрен битлек белән каплап, нәрсә теләсәләр, шуны эшләп йөриләр.
Күрүебезчә, М. Кәбиров бүгенге кон кешесен үзенчә бәяли. Бу—шагыйрьнең дөньяны субъектив кабул итүе,гомерендә төрле-төрле кешеләр белән күрешү, аралашу нәтиҗәсе дип аңларга кирәк.
Аның иҗатында «кеше» концептын төп концепт сыйфатында карау дөрес булыр иде. «Сары йортлар сере» повестенда, мәсәлән, кешелек—кешелеклелек, җанлы — җансыз булу, курку һ.б. проблемалар күтәрелә. «Өрәк җаны»нда да «кеше» концептының әсәрне берләштерүче һәм аны аңларга ярдәм итүче төп «ачкыч» икәнлеге күренә.
М. Кәбиров иҗатындагы «шагыйрь» концептын да «кеше» концептыннан чыгып кына аңлап була.
Әдип шигъриятендәге икенче төп концепт — «мәхәббәт». Мисалга «Сак белән Сок», «Очраштык. Татлы сүзләр...», «Мәхәббәт», «Очраклы бәйләнешләр», «Яратуның чиге булса әгәр» һ.б. шигырьләрне атарга мөмкин.
Шагыйрь иҗатында мәхәббәтне ике төрле аңлау яши. Беренче мәгънәсендә мәхәббәт ул — гомер буе бер кешене ярату хисе. Автор бу хисне күбрәк «сөю», «ярату» дип атый. Мәсәлән, «Яратуның чиге булса әгәр» шигыре түбәндәге юллар белән башлана һәм тәмамлана:
Яратуның чиге булса әгәр,
Минем гомер җитмәс ул чиккә...
Ягъни, ярату хисенең чиксез, гомерлек булуына аерым басым ясала. Шигырьдә сөйгән ярның берәү генә булуы да ассызыклана:
Йолдыз да бар, ай да күкләремдә.
Мин табындым бары кояшка.
Шул ук вакытта М. Кәбиров шигырьләрендә мәхәббәткә бөтенләй башка караш та яши. Мәхәббәт — бары бер мизгеллек хис кенә. Кеше гомерендә ул еш очрый. Шагыйрь аны күбрәк «мизгеллек мәхәббәт», «гашыйк булу» дип атый. Бу караш «Мәхәббәт» шигырендә аеруча ачык күренә. Текстта мәхәббәт — мизгеллек хис:
Бу халәт — мизгеллек
Мәхәббәт!
Әмма мизгеллек кенә булса да. сөюсез тормышта ул бик кирәк.
Мизгеллек кәнәсең нибары.
Бары тик мизгеллек булсаң да,
Сөюсез гомердән югары.
Мәхәббәткә булган ике карашны берләштереп, түбәндәге нәтиҗәгә килергә мөмкин: әгәр дә кешенең бердәнбер сөйгән яры булмаса. аңа бу дөньяда яшәве бик кыен. Шуның өчен аңа мизгеллек кенә булса да, мәхәббәт кирәк. Мондый мәхәббәт кешедә өмет кабыза, алдагы тормышына ышаныч тудыра. Әгәр кеше үзенең гомерлек мәхәббәтен тапса, аңа мизгеллек мәхәббәтнең кирәге дә калмый.
Баштарак әйтеп үтелгәнчә, М. Кәбиров шигъриятендәге төп концептлар прозада да чагылыш таба. Мәсәлән, мәхәббәт концепты — әдипнең «Мәхәббәт яңгыры» пове-стендәге үзәк төшенчә. Әсәрдә сүз Искәндәр белән Таңсылу турында бара. Алар арасында мизгеллек мәхәббәт хисе кабына. Повесть азагында бу хис гомерлек сөю булганлыгына ишарә бар. Күрүебезчә, бу повестьта авторның мәхәббәткә булган ике карашы берләшә.
М. Кәбиров шигырьләрендә «Ана» концепты зур урын алган. Моңа мисал итеп, «Ана», «Әнкәй», «Әнием» шигырьләрен атарга мөмкин. Бу шигырьләрдә ана образы үзенчәлекле. Ул ялгыз, моңсу, күңеле тулы яра, әмма сабыр һәм чыдам. Аның күңелендә өмет сүнмәгән. Ана һәрвакыт улын — лирик геройны көтә. Әдипнең «Ана» шигыре аеруча игътибарга лаек. Анда түбәндәге терәк — «ачкыч» сүзләрне атарга мөмкин: ана, әнкәй (ундүрт тапкыр кабатлана), ялгыз, ул + сабый + бала, ай, бәхет, нужа, дөнья, күз яше, сагыш. Шигырьнең исеменнән үк «ана» сүзенең төп сүз, ягъни концепт икәнлеген аңлап була. Башка терәк сүзләр «ана» концептының мәгънәсен тулыландыра, авторның карашын чагылдыра.
Текстта ана сүзе, «толлык» сыйфаты өстәлеп, ире үлгән балалы хатын мәгънәсендә кулланыла. Ана образын ай белән чагыштыру да шуңа мисал:
Юк, ахры, алла үзе аны
Җирдәге ай итеп яраткан
Бу образны ачуда «ялгыз» сыйфаты да мөһим:
Һәр кичне ул ялгыз каршы ала,
Һәр кичне ул ялгыз моңлана.
Шигырьнең башында ана — бәхетле яшь кәләш. Ул киләчәктә дә гаиләсенә бәхет тели:
...Безнең бәхетләр дә
Тулы булсын иде ай кебек.
Тик белүебезчә, ай — ул ялгызлык һәм моңсулык символы. Ана үз теләге белән киләчәк тормышына күрәзәлек итә һәм үзен ни көтәсен тиз аңлый:
Кыска икән айның шатлыклардан
Мөлдерәмә тулы чаклары.
Озакламый ул яртыга калды.
Һәм дөньяны болыт каплады.
Тулы айның яртыга калуы яшь кәләшнең сөйгәнен югалтуы белән параллель сүрәтләнә.
«Бала» терәк сүзенә игътибар итсәк, аның үсештә бирелгәнлеген күреп була. Башта «сабый», аннан «бала», ә соңыннан «ул» дип атала.
Кара төнне ябынып ай елыймы —
Күк йөзендә күз яшь эзләре.
Пыскып кына янган өмет кебек
Бишектәге сабый күзләре.
Шушы юллар белән әсәргә сабый образы килеп керә. Ул тол хатынның бердәнбер өмете, юанычы. Ана сабый өчен бар нәрсәгә дә әзер!
Сабый елый.
Өй эче дә әле Кара түгел...
Нидән курыккан?
Ана йөрәгенә җыеп алынган ич
Бала өстендәге болытлар.
Бала күзендә яшь. Ул нәрсәдер сизенә кебек. Һәм, чынлап та, бала белән ана тормышына кайгы — «нужа» килеп керә:
Нишләтәсе инде бу дөньяны —
Саз шикелле ферма юллары.
Фермаларда бәхет буламыни
Кара тир дә, нужа нибары.
Нужаны җиңү өчен, ана белән бала урлашырга мәҗбүр була. Баланың мәктәптә алган белеме белән тормыш чынбарлыгы каршылыкка керә.
Нишлисең соң...
Язмышларга гына
Каплана шул тормыш тузаны.
Мәктәпләрдә алган белем белән
Чәкәштерә шулай нужаны.
Алтынчы бүлектән алып шигырьнең азагына кадәр төп терәк сүзләр «сагыш» һәм «ялгызлык». Нәкъ шушы сүзләр соңгы өлешләрнең эчтәлеген ача:
Тәрәзә төптә торган аналарның
Сагышларын җыеп, ай йөзә.
Күзләрдәге яшь бөртеге сыман,
Тамып төшәр төсле ул җиргә.
Ә ни өчен ана сагышлы? Аның улы инде үскән. Ул үз тормышы белән яши:
Үсте малай, үсмер иңнәренә
Сала барды дөнья ир йөген.
Тормыш аның телен тешләттерде,
Үптергәнче бәхет иренен.
«Интекмәссең, әнкәй, мин үскәч»,— дигән малай, бүген, кайтып, әнисенең хәлен белергә дә вакыт тапмый. Ана ялгыз:
Тәрәзә төптә утыра ялгыз ана.
Аның күңелен гүя ишетеп
Тетрәнеп куя ялгыз улын
Үстерешкән... Хәзер буш бишек.
Шулай итеп, шигырьдәге «ачкыч» сүзләр әсәрнең төп мәгънәсен үз эченә җыйганнар.
Алар әсәрнең ничек «тукылганын» тоярга һәм, шул нигездә, барлыкка килгән рәсем-сүрәтне күрергә, аны «укырга» мөмкинлек тудыралар.
«Ана» М. Кәбировның «Сагындым. Кайт инде...» әсәрендә дә төп концептларның берсе буларак карала ала. Күпмедер дәрәҗәдә шигырьдә һәм повестьта төп детальләрнең кабатлануы күзәтелә. Ләкин алга таба «ана» «шагыйрь-язучы» концепты белән бәйләнештә үсә, киңәя төшә.
М. Кәбиров үзенең иҗат юлын шагыйрь буларак башлап җибәрде, халык арасында да үзенчәлекле шигырьләр авторы буларак танылу яулады. Әдипнең индивидуаль стиле гомум һәм милли эчтәлекле концептларга яңа — үз мәгънә төсмерен өстәве белән бәйле. Безнең күзәтүләр М. Кәбировның иҗатын характерлаучы «Кеше», «Ана», «Мәхәббәт», «Шагыйрь» концептларын төп аң-рух оешмалары дип атарга мөмкинлек бирә. Иҗатының башлангыч чоры белән чагыштырганда алар проза әсәрләрендә, аерып әйткәндә «Сары йортлар сере», «Мәхәббәт яңгыры», «Сагындым. Кайт инде...» һәм башкаларда бер-берсе белән бәйләнешкә кереп, тирәнәя бара.
Ирина ИСМӘГЫЙЛЕВА
P.S. Ирина — Чакмагыш районы Имәнлекул авылы кызы. Ул - Башкорт дәүләт университетының филология факультеты татар-рус бүлегенең 5 курс талибәсе. Уку алдынгысы. Быел Ирина Башкортс-танның халык шагыйре Мостай Кәрим исемендәге махсус стипендиягә лаек булды. Әйткәндәй, әлеге стипендия республика югары уку йортларында белем алучы ике генә студентка бирелде. Ирина Исмәгыйлеваның бу бүләккә ирешүе - аның җаваплы, фикерле, эзләнүчән, тәрбияле шәхес булуы турында сөйли.
Ирина икенче курстан башлап, шагыйрь һәм язучы Марат Кәбиров иҗатын тел һәм культура бәйләнешенә мөнәсәбәттә, ягъни лингвокультурологик аспекттан чыгып тикшерү белән шөгыльләнә. Хезмәтенең темасы «Марат Кәбиров иҗатында концептлар» дип атала.
| < Предыдущая | Следующая > |
|---|



