Суфиян Сафуанов - “Тере тамырларның мул шытымы” мәкаләсеннән.
| Тәнкыйть - Тәнкыйть |
(Уфа, Башкортстан. “Тулпар” журналы, 2004/4)
Бүгенге кешеләрнең әхлакый йөзен Марат Кәбиров барыннан да элек җәмгыятебезнең гомуми атмосферасы белән бәйләп карый. “Мәхәббәттән җырлар кала” повестенда ул югары омтылышлар белән канатланып үскән яшь кызның, киңрәк тормыш мәйданына чыгу белән, шул тормышның бозыклыклары аркасында канатлары каерылуын, идеалларының юньсез бәндәләр тарафыннан тапталуын һәм, ахыр чиктә, үзенең сазлыкка тәгәрәвен сурәтләде. Язучы яшь кешенең алдагы тормышка җиңел юел сайлап хаталануларының, вакытлы рәхәтлеккә кызыгуының, үз-үзенә таләпчән булмау һәм җавапсыз адымнар ясавының аны нинди драмаларга юлыктыруын җанлы образ ярдәмендә күрсәтә.М. Кәбировның “Сары йортлар сере” дигән повесте трмышыбыздагы тискәре күренешләр турында образлы-фәлсәфи фикерләре белән дә, сурәтләү алымнарының үзенчәлеге белән дәукучыны сискәндереп җибәрде. Карап торуга әсәрдә сурәтләнгән картиналар, хәрәкәт итүче персонажлар реаль (натуралистик) түгел кебек. Әмма һәр күренеш, һәр персонаҗның гамәле авторның илдә дистә еллар буена урнашып килгән тәртипләр, югары даирәләрнең кеше язмышына төкереп каравы турында тирән фәлсәфи уйлануларын үзендә туплаган, бүгенге чынбарлыгыбызның күңелне тетрәндерерлек тискәре якларын ачып бирә. Монда һәр картина, һәр художество детале символик мәгънә ала, һәр образ җәмгыятебезнең нинди дә булса бер вәкилен гомумиләштереп гәүдәләндерә. Бу автор “Акбабайның туган көне” повестендә дә шундый ук символик образлар кулланды. Андагы Акбабай, мәсәлән, халыкның өметен, ышанычын, хаклыкка омтылышын үзендә туплаган символ төсен ала. Әмма бу әсәрдә әлеге образ тирәсенә тупланган хәл-вакыйгалар художестволы бербөтенне тәшкил итмиләр, ниндидер таркаулык үзен сиздерә. Ә “Сары йортлар сере”ндә һәр күренеш, һәр деталь үз урынында, бөтенесе бер идея-худоңество максатына буйсындырылган, бер генә нәрсәне дә арттырып та киметеп тә булмас сымак. Казан язучысы Флүс Латыйфи “2002 нче ел прозасына бер караш” дигән мәкаләсендә әсәргә бәһа биреп болай дип язды: “Никадәр тыгызлык, экспрессия, читләтеп әйтә белү... Повестька тормыш чынбарлыгының бөтен кабәхатьлеге,”изге максатлар хакына” ди-ди халыкларга карата үткәрелгән телсезлек, динсезлек, йоласызлык, милләтсезлек сәясәтенең бөтен ачылыгы, аның кешеләрдән эш малы, эш хайваны ясавы бөтен тирәнлеге белән, осталарча чагылдырылган.
| < Предыдущая | Следующая > |
|---|



