Айдар Хәлим - "Сез беләмсез кая барганны" мәкаләсеннән.
| Тәнкыйть - Тәнкыйть |
"Сез беләмсез кая барганны" мәкаләсеннән.
"Казан утлары", 2005
Марат Кәбиров повестендә безнең өчен бөтенләй ят, яңа стиль, үзенчәлекле тел, стилләрнең төрләнеп кабатланышы ярылып ята. Безгә прозада бөтенләй яңа танып белү ысулы килде. Хәерле сәгатьтә!.. Автроның сурәтләү яссылыкларын шулай сиздерми үзгәртә алуы куандыра. Бер караганда, ул Фатыйх Әмирханның “Фәтхулла хәзрәт”ләренең сирәк, безнең башыбыз-акылыбыз җитмәгән дәрәҗәдәге дәвамчысы. Тик Кәбиров кулындагы “безне кыйный торган таягы” бүтән. Икенче караганда, дөрес, Кәбировта Көнбатыш әдәбияты һәм фәлсәфәсе, беренче чиратта Карл Ясперс, Жан Поль Сартр кебек экзистенциаль философ-язучылар, Габриель Маркес, Хорхе Борхес кебек неомодернистларның йогынтысы көчле. Бу – кабердән, аның ләхете эченнән репортаж. Кәбиров тудыран “бала” да каш-керфекләренә кадәр милли татар. Аның мәрткә киткән Мәдинәсендә “заман каһарманы” эзләүдән бигрәк татарның әле бездә моңа кадәр туа алмаган, беренче булып күренгән “яңа заман антикаһарманын” эзләп таптым кебек... Шунсы гына күңелне чеметеп куя: ай-һай, татарның бу кадәр сихерче әдәбиятыннан исән-аман кала алган укучысы мондый модернистик әсәрне капыл гына аңлый алыр микән? Ничек кенә булмасын, безнең әдәбиятның үсеш юлы Марат Кәбиров кебек егетләр кулында. Әгәр безнең тагын берничә шундый егетебез булса, алар яңа татар әдәбиятын эһ тә итмичә дөньяга балкыта алган булырлар иде!
“Марат Кәбировның сатирасы гротеск дәрәҗәсенә җитә, чынлыкта бу Гоголь һәм Чеховларны көнләштерерлек сатира. Һәлакәтне ваемсыз кабул итү – рухи имгәтелгән, үчле һәм мәкерле, кара эчле бүгенге җәмгыять әгъзаларының төп сыйфаты – ди –Р. Фәтхрахманов,- ...Бүгенге җәмгыятьнең милләткә яңа диннәр, яңа пәйгамбәрләр, аның өчен ят булган кыйммәтләр эзләү һәм тәкъдим итү белән мәш килгән катламының реальлектән никадәр ерак торуын, “сары йортлар синдромы” белән чирләвен дәлилли ул.”
| < Предыдущая | Следующая > |
|---|



