.
Керү-теркәлү
Әйдә, безнең белән!

Яңалыкларга язылу
Төп бит Электрон акча

Электрон акча

WebMoney

Бездәге иң популяр түләү ситемасы WebMoney дисәк, зур хата булмастыр. Бу система аша теләсә нинди интернет магазиннан җаныңа ятышлы товарны сатып алырга мөмкин. Шулай ук домен һәм хостинг өчен түләргә, веб проектларны рекламаларга, һәм телефон бурычларын, банктан алган кредитларны капларга һ.б. мөмкин. Куллану мөмкинлекләренең киңлеге белән дә, ышанычлылыгы белән дә, хезмәтләндерү тизлеге буенча да ( тиешле төймәгә басу белән берничә секунд үтүгә үк акча кирәкле җиргә күчә) ул иң отышлылардан исәпләнә. Шуңа да бездәге бөтен алыш-бирешләр дә диярлек WebMoney системасындагы берәмекләр белән үлчәнә.

WebMoney яки WebMoney Transfer («Вебма́ни» дип укыла, ингл. тәрҗемәдә «интернет-акча» дигән сүз) — популяр электрон түләү системасы.12 млн. теркәлгән кулланучы исәпләнә.


Валюталары


Системада берничә түләү берәмлеге бар (алар «титульный знак» дип атала), шуларның һәрберсе аерым типтагы «электрон акча янчыкларында» саклана:
WMR — Рубль эквиваленты, R-«акча янчыгында» саклана
WME — Евро эквиваленты, E-«акча янчыгында» саклана
WMZ — Доллар эквиваленты, Z-«акча янчыгында» саклана

Программасы


Webmoney белән эшләү өчен, компьютерда «WM Keeper Classic» клиент программасы куелган булырга тиеш.

WM-идентификатлар


Webmoney системасында теркәлгәннән соң, кулланучыга 12 саннан торган WM-идентификатор бирелә (WMID), мәсьәлән, WMID#123456789012. Шуннан соң кулланычы үзенә кирәк кадәр WM-акча янчыклары ясый ала. Һәрбер шундый кошелёк номеры бер хәреф һәм 12 саннан тора (мәсьәлән, WMZ-акча янчыгы өчен (долларлар) — Z123456789012).

Әлеге системаның офисы Мәскәүдә (113035, г.Москва, ул. Садовническая д.71) урнашкан. Тулы мәгълумәтне аның официаль сайтында (www.webmoney.ru/) табарга мөмкин.


Яндекс.Деньги

Яндекс.Деньги — телефонга, интернетка, виртуаль товарларга түләү һәм тагын бик күп алыш-бирешләр өчен уңайлы һәм хәвефсез электрон акча системасы. Өстәвенә сез озын чиратлардан һәм һәртөрле комиссияләрдән дә котыласыз әле.

Бу электрон валютаны куллану күпкә җайлырак, юридик мәшәкатьләре дә вебмани ише үк түгел. Электрон кәшилүк ачу өчен http://money.yandex.ru сайтында берничә минут вакыт җитә. Шуңа күрәдер, Вебмани шикелле үк Яндекс.Деньги да бик популяр.

Аны кәгазь акчага әйләндерү дә кыен түгел. Банктагы шәхси исәбеңә күчерергә дә, Контакт системасы аша алырга да мөмкин. Банк аша эш иткәндә ике-өч көн вакыт кирәк була, ә Контакт системасы өч-дүрт сәгать эчендә кулыгызга тоттыра. Тулырак мәгълумәт алу өчен - https://money.yandex.ru/help.xml?from=imaingrtxt

Обновлено (30.11.2011 11:47)

 
Дусларыңа да тәкъдим ит:

 

 


Сайтка ярдәм итү
Җыелган акча сайтны яхшыртуга, китаплар чыгаруга һәм башка әдәби проектларга китәчәк.

Webmoney Yandex PayPal MoneyBookers
..