FAQ
Сорау- җавап
Өч яшемдә. Күрше кызына гашыйк булгач.
Мин яшь чагымнан ук Башкортстанның халык шагыйре Әнгам Атнабаев белән аралаштым. Бу зур мәктәп булды. Шәхес тәрбияләү мәктәбе. Шуңа күрә, беренче остазым дип Әнгам абыйны исәплим. Ә аннан соң... Яхшы язучылардан ничек язарга, начарракларыннан ничек язмаска кирәген өйрәндем. Шулай булгач, барсын да остазым дип исәпли алам.
Кумирларым юк. Үлеп беттеләр инде.
Икесе дә якын. Роман язылмаганда, шигырь язам, шигырь яза алмаганда - роман...
Ул бары тик шаяру, яшьлек шуклыгы, әдәби хулиганлык иде. Бүген андый әйберләр язмыйм инде. Тик үкенмим дә - алар зәвыксыз да, тозсыз да булмаган. Яхшы темаларга алынып та юньсез язмалар арттыручылар бар. Мин һәрвакыт бернәрсәне кабатларга яратам: начар темалар булмый, талантсыз язучылар гына була.
Мин ятлар фикеренә кирәгеннән артык бәйле кеше түгел. Хурлауны кичерә, мактауга чыдый алам. "Эт өрер, бүре йөрер," - диләр бит...
Бүген әдәби тәнкыйть менә шушы ике чиктә бәргәләнә, әсәрләрне аңларга тырышу, аны дөнья әдәбиятының бер өлеше итеп карау юк. Бу, бердән, белгечләребезнең соцреализм кысаларыннан арына алмавыннан килсә, икенчедән - аларның татар әдәбияты чикләреннән ераграк карарга сәләтсез булуыннан. Шулай да бер-ике-өч кенә булса да тәнкыйтьчебез бар. Киң карашлы, тирән белемле.
Юк, әйтә алмыйм. Әгәр бүген сезнекен укысам, моңа кадәр башкаларныкын нигә укымавым өчен үкенәчәкмен. Аннан соң, әгәр әсәрегез ошамаса:"Укырга тырышып карадым, тик ике-өч битеннән үк ташларга мәҗбүр булдым," - дип әйтимме? Алай дисәм, сезнең кан дошманыгызга әйләнәчәкмен бит. Ә салпы ягыгызга салам кыстыруымнан сезгә бер файда да булмаячак.
Һәм тагы бер ягы бар. Моннан ун-унбиш еллар элек, редакциядә эшләгәндә, бик күп кульязмалар актарырга туры килде. Ә соңыннан, әдбиятта бераз танылу алгач:"Бу әсәрне миннән урлаган," - дип бәләләп йөрүчеләр дә булгалады. Юләрлек, әлбәттә... Тик нишлисең... Теге, яки бу өлкәдә танылу алган кешеләрнең һәркайсы яхшы белә: әгәр ниндидер уңышка ирешәсең икән, синең бу уңышыңда үзенең дә өлеше бар дип уйларга теләүчеләр күбәя башлый. Ә бу очракта мең дәлилләр табып акланганчы:"Юк, минем ул язманы күргәнем дә юк," - дип әйтү күпкә җиңелрәк. Шуңа күрә, хәзер мин беркемнең дә кульязмасын укымыйм. Ә басылып чыккач - рәхәтләнеп! Укырга да, фикер әйтергә дә мөмкин...
Юк, автографлар бары тик очрашулар вакытында гына. Аннан соң, элегрәк чыккан кайбер китаплар минем үземдә дә юк. Бәлки, мин сезнең китабыгызны янда калдырырга теләрмен...))

