Сайт яңалыклары
Форум ачылды
Форум ачылды
Сайтта форум ачылды. Монда минем иҗат – роман-повестьлар, хикәяләр, шигырьләр, җыр текстлары һәм гомум татар әдәбияты, китап нәшрияты, электрон китаплар, әдәбият укыту проблемалары турында фикер алышырга мөмкин. Шулай ук сайт һәм кибет эшчәнлегенә кагылышлы язмалар да шушында урын алачак.
Форумда катнашу өчен башта сайтта теркәлү узарга кирәк. Теркәлү узган кулланучыларга шәхси кабинет(аккаунт) бирелә. Бу аз гына vkontakte, facebook кебек социаль челтәрләрне хәтерләтә. Анда сез үз язмаларыгызны урнаштыра, блоглар алып бара, башка кулланучылар белән аралаша аласыз. Һәм, әлбәттә, ачык интернетта булмаган әсәрләр белән бушлай танышу мөмкинлеге дә - шушында.
Форумда каптча бар – бу һәртөрле спам-роботлардан саклану өчен кирәк. Әмма берничә язма калдырганнан соң, сез сайтның “үз кешесе”нә әйләнәсез, төрле тыюлар юкка чыга һәм тагы да күбрәк мөмкинлекләр ачыла.
Хакыйкать бәхәстә туа, диләр. Мин сезнең барыгызны да форумда фикер алышуга чакырам. Әдәбият турында сөйләшү укучыларга да, язучыга да зыянга булмас, ул яңа офыклар ачарга этәргеч бирер дигән өметтә калам.







