Керү-теркәлү
Әйдә, безнең белән!
Яңалыкларга язылу
Төп бит
Сайт яңалыклары
Кызыклы уеннар уйнагыз!
Сайт яңалыклары
Кызыклы уеннар уйнагыз!
Кызыклы уеннар уйнагыз!
Бүгенге көндә компьютер уеннары кеше тормышында зур урын тота һәм үзенчәлекле үсеш кануннары белән аерылып тора. Ул инде күптәннән гади компьютер уены гына булудан туктады дисәк тә хата булмас. Без тормышны шундый уеннарсыз күз алдына да китерә алмыйбыз бугай: компьютерда да, телефонда да, башка төрле электрон җайланмаларда да – уеннар, уеннар, уеннар... Аз гына буш вакытыбыз булса – без шул уеннар дөньясына чумабыз.
Ә шушы маҗаралы дөньяны тудыру, хезмәтләндерү өчен тулы бер индустрия эшли: иң яхшы программистлар, рәссамнар, сценаристлар, композиторлар... Һәм аларның хезмәт җимешен миллионлаган уенчылар армиясе көтеп тора: яраткан уеннары буенча һәр яңалыкны белә. Компьютер уеннарының рейтингы көннән көнгә үсә баруы бу хакта шикләнергә ирек бирми.
Әдәбият белән уеннарның нинди уртаклыгы бар соң? Игътибар иткәнегез булса, күп кенә компьютер уеннары популяр романнар сюжетыннан үсеп чыккан. Нәкь менә кинофильмнар шикелле үк. Мондый уеннар исәбенә “Dungeons & Dragons”, “Сөңге турында Сага” кебек популяр сериалларны кертергә мөмкин. Ә аларның нигезендә торучылар - Маргарет Уэйс и Трэйси Хикмэн, Эд Гринвуд, Роберт Энтони Сальваторе, Дуглас Найлз, Джейн Рейб, Марк Энтони, Линн Эбби, Виктор Милан һ.б. кебек фантастлар. Киресенчә, уеннар сюжетын үстерүче романнар да бар. Россияда киң билгеле “Сталкер” нәкъ менә шундыйлардан.
Әдәбият белән компьютер уеннарының шундый уртаклыгын исәпкә алып, язучы сәхифәсендә компьютер уеннары бүлеге урнаштырырга булдык. Монда бөтен жанрлар да диярлек бар: аркадалар, стратегиялар, симуляторлар, башваткычлар, шахмат, шашка, логик уеннар һ.б. Шулай ук, монда сез компьютер уеннары дөньясындагы яңалыклар белән дә танышып бара алачаксыз.
Уенга керү өчен MaratKabirov.com сайтында теркәлү узарга кирәк. Вконтакте, Твиттер, Фейсбуктагы аакаунтлар аша да керергә мөмкин. Әлеге социаль челтәрләрдәге кебек үк уеннарның түләүлесе дә, түләүсезе дә бар. Анда үзаллы уйнарга һәм реаль көндәшләр белән көч сынашырга була. Парлы, яки күмәк уеннар өчен социаль челтәрләрдәге дусларыгызны чакырыгыз.
Соңгы елларда “игромания” дигән сүз кулланышка кереп китте һәм шуның белән бәйле рәвештә, уен сөючеләрне беркадәр шелтәләү һәм куркыту да модага әйләнеп бара. Моңа каршы нәрсә әйтеп була инде? Әгәр “мания”га әйләнә икән, һәр гамәл, хәтта сөт эчү дә, куркыныч: ашказаны бозылырга, һәртөрле күңелсез күренешләр китереп чыгарырга мөмкин. Ә урынын һәм вакытын белеп кылансаң – һәр нәрсә килешле. Шуңа күрә, бу сәхифәне үзегезгә ярашлы рәвештә, чамасын тоеп файдаланыгыз. Кирәгеннән арттырып җибәрмәгез. Шулай итсәгез, гомерегез – кызыклы, күңелегез күтәренке булыр.
Әлеге сәхифә һәм сайтлары белән берлектә эшләнде.
Дусларыңа да тәкъдим ит:







