Сайт яңалыклары
Сайт тарихы
Сайт тарихы
Компьютерлар котны алган иде...
Бер мәлне редакцияга компьюторлар кайтарып тутырдылар. Яшьрәк егет-кызлар рәхәтләнеп эшлиләр: хәтта мәкаләләрен дә турыдан-туры шунда язалар, вакытлары калганда ниндидер уеннар уйныйлар. Туганда ук компьютер кочаклап туганнар диярсең. Ә миңа почти утыз яшь... Ну, почти егерме тугыз... Компьютерга якын да килә белмим. Һәм үземне карт итеп, булдыксыз итеп сизәм. Берничә елдан бөтен дөнья компьютерлашып бетәр дә минем беркайда да, беркемгә дә кирәгем калмас кебек тоела. Өйрәнергә кирәк – мин кемнән ким!
Сатучысы да табылды. Уфаның матбугат йортында эшләгән бер абзый “эсписәйт ителгән” иске Макинтошны биш меңгә тоттырып җибәрде. Ә бер ай чамасы үтүгә, мин инде редакциядагы теге яшь егет-кызлардан күпкә елгыррак эшли идем. Һәм “Мәхәббәттән җырлар кала” повестын шул Макта тәмамладым. Ә өч айдан соң ул компьютерны бер меңгә сатып җибәрдем дә (ну, иске булган инде – кыйбатракка берәү дә алырга теләмәде) өр-яңа Ай-би-эм алдым.
Сайт ясау кыйбат икән!
Яңа компьютерда Интернетка кереп, чит ил һәм рус язучыларының сайтларын күргәч, үз сәхифәмне булдыру теләге уянды. Башкортстанда татар телендә чыгучы өч басма бар. “Өмет” һәм “Кызыл таң” гәзитләре, “Тулпар” журналы. Һәм аларда елына бер генә тапкыр әдәби әсәр бастырырга мөмкин. Хикәяң чыкса, шигырьләрең кала... Ә менә сайт ачып җибәргәндә! Вәт, ул чагында беркемгә дә ялынычың булмый инде... Һәрхәлдә, ул чакта миңа шулай тоелды.
Әмма сайт ачу бик арзан нәрсә түгел икән. Башта илле мең сорадылар, аннан соң егерме биш меңгә ризалашучылар да табылды. Ләкин андый акчаны янда калдыру өчен миңа ким дигәндә бер ел “ураза тотарга” туры киләчәк.
Һәм үзем тотынырга булдым.
Башкалар күрәме соң?
Беренче чирканчык алу народ.ру сайтында булды. Монда һәртөрле шаблоннар да бар, теләгәнен сайлап аласың да язмаларыңны урнаштырасың. Мин шулай иттем дә. Әмма беренче сайтны ясап куйгач: “Бу башкаларга күренәме икән соң, минем компьютерда гына түгел микән?” – дигән уй тынгы бирмәде. Аны, әлбәттә, икенче көнне эшкә баргач та редакция компьютерыннан кереп тикшерергә мөмкин иде инде. Тик җан түзәме ни?!. Төн уртасы булса да, Сипайловадан такси тотып Госцирк артында яшәгән бер дуска киттем. Бергәләп тикшереп карадык – күренә.
Аның күренүе минем өчен чиксез зур шатлык иде. Шатланмаслык та түгел шул! Мин үз өемдә утырган килеш кенә әсәрләремне сайтка урнаштырам. Ә син үз өеңдә утырган килеш, аларны укый аласың. Бөтен дөнҗя халкы укый ала – хәтта чит илләрдә яшәүчеләр дә! Бу инде сиңа “Өмет”, яки “Кызыл таң” гәзите генә түгел. Бу – чып-чын могъҗиза! Интернет биргән мөмкинлекләрне барлый-барлый әллә ничә банка сыра эчеп бетердек. Күзләр бераз томалана башлагач теге дус әйтеп салды:”Язганнарың ничава инде синең. Тик менә сайтың матур түгел. Нәрсәседер җитми...” Һәм сүзен дәлилләр өчен, башка җитди сайтларны күрсәтте. Ул хаклы иде...
Гомерлек булсын...
Интернет буйлап шактый белем туплап, берничә программаны үзләштергәннән соң, адресындагы беренче сайтны яңадан эшләп куйдым. Монсы инде народ.ру шаблоннары буенча түгел, башыннан азагынача үзем ясадым. Вакытны да, көчне дә кызганмадым. Гомерлек булсын. Соңыннан вебмастерланып утырмам, яңа әсәрләрне өстәп кенә барырмын, дип уйладым. Һәм ул ярыйсы гына килеп чыкты. Шаблон буенча эшләнгәннәре татар хәрефләрен танымый иде. Ә монсы – саф татарча.
Әмма беркадәр вакыт үтүгә, ул тагын ямьсез булып күренә башлады. Һәм мин аны яңадан ясадым. Ә тәмамлагач, моны чынлап та мин эшли алдым микән, дип кабат-кабат карап сокландым.
Нидер җитми...
Түләүле хостка күчеп, webmarat.com дип аталган үз доменымны булдырганчы ул сайтны ничә тапкыр сүтеп-җыйганмындыр - әйтә алмыйм. Кайчагында аена бер кабат, кайчагында – аннан да ешрак алышынып тора иде ул. Төзеп бетерәсең дә бер кимчелеге күзгә ташлана Һәм яңадан эшлисең. Яхшы килеп чыга. әмма шундук икенче уй туа: ә менә болай итсәң, тагы да яхшырак булачак. Һәм яңадан эшкә тотынасың...
Түләүле хостка күчкәч, тә үзгәрешләр дәвам итте. Хәзер, әлбәттә, башка үлчәмдә, башка дәрәҗәдә. Публикант.ру кибетендә китапларым ару гына сатыла иде. Сайтка реклама ясарлык, кирәкле скриптлар алырлык акча җыела. Юзерлар саны да югары – көненә биш йөзгә җиткән чаклары була. Сайтта реклама урнаштырырга тәкъдим иткән хатлар да килгәли.
Менә шулай бәхетле булып йөргән бер вакытта, сайтны ачтылар. Андагы файлларның барсы да диярлек ниндидер вирус белән зарарланган. Һәм гугл кебек эзләгечләрдә, минем сайт янәшәсендә:”Этот сайт угроңает вашей безопасности” – дигән язу чыга башлады. Ә бераздан гуглда да, яндекста да беренче битләрдән төшеп калды. Сайтка керүчеләр саны да бик азайды. Һәм мин бу доменны да, хостингны да ташларга мәҗбүр булдым.
Өр-яңадан башлау
Элегрәк:” Акчасын түләгәч, синең өчен барсын да эшлиләр инде” – дибрәк уйласам, бу юлы хостинг сайлауга җитди карадым. Дөресен әйткәндә, бөтен хостерларны да белешеп, атнага якын вакыт уздырдым. Кайсының мөмкинлекләре чикле, кайсы үзе шикле, кайсы кыйммәт сорый.
Ниһаять, дип аталганына тукталдым. www.maratkabirov.com дигән доменны шунда теркәдем, хостинг алдым. Мөмкинлекләре дә, хезмәт күрсәтү рәвешләре дә бик яхшы булып чыкты. Ниндидер проблема килеп чыкса, тәүлек әйләнәсенә ярдәмнән ташламыйлар. Болар өчен ял көне дә, бәйрәм дә юк.
Ә иң мөһиме, вируслардан саклану программалары бар. Һәм хәтта сайтың югалган, яки бозылган очракта да аны бекап буенча яңадан тергезәләр.
Хәзер, әлбәттә, бөтен хостерларда да диярлек бар мондый мөмкинлекләр. Ә ул вакытта Славхост бердәнберләр исәбендә иде. Хәер, ул бүген дә иң яхшы хезмәт күрсәтүче һәм бик арзанга төшүче бердәнбер хостер бугай. Бүген инде дип атала.
Мин бүген дә шулар белән эшлим. Канәгатьмен. Әгәр үз сайтыгызны ачарга уйлыйсыз икән, мин һич икеләнүсез тәкъдим итәм.
Бүген
Бүген дә сайт уңышлы гына эшләп килә. Соңгы өч ел эчендә ул дүрт тапкыр үзгәрде. Дүрт төрле движокта утырып карады, дүрт төрле дизайнда булды. Әлбәттә, тегеләре дә ярамаслык түгел иде. Ләкин заман үзгәргән саен, технологик мөмкинлекләр арткан саен, аны яхшырак, укучылар өчен уңайлырак итәсе килә. Шуның сәбәпле, кулланучыларын да беркадәр югалта төште бугай. Чөнки һәр глобаль үзгәрештән соң, эзләгечләргә яңадан теркәлергә кирәк.
Монсы – бишенчесе. Соңгысыдыр дип уйлыйсым килә. Мөмкинлекләре – аллага шөкер. Чөнки аңа вакытны да, көчне дә кызганмадым. Гомерлек булсын. Соңыннан вебмастерланып утырмам, яңа әсәрләрне өстәп кенә барырмын, дип уйладым.
Нәкъ ун ел электәге шикелле...
Марат Кәбиров







