Сайт яңалыклары
Сайт яңалыклары 01.12.2011
Сайт яңалыклары 01.12.2011
01.12.2011
Бу биттә сәхифәнең эчтәлеге түгел, ә технологик үзгәрешләре турында сөйләшербез. Чөнки яңа язмалар - беренче битнең башында ук - әллә каян күренеп тора. Әлбәттә, сайтның үзгәрүен дә күрми калмагансыздыр инде. Бизәлеше бүтән, бүлекләре... Шулай да аның мөмкинлекләре артык күзгә ташланмый торгандыр.
1. Чынлап та сайт белән бергә бүлекләр дә яңартылды, өстәлде.
Мультимедиа бүлегендә сез аудио һәм видео язмаларны үз компьютерыгызга күчереп ала алачаксыз. Әлегә анда бер нәрсә дә юк. Озакламый булыр.
FAQ – бу инглизчә сүгенү сүзе түгел, ә сезнең иң күп бирелгән сорауларга җаваплар бите. Сорауларыгыз булса, кыенсынып тормагыз – булдыра алганча җавап бирермен.
Яңа әсәрләр дигән бүлек бар. Монсы аңлашыладыр инде: әле генә тәмамланган, яки язылып бетмәгән әсәрләр шушында куела барачак. Шуңа күрә, кайбер романнарны мин язып бетергән көнне сез укып бетерергә мөмкинсез.
Бик күп еллар элек тәмамланып та беркайда басылмыйча онытылып яткан әсәрләр дә бар. Кайберләре кулдан язылган килеш саргаеп беткән, компьютерга күчерергә мөмкинлек табылмаган... Шуңа күрә, яңа әсәрләр бүлегендәге язмаларның астында узган гасыр датасын күрсәгез - аптырамагыз. "Яңа әсәр" бүлегенә күптән иҗат ителеп тә укучыга таныш булмаган язмаларны да керттем.
Яңалыклар бүлеге – бу Марат Кәбиров яңалыклары. Кая барган, ниләр кырган, тагы нәрсә эшләргә җыена: кайсы әсәрләрен кайчан көтәргә, кайдагы концертта очрашырга?.. Кыскасы, аңлашыладыр инде...
Яңалыклар тасмасы белән бутамагыз. Яңалыклар тасмасында – дөнья яңалыклары, Татарстан, Башкортстан яңалыклары. Моны мин түгел, ә һәртөрле мәгълумәт чаралары әзерли.
Библиотека. Мондый китапханә әлегә интернетның бер почмагында да юк. Экраннан укырга яратмасагыз, кереп күреп булса да чыгыгыз – күрми калганнарга сөйләрсез.
Монда – минем әсәрләрнең электрон варианты. Компьютерда укырга иренмәсәгез, алар тулысынча сезнең карамакта.
Әсәрләр сайттагы китап рәвешендә бирелгән. Хәрефләре бәләкәйрәк тоелса, китапның аскы өлешендәге навигация панеленең сул ягындагы шакмакка басыгыз – тулы экран режимына күчәрсез. Хәрефләр дә, китап та зураер. Ә кабат сайтка кайту өчен компьютерыгызның esc төймәсенә басарга кирәк.
Әлеге шакмак янындагы “+” билгесе төшерелгән лупаны тулы экранда гына, бик сукыр булсагыз гына, кулланырга мөмкиндер. Сайт режимында ул комачаулый.
Шул ук панельдәге уклар (стрелкалар) биттән биткә күчү өчен. Уртадагы стрелка – автоматик режимны куша, аңа тотынмасагыз да ярый. Китап битләрен сез, шулай ук, мышка угы белән дә актара аласыз.
Китап актарган тавыш комачауласа, панельнең уң читендәге төймәгә басып, тавышын басарга мөмкин.
Әгәр сорауларыгыз булса, ниләрдер аңлашылып бетмәсә - язып калдырыгыз.







