.
Яңалыкларга язылу
Безнең партнер

Төп бит Яңа әсәр

Яңа язмалар

Популяр язмалар

Яңа әсәрләр

  • Хикәяләр   ( 5 Материалы )

    Бу бүлектә соңгы арада язылган хикәяләр урын алачак. Сез укып киңәшегезне әйтергә, фикерегезне белдерергә мөмкинсез.

  • Романнар   ( 2 Материалы )

    Төрле елларда язылган һәм язылып бетмәгән романнар. Язылып беткәннәре тулысы белән беркайда да басылып чыкмаган. Алар - бары тик электрон форматта гына...

  • Шигырьләр   ( 1 Материал )

    Минем инде күптәннән матбугатта шигырьләр бастырганым юк. Соңгы шигырь китабы 2002 елда чыккан иде. Шуңадырмы, Марат шигырь язуны ташлаган икән, дигән хәбәрләр дә булгалады. Бу, әлбәттә, дөрес түгел. Шигырь үзе сине ташламаса, син аннан беркая да китә алмыйсың. Һәм мин дә әкерен генә языштырам. Дөресен әйткәндә, аларны гәзиттә, яки журналда бастыру инде минем өчен кызык түгел кебек. Ә сәхнәдән берәр шигъри спектакль әзерләп күрсәтәсе килә. Залдагы халык шигырьнең нәрсә икәнен аңларлык дәрәҗәдә итеп. Әле ул хыялда гына йөри. Тик кайчан да булса бер мин аны чынлык итәрмендер. Ә әлегә сез минем шигырьләр белән шушы сәхифәдә танышырсыз. Якын арада гына булмас, әмма шушы ел эчендә мин моңа кадәр язылган шигъри әсәрләрнең барсын да шушында тупларга уйлыйм. Ә яңа шигырьләр минем эш өстәленнән турыдан-туры монда күчәчәктер... . .

  • Поэмалар   ( 1 Материал )

    Гадәти фикерне ике-өч строфа белән генә әйтергә таланты җитмәгәндә, шагыйрьләр поэма язалар. Һәм укучылар да, әдәбият әһелләре дә ул поэманы күрү белән:"О! Карале, нинди зур әсәр язган!" - дип соклану белдерәләр. Һәм... тегеләре дә, болары да синең ул поэмаңны укып тормый. Яшьрәк, сантыйрак чакта, мин дә аларны күп язганмын. Саллы гына бер китаплык бар. Тик сезгә берничәсен генә тәкъдим итәм. Укысагыз да күпне югалтмассыз... .

  • Публицистика   ( 2 Материалы )

    Безгә кызык һәм кызганыч хәлләр очрап кына тора. Кайберләре онытыла, кайберләре хәтердә йөри, беришләре кәгазьгә төшә. Бу бүлектә әнә шундый нәрсәләр. Төрле вакытта, төрле темага язылган мәкаләләр, әңгәмәләр, күзәтүләр...

  • Юмор   ( 6 Материалы )

    Шекспир бар. Аның трагедияләре бүген дә актуальлеген югалтмый. Укысаң да кызык, сәхнәдән карасаң да. Җитди әсәрләр язган әдип шулай бәхетле була. трагедияләр, яки драмматик, яки лирик әсәрләр язучыга бәхетле булу күпкә җиңелрәк. Чөнки аның әсәрләре киләчәк буын кешеләренә дә кызыклы булыр дигән өмет бар. Ә юмористлар мондый шанстан мәхрүм. Бу жанрдагы иң бөек әсәрләр дә бүген актуальлеген җуеп бетергән инде, алар тарихи мирас буларак кына кызыклы. Менә ни өчен хөрмәт итәм мин классик сатирикларны. Марк Твенны, әйтик, Чеховны... Мин сатира һәм юмор өлкәсендә югары дәрәҗәләргә, зур исемнәргә дәгъва итмим. Шулай да бик күп әсәрләремне Татарстанның һәм Башкортстанның бик популяр юмористлары сөйләп йөри. Монда - язмаларның иң яңалары...

Дусларыңа да тәкъдим ит:

 

 


Әйдә, безнең белән!!!

Керегез-теркәлегез!
Сайтка ярдәм итү
Җыелган акча сайтны яхшыртуга, китаплар чыгаруга һәм башка әдәби проектларга китәчәк.

Webmoney Yandex PayPal MoneyBookers
..