.
Яңалыкларга язылу
Безнең партнер

Төп бит Яңа әсәр Хикәяләр Лев Николаевичның бер көне

Яңа язмалар

Популяр язмалар

Лев Николаевичның бер көне

Лев Николаевичның бер көне

* * *

Лев Николаевич ноутбогын читкәрәк этәреп, уйга калды. Бүген аның көне түгел иде. Башына бер юньле фикер дә килмәде. Дөресрәге, башына килгән фикерләрнең берсе дә бүгенге халәт өчен яраклы түгел иде. Бүген аңа кызыклы һәм буш нәрсә язарга кирәк. Һич югында берәр мәкалә әтмәләргә. Шунсыз булмый – бер тиен дә акча калмады. Якын арада гына керәчәге дә шикле.

Кызыксынып укырлык һәм уку белән онытылырлык нәрсә язасы иде... Кыска гына булсын ул, “Ватаным Россия” гәзитенә бирсәң – алты биттән артмасын, ә “Россия яшьләре” өчен ике бите дә менә дигән. Узган айда шундый өч язмасы өчен дүрт меңгә якын акча тоттырганнар иде. Беренче карашка әлләни булып тоелмаса да, һәр гәзиттән шулай кереп торса, иш янына куш дигән сүз...

Ә компьютерга утыру белән куллары ирексездән әле язылып яткан яңа романын дәвам итәргә тотынды. Әлбәттә, бу эш аңа кызыклы иде. Җитди эш, теләсә кемнең кулыннан килердәй нәрсә түгел. Тик аның романы бүген беркемне дә кызыксындырмый. Китап итеп чыгарырга атлыгып торучы юк, журналларга хикәя-повесть ише кыска нәрсә кирәк. Гәзитләрен сөйлисе дә түгел. Шулай булгач, аның роман язуы бүгенге көн өчен мәгънәсез бер гамәл иде. Менә бит ничек!..

Лев Николаевич авыр көрсенеп куйды. Ноутбогына бертын карап торды да урыныннан кузгалды. Болай булмый. Һич югы тәмәке тартып керергә кирәк.

Болкон тәрәзәләрен ачып тәмәкесен бер-ике суыруга, кемнеңдер җан өзгеч тавышы ишетелде:

- Әй, ходайның каһәре төшкере нәрсә! – дип сукранды хатын-кыз тавышы һәм ул да булмый ачы сүгенүгә күчте, - Авызыңны шулай итәргә... инәңне...

Лев Николаевич бер мәлгә тынып калды. Тавыш өске фатирда ишетелә иде. Анда яшәгән карчыкның шундый сүгенүгә сәләтле булырын башына сыйдыра алмый торды.

- Тәмәке исе белән тулды дөнья!.. – дип тиргәште теге карчык, ике сүзенең берсен сүгенүгә төреп, - Муеныңа пычак кадалгыры! Үпкәләреңә зәхмәт кагылып, чиргә уралып үлсәң иде!

Лев Николаевич шунда гына сүзнең үзе хакында баруын төшенде. Тәмәке тартканга тиргәшә инде бу күрше карчыгы. Шайтан алгыры! Шулай дип сүгенәсе бармы ни инде. Тәрәзәңне яп та куй ич. Ә Лев Николаевич кайда тартырга тиеш?

Язучы өске катта яшәүче бу татар карчыгына нидер әйтергә уйлаган иде дә вакытында тыелып калды. Хатын-кыз белән телгә килүнең файдасы юк. Иң кулае дәшми калу булыр. Әмма хатын тынычланырга уйламады да. Ул үзенең агуын чәчте дә чәчте.

Тәмәке тартып бетереп өйгә кергәч тә карчыкның тавышы озак ишетелеп торды әле. Әмма Лев Николаевич моңа артык әһәмият бирмәскә тырышты.

Бераздан болкон тәрәзәсенә тагын күз салды. Анда ниндидер язулы катырка кисәге тибрәлә иде. Зур хәрефләр белән язылса да ни икәнен танырлык түгел. Лев Николевич болконга чыкты һәм үзенә багышлап язган юлларны укырга кереште:

- Сволочь, ты достал уже, недорезанный урыс! Гомерең кыска булсын, кайгы-хәсрәттә, авыртуда, хәерчелектә яшә, семьясыз гомер буе хәсрәт күр, бәләдә яшә! Алланың амин дигән чагына туры килсен! Если не перестанеш курить в церковь пойду, свечу поставлю, чтоб тебя не было!..

Озын итеп язылган иде, калганнарын укып тормады. Болай да аңлашыла. Әмма ул бу тиклем каргышның ни өчен икәнен генә аңлый алмады. Болконда тартканы бик юк иде, ләбаса. Аннан соң, олы кеше бит инде, адәмчә сөйләшергә дә мөмкин. “Зинһар өчен, башкача болконда тартмагыз әле, мин моны бик авыр кичерәм,” – дипме шунда әйтсә, беркем дә аңа аркылы төшмәс иде. Юк, алай итеп булмый. Мотлак сүгенергә кирәк, карганырга...

Лев Николаевич тагын тәмәке кабызды. Бу юлы үч итеп. Үз өенең болконында тартудан аны бер закон да тыя алмый. Ә кемдер шулай каргана икән, рәхим итсен. Әнә, чиркәү!.. Шәмен куйсын шунда барып, алласына ялбарсын... Һәм җеп белән төшерелгән катырканы өзеп ташлады, кәгазь аска төшеп китте. Андагы “недорезанный урыс” дигән сүзләр генә күңелендә калды. Бәлки, шул урыс булуга чыдый алмыйдыр бу карчык?.. Шайтан алгыры...

* * *

Өйгә кереп компьютер артына утыруга, болкон тәрәзәсе тәңгәлендә янә бер катырка пәйда булды. Бу юлы анда ниләр язылганын чамалый иде Лев Николаевич. Укып тормады, чыгып кәгазьне урамга ташлады да кабат үз урынына кереп утырды. Һәм эше бармасын аңлап интернет актаргаларга тотынды. Башта почта тартмаларын карап тикшереп чыкты, башкала нәшриятларыннан хат юк иде. Аннан яңалыкларга күз йөгертте. Яңалыклар...

Сәясәт.

“ТФ Президенты Аюпов Казан мэрын эштән бушату турында указга кул куйды.”

Фән.

“Татарстанның “Электро Л” метеоюлдашы галәмгә уңышлы барып җиткән...”

Мәгариф.

“Татарстанның мәгариф министрлыгы төбәкләрдәге милли компонентларны юкка чыгару турында карар кабул итте...”

Лев Николаевич чыраен сытып куйды. Ул милли компонентларга нәрсә дип бәйләнәләр икән инде тагын? Бөтен Татарстан буйлап белем бирү дәрәҗәсе төшә, укучылар арасында җинаятьчелек арта, наркомания чәчәк ата. Әйтерсең лә милли компонентларга бәйләнүдән гайре эш калмаган. Ә ник Мәскәү депутатлары каршы төшми моңа. Авыз ачып бер сүз әйтүче юк. әнә бит, хәтта Жириновскийга кадәр:”Ана телен бала иң беренче чиратта гаиләдә өйрәнергә тиеш!” - дип тора. Шайтан алгыры... Әмма ул бу мәсьәләгә башы белән чуммаска тырышты. Болай да җелеккә үткән, күңелеңне ярсытудан гына артык файда юк

Мәдәният.

“Казанда кино өлкәсендә бирелә торган “Алтын Бөркет” бүләген тапшыру тантанасы булып узды.”

“Опера короле пласидо Домингога җитмеш биш яшь тулды”

“Хәния Фәрхи Юлдашкиннан яңа киемнәр тектергән...”

Һәм ниһаять, Мәскәү. Мөстәкыйль Рәсәй Республикасы...

“Мәскәүдә “Исә Киев җилләре” фильмын төшерү турында сүз бара...”

Әмма бу хәбәр дә Лев Николаевичның кәефен күтәрә алмады. “Исә Киев җилләре” турында инде ике елдан артык шаулашалар, әмма әлегә бер генә эпизодын да күрә алган юк. Гадәттәгечә инде, нәкъ урысча.

Ярый... Әдәбиятта нинди яңалыклар бар икән? Гарри Поттерның чираттагы китабы татарчага тәрҗемә ителә...” Яхшы. “Инглиз язучысы Стивен Кингның “Дюма Ки” романы сатуга чыккан. Монсы да яхшы. “Татар язучы Барый Акынин чираттагы шедеврын әзерли...” Әйбәт... Болар начар язучылар түгел, әлбәттә. Инглиз, яки татар булып туса Лев Николаевич та соңгы рәттә калмас иде дә бит... Тик менә аның хакында гына бер сүз дә табармын димә... Хәер, анда санда калкып чыккан урыс сайтлары бер-берсен макташып яталар ул... Тик аларның мактау куәсе дә, дәрәҗәсе дә шул чама гына.

Урыс язучысы дигәннән... Татарларда инде электрон китап кибетләре гөрләп эшли, ә безнекеләр һаман “электрон китап кирәкми, ул безгә хас түгел” - дип яталар. Мин техникага каршы түгел, әлбәттә. Компьютерны да, башкасын да өйрәнергә кирәк. Ә шулай да алай сөйләүчеләрнең данлыклы Мөхәммәт Мәһдиевның берәр романын компьютердан укып чыкканын карап торасы килә.” – ди әнә бер язучы. Шайтан алгыры!..

Соң, электрон китап ул компьютердан уку гына түгел бит инде. Нинди генә җайланмалары юк хәзер аның, хет көне-төне укы гына! Аннан соң, сүз бит әле кәгазьдән баш тарту турында бармый. Хәтта нинди үсештә булган Америка да ул хакта уйламый бүген... Безнең урыста гомергә шул булды инде, “Мә сиңа машина!” – дисәң, “Атны суябыз мени?” – дип җаваплый.

Суябыз дигәннән... Бая гына үзе хакындагы мәкалә күзгә чалынып калган иде бит... Дөресрәге, ниндидер язучылар җыелышындагы чыгыштан өзек... “Укып чык әле, бәлки кызык булыр, сине почти тереләй суйганнар,” – дип Василий дусты җибәргән иде. Кайда әле ул язма... Теге вакытта да күз генә салып чыккан иде... Әле дә күренми... якынча эчтәлеге болайрак инде:

- Фәлән әсәрдә фәлән хәтле сугышу эпизоды, фәлән ярым үтереш, төгән хәтле көчләү, исереклек һәм азгынлык күренешләре...” Шундый әсәр буламы, янәсе. “Мондый язмаларны егылып укыган кешесен әйтер идең... Укыйлар бит, кабәхатьләр! Болыннарның киңлеген, чәчәкләрнең хуш исен, суларның тирәнлеген, чишмәләрнең челтерәп агуын, сандугачлар моңын җанландырып тасвирлаган йөзләрчә әсәрләребез булган килеш бит!”

Һәй, шайтаныма олаксын ла... шуны укып ми чертергә әле...

Әлбәттә, андый язучыларны да аңларга мөмкиндер инде. Әдәбиятыбызның матурлыгын, сафлыгын сакларга тырышуларыдыр. Изге ният! Тик һәр төшенчә кебек үк сафлык та – чагыштырмача. Әйтик, унҗиде яшьлек кызда ул бер мәгънәне аңлатса, җитмеш яшьлек әбидә - бөтенләй башка кыяфәткә керә. Бу әдәбиятта да, башка өлкәләрдә дә шулай. Кеше гомерендә дә, кешелек гомерендә дә кыйммәтләр алышынып тора, төшенчәләр бүтән төсмер ала.

Ә бүгенге көннең киң мәгүлумәтле укучысын болыннар матурлыгы белән генә алдырып булмый шул. Синең әсәреңдәге өзек-ертык җөмләләр аша ул болынны күзалларга маташып утырганчы, машинасына утыра да үзе шунда җилдерә ул! Болыннарда теләгәнчә аунап, чәчәкләрне үзе иснәп, саф чишмә суларын рәхәтләнеп эчеп, елга-күлләрендә йөзеп ләззәт алып кайта. Һәм син, нинди генә оста язучы булсаң да, шушыңа тиң ләззәт бирәлмисең. Димәк, син – кирәксез. Ә китабың – күл буенда учак кабызырга, яки башка хаҗәткә генә...

Ә укучыны сакларга кирәк. Бүгенге авыр чорда бигрәк тә. Укучы юк икән - әдәбият та юк. Язучысыз да яшәргә мөмкин әле әдәбият. Узган дәвер әдипләре исәбенә. Элеке әдипләрнең китаплары укылып торганда, бүгенге дәвердә юньле язучы юклыгы вакытлыча сизелмәскә дә мөмкин. Әмма укучысыз ул бер ел да тарта алмый, тере мәеткә әйләнә.

Менә шундый хәлләр, Лев Николаевич... Ә син кызыксынып укырлык һәм уку белән онытылырлык нәрсә язарга тиешсең... Гәзитләр шуның белән укучыларын, телебезне саклап кала. Шуның өчен сиңа акча түлиләр. Ә том-том романнарың беркемгә дә кызык түгел. Китап укырга теләсә, урыс бүген чит ил язучысын ала. Яки, һич югында, татарны. Әмма үз урысына ул борылып та карамый.

Ләкин иң гаҗәбе ул түгел иде...

* * *

...иң гаҗәбе...

Монсын Лев Николаевич уйлап өлгерә алмады. Ишектә кыңгырау шалтырады, малае мәктәптән кайтып керде. Сыйныфташы Мансур белән иде.

- Сәлам, әти! – дип елмайды ул саф татарча итеп һәм тиз генә өстен алыштырырга кереп китте, - Мин хәзер... Тренировкага ашыгам. Чәй куя тор әле.

Лев Николаевич кухняга узды. Җиңелчә генә өстәл әзерләде.

- Гыймади, син озаклама инде, - дигәне ишетелде Мансурның, - Әле мәчеткә дә кереп чыгасыбыз бар бит.

Лев Николаевич дәшмәде. “Гыймади... Мәчеткә...” Мәктәптә ислам дине нигезләре өйрәтелә башлаганнан бирле, малаеның да сыйныфташлары белән мәчеткә баргалаштыруын ул белә иде. Чит-ятка күренмичә, ашыгып кына чукынып алды. Аннан балаларга дәште:

- Генадий... Әйдә, тиз генә иптәшең белән чәй эчеп алыгыз...

Әлбәттә, улының дустын исемләп чакырырга да мөмкин иде. Әмма аннан “Гыймади” сүзен ишеткәч, ничектер кыенсындымы шунда... Мишка белән чәй эчегез, дияргә теләде ул. Әмма моны кычкырып әйтергә кыюлыгы җитмәде, Мансур ялгыш аңлар кебек тоелды.

Бераздан малайлар чәй эчтеләр дә урамга кузгалдылар.

- Әти, хәер салырга бераз акча бир инде, - диде Гена, ишек төбеннән кире борылып, - Түбәтәйне дә алып бир. Минем шкафта.

Лев Николаевич аның гозерләрен үтәп, озатып калды. Ишек келәсен төшергәч, башын чайкап куйды. Кая барырга белмичә, беркавым аптырап торды.

Бу халәт аңа таныш иде. Ул инде соңгы вакытта кайда барырга гына түгел, ә җанын кая куярга белми. Югыйсә, илләр тыныч, тормышлар җитеш тә кебек. Күзгә бәрелеп торган кайгы да юк. Ә күңеле никтер тыныч түгел. И баста.

* * *

Баста дигәннән... Ул кабат компьютер артына утырды. Кабат почта яшникләрен карады. Юк. Өстәл артына утырып компьютер кабызу белән эше Казан нәширләренең хатын эзләүдән башлана. Өченче елга китте бугай инде... Урыс тирәсендә “бу безгә хас түгел”, “мондый әйберләр безгә кирәкми” кебек сүзләрне ишеткәч, берничә романын татарчага тәрҗемә иттереп, Казан нәшриятларына озаткан иде. Әле шулардан җавап көтүе. Өзеп йолкып җыйган акчаңа тәрҗемә иттереп тә бер җавап та ишетмәгәч, артык күңел үсәрлек түгел. Кайчагында язар әсәрләреңне язмый каласың. Ни үз урысыңа, ни татарга кирәмәгән эш ич. Алай дисәң, башкаланың үзендә дә язучылар җитәрлектер инде. Хатыны баштук әйтте ич:”Вакытыңны юкка сарыф итмә, кемгә кирәк син татар арасында. Үз урысың кадерләмәгәнне, ниндидер татар алга алып торсынмы ни! Юк белән булашасың...” – диде. Бәлки, ул хаклыдыр, ә бәлки... Өмет бит... Ник шулай эшләмәдем дип үкенгәнче, эшләп караган идем диярлек булсын... Хе...

Шул исәп белән ул интернетта китап кибете дә ачкан иде. Саф урыс телендә. Саф урыс китаплары сата торган кибет. Татарстанның башка төбәкләрендә дә урыслар күп яши ич, ә урысча китаплар бары тик Мәскәүдә генә чыга. Шул бер китап нәшриятында дәреслеге дә, нәфис әдәбияты да бергә. Сораучылар булыр кебек иде. Башта заказ бирерләр, аннан китапларны нәшрияттан алып почта аша җибәрермен. Беренчедән, изге гамәл булыр, икенчедән бераз акча калыр дип уйлаган иде. Ярты ел вакытын шуңа сарыф итте. Әллә күпме акча бетерде. Ник бер урыс берәр китап сорап карасын?!. Сайтына керми дә тормыйлар, югыйсә... Бишәр йөз компьютердан керәләр... Ә китап алырга теләүче юк...

Менә бит ничек хәлләр!.. Хе-хе-хе...

Аның урынына шогыле булды. Хәзер интернетка керү белән беренче эш итеп, үз романнарына хат килүен тикшерә, икенче эше – кибеттә заказ юкмы дип. Икесеннән бер җавап юк. Полковникка беркем язмый...

Хәер, ул китапларны укучы да бик калмагандыр шул инде. Әллә кая китәсе дә түгел, әнә ич, үз малае. Хәтта әтисенең ни турында язганын да белми. Укыганы гел татар китаплары. Соңгы арада өйдә сөйләшүе дә чи татарчага әйләнә бара бугай. Хәтта үз балаң укымаганны, кем укырга тиеш ул китапны?

Һәм аларны гаепләп тә булмый кебек. Урамга чыксаң – татар, кибеткә керсәң – татар, кинога барсаң – татар, кая карама татар... Бөтен җирдә татар мәкаме, бар тишектән татар мәдәнияты керә. Хәтта мәктәбе дә - татар, үзе болай “урыс гимназиясе” дип аталса да урыс теле анда фән буларак кына атнага икеме-өчме кабат кына керә.

Менә шул килеш тә... Әйе, бая иң гаҗәбе дигән иде, ләса... Менә шул хәлдә дә урысның зыялылары бер-берсе белән булашып, берсен-берсе батырырга тырышып гомер иткән була. Соң без бер-беребезне матди яклап баета алмыйбыз, хакимият үрләренә үстерә алмыйбыз икән... ник инде бер җылы сүзеңне, якты карашыңны кызганырга?!. Бөтен кыла алган яхшылыгыбыз шул үзара мөнәсәбәттә генә, ләбаса инде...

Менә шуны аңлый алмый Лев Николаевич. Берничек тә.

Әлбәттә, барсына да татар шовинизмын гаепләү ансат ул – булган бөтен гаебеңне өстеңнән төшерә дә куя. “Дәүләтебез юк шул, үз дәүләтебез булсамы?” – дип елау да җиңел. Әмма татарга кем бүләк иткән ул дәүләтне? Кайсы урыс кенәзе ак подносларга салып Казанга дәүләтчелек илткән? Татар моны үзе яулап алган, яулап алган һәм авыр дәверләрдә яклап та кала белгән. Шулай булмаса, ул бүген дә “мәстәкыйль” республикаларның берсе булып җан асрар иде. Ә бит Казанны җимерергә килгән мәгърур яулар аз булмаган.

Ә без зарланабыз. Дәүләтсезлек дибез... Дәүләткә ихтыяр кирәк, менә нәрсә. Җиңүгә ихтыяр кебек каты булсын ул, менә нәрсә. Аңгыра бозау сыман һәр сыерга ияреп йөрерлек булмасын...

Лев Николаевич ишеккә карап алды. Һәм авыз эченнән генә сүгенеп куйды:

- Кайтсын гына әле, күрсәтермен аңа түбәтәйне!..

* * *

Лев Николаевич компьютер артында озак кына утырды. Бер юньле әсәр дә килеп чыкмады. Аннан соң тагын почта яшникләрен карап алды. Юк... Һәм авыр көрсенеп, тәмәке тартырга кузгалды. Ул теләгенчә яшәп иҗат итә алса, бәлки, бу дөньяда урысның берәр язучысы булыр иде. Яхшы язучысы. Лев Николаевич атлы. Тик нишлисең инде... Бәлки, берәр заман булыр да әле...

Обновлено (19.12.2011 23:15)

 

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить

Дусларыңа да тәкъдим ит:

 

 


Әйдә, безнең белән!!!

Керегез-теркәлегез!
Сайтка ярдәм итү
Җыелган акча сайтны яхшыртуга, китаплар чыгаруга һәм башка әдәби проектларга китәчәк.

Webmoney Yandex PayPal MoneyBookers
..