Ярты стакан җан
ЯРТЫ СТАКАН ҖАН
(романнан өзек)
I. Соңгы йотым
1
Тормыш мине юл чатында куып тотты.
Светофорның кызыл утына чыгып барган җиремнән ниндидер җиңел машина сызгыртып килеп туктады.
Ул башта җан ачысы белән пипләтте шикелле. Аннан соң тәгәрмәчләрнең асфальт буйлап сызгырган тавышы ишетелде. Аннан соң – шоферның ачык тәрәзәдән башын тыгып, ямьсез тавыш белән сүгенгәне. Мин аның сүзләрен аңламадым. Сүгенгәнен генә чамаладым. Үземә бәрелә язып туктаган машинаның ишеге ачылды да шофер атылып чыкты. Уртача гәүдәле нәрсә. Йодырыкларын йомарлап бер адым атлады да кинәт туктап калды. Мин аның һөҗүмен кире кагарга уйлап, җайлап бастым. Хәлем бик яхшыдан түгел иде. Шулай да мин каршы торачакмын. Әмма сугышырга туры килмәде. Шофер кинәт тынычланып машинасына кереп утырды да арткарак чигеп мине урап узды. Аның көтелмәгән кыланышыннан албырабрак калсам да мин дә тротуарга атладым.
Машина башкача туктамады.
Ниндидер ир баш кагып исәнләшеп узып китте. Мин аны танымадым. Өстендәге костюмы, галстугы чалынып калды... Минем ни бәя торуымны билгеләргә тырышкандай, үҗәтләнеп караган күзләре... Юка иреннәре арасынна кыстырылган мәсхәрәле елмаюы... Мин аны таный алмадым, әмма танырга тиешлегемне, бу кешене бик яхшы белүемне тойдым. Һәм эчемнән генә бик ачы итеп сүгендем.
Якында гына өлкән яшьләрдәге бер хатын нәрсәдер мыгырданып калды.
Мин аның сүзен аңламадым. Шайтаныма олаксын. Күзләремдә - томан, башым – тубал. Мин үземнең кайдан килеп, кайда баруымны да белмим. Ләкин кайдадыр барам. Һәм туры басып атлыйм. Хәл юк, анысы. Әмма адымнарым туры. Беркем дә исерек дип бәйләнерлек түгел. Нинди хәлдә икәнемне бары тик үзем генә беләм.
Ә хәл яман. Каршымда киоск үсеп чыккач, күзләрдәге томан тарала төшкәндәй булды. Һәм мин витринадан мөлдерәп карап торган сыра шешәләрен күрдем. Җаныкайларым! Уң кулым ирексездән чалбар кесәсенә шуышты. Йомарланып беткән кәгазь кисәкләрен тоюга эчемә җылы йөгергәндәй булды. Унлыклар.
- Бер шешә сыра...
Тавышым тамагымны ертып чыккандай тоелды. Мин тавышымны кабат үз хәленә кайтарырга теләп төкерегемне йоткан хәрәкәт ясадым. Авыз эчендә корылык иде. Әмма сатучы кыз мине аңлады. Кечкенә тәрәзчектәге унлыкларны йомдырды да шундук диярлек бер шешә сыра куйды.
Мин комсызланып шешәгә кулымны суздым.
- Я, ходай!
Сатучы кыз куркудан ачы итеп кычкырып җибәрде. Һәм аның нәрсәдән куркуын аңлауга үземнең дә йөрәк табанга тәгәрәде. Сыра шешәсен алырга сузылган кулым, беләктән үк кара канга баткан иде.
Мин бер мизгелгә югалып калдым. Әмма шундук тиешле җавап табылды:
- Курыкма. Танау канады.
Сатучы кыз нәрсәдер мыгырдап куйды. Һәм шул ук мизгелдә сыра шешәсе янына кәгазь салфетка килеп төште.
- Рәхмәт!
Мин салфетканы да, шешәне дә тиз генә эләктердем дә киоск артына атладым. Әмма көзгедәй ялтыраган тәрәзләрдән үз йөземне күрүгә, монда куркыныч булып тоелды һәм йортлар артындагы гаражлар арасына юнәлдем. Мин һаман да туры атларга тырыштым. Туры атларга һәм йөгермәскә. Әмма күңелгә оялаган курку хисе туктаусыз рәвештә куалады. Тиз бул! Тиз бул! Юкса, беттең!
Мин инде ашыксам, ашыкмасам да беткән идем. Минем йөземдә бер генә бөртек тә кан әсәре юк иде. Борыным да, башка җирем дә канамаган. Ә кулларым – канда. Һәм бу коточкыч. Кайсы төшем канады икән дип, үземне капшый-капшый гаражлар арасына килеп кердем. Бер җирем дә канамаган. Канамаган...
Битемне тырмап төшерсәләр дә, эчемә пычак тыгып китсәләр дә җиңелрәк булыр сыман тоелды. Әмма мин исән-сау идем. Җанны курку һәм үкенеч биләде.
Шешәне ачып, каудырлана-каудырлана кулларымны юарга тотындым. Кан тиз генә бетмәде.
Мин үземнең кайдан килүемне хәтерләргә тырыштым. Әмма бернәрсә дә килеп чыкмады. Мин берни дә хәтерли алмадым. Һәм җанымны курку алды. Хәтта кулларымдагы канны тулысынча юып бетергәч тә курку таралмады.
Бөтен булмышымны бер сорау игәде.
Кемне үтердем икән?
2
Калтыранган кулларымны көчкә хәрәкәтләндереп сыра чүмердем. Салкын сыекча тамак төпләрен рәхәтләндереп төшеп китте. Кендекнең аскы өлешендә кабынган ялкын да бер мизгелгә генә басылып торгандай булды. Мин шул ләззәттән аерылырга теләмичә күзләремне йомдым. Әмма шунда ук буыннарым йомшарып калды. Һәм кушучлап тоткан сыра шешәсе җиргә төшеп китте. Муенымнан күкрәккә табан шуышкан сыекчаның шешәдән түгелгән сыра икәнен аңлый идем, тик ул миңа үзем үтергән кешенең салкын каны булып тоелды.
Ник салкын кан? дип уйладым мин һәм шундук үзем җавап бирдем Әлбәттә, үлгән кешенеке булганга күрә!
Һәм күзләремне ачарга куркып катып калдым. Кулларым акырын гына чәчемә шуышты. Тез буыннарым йомшарудан җиргә чүгәләдем дә чәчләремне йолка-йолка ыңгырашырга керештем. Тамакка төер тыгылды. Яралы арыслан кебек үкерермен шикелле иде, тик тавышым чыкмады. Җирнең бөтен гөнаһларын юарлык күз яшьләрем агар кебек иде. Әмма бер бөртек керфегем дә чыланмады. Барлык әрнүләрем, үкенүләрем күңелгә бикләнеп калды.
Һәм алар бертуктаусыз җанны таладылар.
Нишләп синең кулың канга баткан?
Кемне үтердең?
Мин бер сорауга да төгәл җавап бирерлек хәлдә түгел идем.
Хатын-кызмы, әллә ир-атмы ул?
Мин бернәрсә дә белми идем.
Кинәт башымда нәрсәдер кыбырдап куйды. Нәрсәдер исемә төшкәндәй булды. Мин бөтен ихтыяр көчемне туплап шул фикер хәрәкәтен ауларга җыендым. Әмма соңга калдым. Башымдагы фикер юкка чыкты. Бары тик күз алдында ниндидер тонык шәүлә генә калды.
Кем шәүләсе?
Бәлки, мин харап иткән кешенекедер? Ә бәлки, үз әҗәлемдер?
Мин җанымны талаган әрнү, үкенү, курку һәм тагын әллә нинди хисләрдән котылу хакына әҗәлгә бирелергә дә әзер идем. Теге дөньяга барып эләккәч, теләсә-нәрсә эшләтсеннәр. Миңа әле монсыннан котылу мөһимрәк. Шәүлә акырын гына якынлашты. Хәтта аның аяк тавышын да тойгандай булдым. Хәтта сулышын да. Әҗәл сулышы... Менә нинди икән ул! Сасы икән!.. Ысланган балык, ачыган сидек исләре килә... Тагын әллә нинди сасылыклар...
- Шешәңне алсам ярыймы?!
Кабердән чыккан бу тавыштан мин үрә сикердем. Һәм чәчләремне урап тоткан куллар теземә шуып төште. Ирексездән күзләрем ачылды да котым алынудан чак кычкырып җибәрмәдем. Алдымда каешланып беткән озын күлмәк өстеннән соры төстәге камзул кигән бомж корткасы тора иде. Мин бер мизгелгә аңгыраеп калдым. Уң кулындагы пакетка тутырылган шешәләрне күргәч кенә эшнең нидәлеген төшендем. Сүз әйтерлек рәтем юк иде, башымны кагып кына җавап бирә алдым. Хәер, карчыкка җавап кирәкми иде инде. Ул аяк астымда тәгәрәп яткан шешәне алып өлгергән иде, пакетына салды да ары атлады.
3
Тутык төсендәге тимер гаражга аркамны терәп утырган хәлем күпмегә сузылгандыр, белмим. Шешәне алган карчык та хәтсездән китте бугай инде. Бәлки, бер мизгел генә үткәндер, ә бәлки бер гомер... Ә бәлки, гомеремнең бер мизгеле... гомер чылбырымның бер боҗрасы өзелеп калгандыр да мин вакыт исәбен югалтканмындыр... Белмим...
Тик бер нәрсәне яхшы беләм, мин югалттым... Ул югалтуларның зурлыгын аңым әлегә сыйдыра алмый. Мин күп нәрсәне... һәм зур нәрсәләрне... югалттым... Мин үземнең тормышымны юкка чыгардым...
Тормышымны юкка чыгардым...
Бу уй махмыр саен кабатланып җанымны иги иде. Кичтән лыкынганчы эчәсең дә иртән үзеңне чаиксез зур гөнаһ иясе итеп тоясың. Чөнки хәмер тәэсирендә барлыкка килгән шатлык, көчлелек иллюзиясе юкка чыга һәм син ЮГАЛТУ белән күзгә-күз каласың. Һәм бу синең югалту. Тулы канлы, бәхетле тормышың урынына сине бары тик ЮГАЛТУ каршы ала. Югалту – Бушлык. Һәм шушы бушлык сине таларга тотына. Үзеңне дөньяның бер беткәнбашы итеп тоясың. Һәм иң авыры: бу чынлап та шулай.
Әгәр берәрсе сине гаепләсә, тиргәсә, тукмап ташларга теләсә - каршы килеп тә, акланып та, якланып та булыр иде. Тик монда бернәрсә дә кыла алмыйсың, чөнки гаепләүче – син үзең. Үз-үзеңне гаепләүдән, үз-үзеңне җәзалаудан да зуррак газап юк. Тамуг уты – үз-үзеңне кимсетү ул.
Һәм шушы газаптан котылу өчен, тагын хәмергә үреләсең...
Башка сәрхүшләр “баш авырта” дигән сүзне еш куллана. Әмма минем беркайчан да башым авыртканы булмады. Йөрәк кагу, кулларның, бөтен тәннең калтырануы - әйе, ә баш авырту – беркайчан да. Минем махмырдан гел җаным әрни иде. Бәлки, бүтәннәр күңелнең газаплы чагын “баш авырту” дип билгелидер. Белмим.
Әле дә җаным әрнеде. Гомерем кирәксез бер йөк булып тоелды.
Башкача эчмәскә... Беркайчан да....
Мин – беткәнбаш. Мин көчсез, ихтыярсыз... Үз-сүзендә тора алмаган ирләрне нинди сүзләр белән атарга мөмкин... Ә мин сүземдә тора алмадым...
Бүтән эчмәскә!..
Бу һәр махмыр саен кабатлана торган дежур сүзләр генә түгел иде минем өчен. Бу минем теләгем, ныклы карарым иде. Һәм мин өйдән чыгып киткән чакта шушы сүземдә тора алачагыма тамчы да шикләнми идем. Һәм үземне таулар-ташлар актара алырлык батыр ир итеп күз алдына бастыра идем. Әмма берәр илле грамм салырга җай чыгу белән, бу ныклы карар кайдадыр юкка чыга, батырлыгым җебеп төшә һәм мин үңәчләремне яндырып төшеп китә торган шул тәмсез нәрсәнең тарту көченә берничек тә каршы тора алмыйм.
Беренче рюмкадан мин һәрвакыт җиңелчә генә укшыйм, косып җибәрүдән чак тыелып калам. Кире чыгарга теләп дулаган утлы сыекчаның беренче дулкыны узу белән, барсы да үз тәртибенә кайта. Хәзер инде ничә литр эчсәң дә куркыныч юк – кире чыкмаячак.
Кайчакларда шундый да чиркангыч нәрсәне эчә алуыма мин үзем дә аптырыйм. Әгәр берәр атна ач торганнан соң шулкадәр тәмсез ризык тәкъдим итсәләр, мин аны ашый алмас идем кебек. Үлем куркынычы астында да! Ә аракы эчелә... Үзеңнең юкка чыгуыңны, мескен бер бәндәгә әйләнә баруыңны да белгән килеш...
Кайсы вакытларда минем бөтен гомерем эчүне ташлауга багышланган кебек тоела.
“Яңа елны ничек каршылыйсың, ул шулай дәвам итә” – дигән ышану бар. Соңгы ун ел буена мин яңа ел бәйрәмен хәмерсез каршы алам. Башкаларның бокал чәкәштерүен, җиңелчә генә исереп йөрүен күргәндә аркамнан тирләр бәреп чыга. Тик мин түзәм. Һәм үземне бәхетле итеп, җиңүче итеп сизәм. Башкалар яңа елдан байлык, саулык, бәхет көткәндә мин бер генә теләк белән янам: “Бу елда эчүемне ташлый алсам икән!” Һәм шушы теләгемне кабул булачагына бар күңелем белән ышанам.
Ә ышаныч зур нәрсә. Минем кайдадыр укыганым бар: нәрсәгәдер чынлап ышанасың икән, ул чынлап та кабул булачак, диелгән. Һәм мин ышанам. Үземне төрле банкетларда, патша сараендагы эчке мәҗлесләрендә күз алдына китерәм. Мине барсы да кыстый.
- Әйдә инде, бырат, бер йөз грамм коньяк кына тотып куй минем белән, - дип ялына Президент.
Аны башкалар куәтли:
- Мондый бәхет теләсә кемгә эләкми, кыстатып торма!
- Әйе, хөрмәтле илбашыбыз белән диабетиклар да чәкәштереп эчә...
Тик мин ягымлы елмаеп баш чайкыйм:
- Рәхмәт, егетләр! Башка вакытта...
Ниһаять, мине кыстап булмаячагын аңлап, барсы да тынычланып кала. Үзләре генә эчеп куялар. Коньяклары чынлап та бик яхшы бугай, шундук йөзләре алсулана, кәефләре күтәрелә. Җиңелчә генә исерүләре сизелә. Ә мин үземнең тотанаклылыгыма сөенәм, шатлыгым күкрәгемә сыймый. Мин үземне көчле һәм бәхетле итеп тоям, мин бәхеттән исерәм...
Ышаныч зур нәрсә. Шушы ышаныч белән мин яңа елдан соң да беркадәр канатланып йөрим. Бу вакыт төрле елда төрлечә: кайчагында ярты елга якынлаша, ә кайвакыт бер атнадан да узмый. Нәрсәсен яшерергә инде, күбесенчә бер атна чамасы дәвам итә ул. Ә ярты ел чагы бер генә тапкыр булды. Моннан җиде ел элек. Ул вакытта мин чынлап та бәхетле идем. Чын тормышның, тулы канлы яшәүнең тәмен тоеп калдым.
Мин бәхетле идем. Һәм шушы гомер буена тыелып тора алгач, алкашлыктан тулысынча котылганмындыр, инде теге кара көннәр артта калгандыр һәм беркайчан да кире кайтмастыр кебек иде. Хәтта кайчандыр үзем кебек эчеп йөрүчеләргә карата күңелдә нәфрәт тә туа башлаган иде. Ник гомерне шулай әрәм итәргә инде, янәсе...
Һәм мине нәкъ шушы уй харап итте. Үземне тулысынча нормаль хәлгә кайткан дип уйлап, затлы кунаклар, кирәкле кешеләр янында берәр рюмка гына эчеп кую артык зыян булмас дип уйладым. Моның чынлап та артык зарары күренмәде. Мин ике-өч ай буена шулай акыллы гына эчеп йөрдем. Ә беркадәр вакыттан соң... Хәмер мине куенына алды да кабат ычкындырмады.
Мин аны кайвакыт гүзәл хатын кыяфәтендәге юха еланга тиңлим... Ул башта сиңа елмаеп карый, күз кыса, игътибарыңны җәлеп итү өчен тырыша. Ә син аның ягына борылгач, ипләп кенә иңеңә кагыла, назлы кулы белән чәчләреңнән сыйпый, шул рәвешле ныграк якыная. Сиңа рәхәт. Мондый ягымлылык, мондый наз әле син татыган нәрсә түгел. Һәм шушы рәхәтлекне тагы ныграк татырга теләп син дә аңа тартыласың. Кайнар сулышы битләреңә, муеннарыңа бәрелә. Бөтен булмышыңны дәрт, ярсу ялмый. Һәм син бар кыюлыгыңны җыеп, аның биленнән аласың, үзеңә кысасың... Ул сихри бер назлылык белән сиңа сарыла... Инде бөтен булмышыңда вулкан кайный, дөньяда шушы мизгелдән дә кадерлерәк, шушы мизгелдән дә яктырак, шушы мизгелдән дә мөһимрәк бернәрсә дә юктыр сыман тоела. Һәм тәнеңнең бөтен күзәнәкләре аны тели. Җаның аңа омтыла. Иреннәрең аның кайнар иреннәрен эзләп таба. Һәм сез бер-бөтенгә әйләнәсез...
Әгәр гомереңдә бер тапкыр гына шушы халәткә җай куясың икән, синең инде кирегә юлың юк. Сезне бары тик үлем генә аерырга мөмкин...
Үлем генә аерырга мөмкин.
Бу фикер уйлар агымыннан аерылып калды да кабат-кабат калкынып йөдәтте, һәм ниһаять, аңымның бер бүлегенә кереп бикләнде. Тик анда да әле кайтавазы беркадәр вакыт яңгырап торды. Үлем генә...
Үлем сүзен хәтерләүгә мин тагын кулларыма карап куйдым. Алар чиста иде әле. Сыра белән бик җентекләп юсам да алардагы кан бетмәгәндер, иң кирәксез, иң начар бер вакытта кабат саркылып чыгардыр төсле тоелды. Һәм мин ыңгырашып тешләремне кыстым.
4
Нишләдем мин?
Кем мин?
Хәтер чылбырының беркадәр өлеше юкка чыкса да мин үземнең кемлегемне белә идем, әлбәттә. Бу соравым шәхесемне ачыклаудан бигрәк, үкенү ачысыннан котылу, моннан ары ничек яшәргә дип борчылудан туган сорау иде. Һәм аның кайтавазы аңымда болай яңгырады:
Нинди көннәргә калдым мин?! Ни өчен?! Нишләргә хәзер?!
Сорауларның берсенә дә әзер җавап юк иде. Тирә-якта салкын, куркыныч һәм минем өчен ят булып тоелган тормыш. Җанда үкенү һәм югалту ачысы. Үземнең көчсезлегемә, шушы тормышта үз урынымны таба алмауга үртәлү. Чиксез-чамасыз әрнү...
Җандагы газапның чынлап та түзеп торырлыгы юк иде. Шушы тамугтан араларга теләптер, уйларым мине үткәннәргә алып китте. Эчүне ташларга маташып йөргән чакларымда аз гына тоткарланып торды да ул, яшьлегемә алып кайтты. Әмма анда да озак тормады, бу куркыныч тоелгандыр, чөнки яшьлегемдә - яратып йөргән кызым бар. Аның белән бергә узган иң бәхетле мизгелләр. Ул чорда һинд кинолары бик модада иде. Һәм безне дә шул кино геройларына тиңләп сокландылар, һәм бәхетсез мәхәббәт, ниндидер фаҗига булмасын дип борчылдылар. Тик без дөньяның иң бәхетле парлары булып кавыштык. Ак күлмәкләр киеп, ак күңел белән, ак тормышка аяк бастык.
Без бәхетле идек. Һәм бу бәхетне бернәрсә дә җимерә алмас сыман иде...
Мин авыр сулап куйдым, һәм уйларым, тагын газапка бирелүемнән курыккан кебек, ары очты. Бу очышны тойгандай, вакыт-ара сәяхәтнең физик чагылышын кичергәндәй булып күзләремне йомдым. Күзләремне йомуга ук башка чынбарлыкка килеп юлыктым.
- Бер, ике, өч... Кулларны өскә күтәреп, аяк очларына басабыз... Сулыш алабыз... Һәм сулышны чыгарганда, бармак очларын җиргә юнәлтәбез... Бер. Ике...
Бу безнең укытучы Рәхилә апаның тавышы. Мин беренче класста. Физкультура дәресе бара. Дәрес әле башланган гына. Тәнне җылытучы күнегүләр белән унбиш минут чамасы вакыт үткән...
Мин сулыш алып кулларымны өскә күтәрәм. Җәйнең ягымлы кояшы күзләрне чагылдыра. Һәм шушы кояшның бәйләнчеклегеннән котылырга теләп, учларымны җиргә ташлыйм. Тез буыннары җиңелчә генә тартылып куя, мин учымны җиргә тидерергә тырышам...
Бераздан үз исемемне ишетәм:
- Фидан! Син бар, утырып тор...
Һәм бер мизгелгә баскан җиремдә катып торам да укытучының сүзенә каршы килергә базмыйча, бер як читтәге ауган өянкегә барып утырам.
- Ә калганнар белән йөгерәбез! – ди Рәхилә апа үзе сыйныфның алдына басып, - Башта шушы яланны биш кабат әйләнәбез, ә соңыннан йөгереш буенча ярыш. Киттек!
Бу безнең авылның Мәчет Яланы дип атала торган урыны. Элеке заманда монда мәчет булган. Хәзер ул юк инде, әмма исеме онытылмый. Дәрес вакытында “Мәчет Яланы” дигән сүз бик еш ишетелмәсә дә аны бөтен авыл шулай атап йөртә. Һәм мин шушы яландагы ауган өянкеләрнең берсе өстендә утырам. Чөнки мин чирле, врачлар физкультура дәресләренә йөрмәскә кушып белешмә биргәннәр. Миндә - хроник бронхит. Дөресен әйткәндә, бу сүзнең ни аңлатканын бик белмим дә мин. Тын юлларында чир бар, ди инде. Шуңа күрә салкын тидереп, һәр кыш саен хастаханәдә ятып чыгам. Ләкин әле – җәй. Салкын тидерү куркынычы юк. Һәм минем сыйныфташларым белән бергләп йөгерәсем килә.
Тыштан караганда, бөтен дөньяга битараф бер кыяфәттә утырсам да күңелемнән елыйм мин. Йөгерәсем килә. Башкалар кыланганны кыланасым килә. Хәтта врач белешмәсе белән тыйсалар да, мин үземнең беркемнән дә ким түгеллегемне беләм. Шуны башкаларга да күрсәтәсем килә. Күңелемнән елыйм дисәм дә, бертуктаусыз елап утырмыйм инде – хыялымда йөгерәм дә. Мин йөгерәм һәм шушы ярышта беренче киләчәгемне беләм... Шуңа эчемдә яшерен шатлык та бар...
Мин елмаям...
Күзләрем йомык булса да, аркамда тимер гараж салкынлыгын тойсам да, җаным тулы үкенеч дуласа да... Мин елмаям. Һәм үземнең шушы халәттә елмаеп утыруымнан елыйсым килә. Күзгә яшь тыгыла. Тик уйларым ярсырга ирек бирми, тагын кайдадыр алып китә.
Мин йөгерәм.
Тик бу физкультура дәресендә түгел... Әби кибеткә җибәрә - мин анда йөгереп барам, йөгереп кайтам. Әни янына фермага йөгерәм, ә ул – чакырымга якын... Кайсы урында йөгерегә мөмкин, моны ычкындырмаска тырышам...
Ләкин мин әле һаман шул беренче сыйныфта укыйм. Һәм физкультура дәресләрендә күп нәрсәләрне рөхсәт итмиләр. Авырлык күтәрергә дә, канатка үрмәләргә дә ярамый, диләр... Мин карышмыйм, дәшмим. Әмма бу сүзләрнең мәгънәсезлек икәнен төшенәм. Алар минем абзардан тирес чыгарганымны күрсә... Нинди капчыклар күтәреп ташыганымны белсәләр... Болар янында дәрестә тәкъдим ителгән теләсә нинди гер, теләсә-нинди штанга пүчтәк кенә... Бодай тутырылган капчыкларның берсе илле кило тора, диләр. Әни өлгерәлмәгән чакларда мин, күрше абзыйдан ат алып торып, үзем тегермән тартып кайтам... Бер җирем дә кителеп төшми...
Бары тик әни генә өзгәләнә:
- Балакаем, берүк алай авыр күтәрмә, үсми калырсың...
Ә мин үсми калудан чынлап та куркам. Гомер буе шулай бәләкәй булып яшәү, гомер буе беренче класста уку коточкыч хәл булып тоела. Ләкин хәлем җиткән урында, үземне күрсәтми калудан да котыла алмыйм.
Икенче сыйныфка килгәч, малайлар белән көрәшеп карыйбыз. Мин икенче урында. Көч буенча әлләни ерак китмәгән малайларның берсе Гаян моңа көлеп кенә карый:
- Көрәш пүчтәк нәрсә ул, менә сез йөгереш буенча беренче булыгыз. Чөнки йөгерү – бөтен спорт төрләренең таҗы. “Физкультура и спорт” журналыннан үзем укыдым.
Без, әлбәттә, аның белән килешмибез. Әмма бу җәһәттән дә үзебезне сынап карыйсы, бу малайны урынына утыртасы килә. Һәм мәктәп стадионында ярыш оештырабыз. Бер капкадан икенче капкага кадәр кем беренче килә - шул җиңүче. Һәм бу ярышта да мин икенче урынны алам. Беренче урында – Гаян. Көрәш буенча беренчелекне алган Хамит каршы төшә:
- Давай, яңадан ярыш оештырабыз. Бу юлы ара кыска булды, минем икенче сулыш та ачылып җитмәде. Ике капка арасын биш тапкыр әйләник, менә шунда ачыкларныр кемнең кемлеге!
- Ун тапкыр әйләник! – дип каршы төшә Гаян, - Ләкин йөз кат урасак та мин беренче булачакмын.
Мин Гаянның сүзләренә шикләнмим. Чынлап та бик шәп йөгерә ул. Бары тик үземнең икенче урынны саклап кала алырыма гына икеләнеп куям. Тик ни хәл итмәк кирәк. Биш урарга килешәбез.
Һәм бу юлы да мин – икенче урында. Гаян үз биеклегендә кала. Бары тик Хамит кенә өченче урынга чыга. Ләкин ул шуңа да канәгать: “ Әйттем бит! Мин әйткәнне тыңларга кирәк аны...” Хамит уку буенча да бик сер бирми. Математикадан авыррак мәсьәләләрне бөтен класс белән аннан күчерәбез. Шуңа да класста иң абруйлылардан. Үзе болай дип әйтмәсә дә, аның сүзе хәлиткеч көчкә ия. Мин алай түгел, беренче класс буена уртача малайлардан булдым. Әле менә шушы ярышлар белән, абруем аз гына күтәрелгән кебек...
Мин тагын елмаеп куйдым... Һәм үз елмаюым үземә шултиклем матур булып тоелды. Гаражлар арасында шундый ихлас һәм якты елмаеп утырган алкашны күз алдына китерә аласызмы? Ә моның сәбәбе бары тик бер генә иде. Өченче сыйныфка кергәндә, мин үзебезнең егетләр арасыңда иң көчлесе, иң җитезе һәм иң абруйлысы идем.
Күз алдыннан шундый татлы мизгелләр узды... Педьесталда – бишенче класста укучы малай... Аны ерак арага йөгерүдә район буенча беренче урынны яулавы белән котлыйлар... Шул ук педьестал... Тик малай инде алтынчы сыйныфта укый һәм аңа чаңгыда узышу буенча бүләк тапшыралар... Педьестал да, аның югары баскычында басып торучы малай да бүтән... Хәзер инде ул егет булып җиткән... Һәм муенына медаль асалар... Дзю-до буенча республика чемпионы...
Кем идем бит!..
Нишләдем мин?!.
5
Үземнең шушы кыяфәттә утыруым бик гарьлек булып тоелды да иңемдәге авырлыкны татамига ыргыткан хәрәкәт ясап, торып бастым. Хәлем юк иде. Мин дзю-до алымын күңелемнән генә эшли алдым, ә чынлыкта терсәкләремне һәм янбашымны ике яктагы гаражларга бәрүдән узмалмадым. Авырлыкның иңемдәгесе дә, күңелдәгесе дә шул килеш калды. Моны тоюдан мин хәтта беркадәр чайкалып куйдым. Шулай да гаражлар арасыннан чыгарлык көч таптым.
Баштарак кайда атлавымны да аңлый алмадым бугай. Мөһим дә түгел иде. Бары тик гаражлар арасындагы каһәрле урыннан ерагаерга гына кирәк. Тәрәзә пыяласында үз чыраемны күргәч кенә, мин кабат баягы киоск алдына килеп басуымны аңладым. Һәм күңелнең бер кылы чемердәп куйды.
Болай эшләргә ярамый иде. Өйгә кайтыпмы, дусларның берәрсенә барыпмы рәткә керергә, эчүне туктатырга кирәк иде. Хәтта беркая бармыйча гаражлар арасында утырган хәлдә дә эчүдән тыелырга кирәк. Мин күзләремне витринадан читкә алырга, аякларымны җирдән кубарып ары атларга теләдем. Тик соң иде инде. Мин пыяла артындагы сыра шешәсен күреп өлгергән идем. Хәзер икенең бере генә булырга мөмкин: яки шул шешәне үзеңнеке итәргә, яки аракы кибетенә... Мин беркадәр икеләнеп тордым. Аракы алсаң, күпкә яхшырак булачак. Арзангарак та төшә, тәэсире дә ныграк. Ә кибет ул әнә тегендә генә... мин шул якка омтылып куйдым. Әмма бер адым атлауга ук тыелып калдым һәм киоск тәрәзәсенә тыгылдым.
- Бер шешә сыра...
Бу мизгелдә мин үземне бәхетле итеп тойдым. Ни генә дисәң дә юлның яхшырагын сайладым ич – аракы алудан тыелып калдым. Халәтемне сатучы кыз да сизде бугай, ягымлы елмаеп акчага үрелде:
- Кайсысын?
Мин сыраның исемен кинәт кенә әйтә алмадым, төртеп күрсәтергә мәҗбүр булдым:
- Әнә тегесен бирегез...
Шешәне кулга алу белән баягы үкенү кабат яңарды. Эчмәскә кирәк иде бит, тукталырга, айнырга кирәк иде... Шушы халәт кабат гаражлар арасына кереп китүдән тыеп калды. Мин шешәне чалбарга кыстырып (шайтан алгыры, каеш кайдадыр юкка чыккан!..) күлмәгем белән каплап куйдым да тукталышка атладым.
Тукталышта кеше ярыйсы гына иде. Барсы да айнык, матур итеп киенгәннәр. Алар арасында үз урынымны табалмыйча беркадәр буталып йөрдем дә читкәрәк барып бастым. Әмма монда да рәхәт түгел иде. Барсы да күрә, кемдер эчтән генә мыскыллыйдыр, кемдер ләгънәт укыйдыр кебек тоелды. Ары-бире узып йөргән тәртип сакчылары өчен дә уч төбендәге кебекмен.
Тукталыштагы халык белән без ике дөнья кешеләре шикелле идек. Бер мизгелгә мин моның нәкъ шулай икәненә һичшиксез ышанып та куйдым. Аларның карашларын күргән саен, үземне Эмпайр Стинг Билдинг башына һөҗүм иткән самолетлардан котылырга тырышкан Кинг Конг кебек хис иттем. Минем дә качар урыным юк иде. Минем дә йөземдә мәхәббәт һәм нәфрәт, гонаһсызлык һәм курку бергә үрелгәндер шикелле тоелды.
Хәтеремдә, моннан берничә ел элек бу фильмны караганда күзгә яшьләр тыгылган иде. Башня очындагы гигант маймылны кызгану, аны юк итәргә тырышкан кешеләргә нәфрәт яшьләре... Әле дә тамагыма төер утырды. Кешеләрнең миңа мөнәсәбәте дә шундый ук. Мин үземне маймыл итеп тойдым. Тик аерма шунда гына: ул буй җитмәс югарылыкта, ә мин чамасыз түбәнлектә.
Тамактагы төерне ни белән булса да йотып җибәрергә кирәк иде. Мин каеш астындагы шешәнең рәхәт салкынлыгын тойдым. Бер арада: “Әллә гаражлар артына барыйм микән?” – дигән уй да булып алды. Тик мин аны шундук куып җибәрдем. Шушы кечкенә батырлыгым өчен сөенәм генә дигәндә, икенче уй ялтлап китте: “Ник шулай итеп йөрергә инде, тукталыш будкасы артына чыгып та эчәргә мөмкин ич!..” Шул якка берничә адым атлауга, кирәкле автобус килеп туктады.
Тукталышта халык күп кенә булса да бу рейска кеше юк иде. Беренче рәттә ун яшьләр тирәсендәге малае белән чибәр генә ханым утыра. Аның артындагы урында – төенчекләрен кочаклаган карчык. Берсе дә миңа игътибар итеп тормады.
Иң арткы рәтнең тәрәзә янындагы утыргычына барып ауу белән, автобус кузгалып китте. Һәм мин кеше күп түгел чагында өлгереп калыйм дип, шешәне тартып чыгардым. Куллар җиңелчә калтырана иде. Кабызгычның төбе белән берничә тапкыр маташкач кына ача алдым. Һәм капкачын күршедәге урынга куйдым да сырага капландым. Бер тында шешәнең яртысына төштем. Баштарак үземнең шушы кыланышым өчен кыенсынып торсам да бер мизгелдән бөтен булмышымны рәхәтлек биләп алды. Шешәне каплап аяклар арасына кыстырдым да (“Шешәнең яртысы бар әле!”)шушы бәхетле мизгелнең ләззәтенә чумдым.
Тәрәзәдән чагылып калган шәһәр урамнары да, йортлар да, кешеләр дә матур булып, минем шикелле үк бәхетле булып тоелды. Күңелнең кайсыдыр почмагында ниндидер уй нәрсәдер мыгырдарга маташып карады. Тик мин аны ишетмәдем. Иреннәргә кунган сокланулы елмаю, күзләрдәге канәгатьлек янында килде-китте уйларның барсы да чүп кенә иде.
Тукталышларда тагын берничә кеше утырды. Тик аларның берсе дә арткы рәткә үк узып тормады. Бу минем шатлыгымны тагы да арттырды. Аларга рәхмәтле идем. Рәхмәтемнең иң зурысы, алда утырып барган теге ханымга булгандыр. Артык сиздермәскә тырышып кына мин аны күзәттем. Көйсезләнебрәк барган малаена эндәшкән ягымлы тавышы да ишетелеп-ишетелеп кала. Ничектер рәхәт булып куя. Матурлык, җылылык һәрвакыт үзенә тарта. Хәтта сиңа багышланмаган булса да. Кызганыч, ул бу якка карап утырмый. Хәер, бәлки арты белән булуы яхшырактыр да әле.
Аларга карап мин үз хатынымны, үз улымны хәтерләдем. Ана белән бала мөнәсәбәтләре, бәлки, һәрвакыт бертөслерәк буладыр...
Үземнекеләрне уйлауга эчне нәрсәдер яндырып узды һәм мин тагын беркадәр сыра чүмерергә мәҗбүр булдым. Ялкын шундук басылды. Һәм теге ханым белән улы миңа үземнең бәләкәй чагым булып тоелды. Безнең әлбәттә, шәһәр автобусында бик йөргәнебез булмады бугай. Ә менә район үзәгенә еш төшә торган идек. Больницага. “Больница” сүзен ишетү белән җенем котыра башлый һәм әни мине юату өчен ни генә эшләми торган иде. Шаярта да, уйнап та ала, тәмлекәчләр белән дә сыйлый... Мин аңа кыенлык тудыруымны аңлаган кебек булам. Район үзәгеннән урап кайткан саен башкача болай тискәреләнмәскә дип кабатлыйм, әмма шушы ук хәл яңадан кабатлана...
Болай кылануым киребеткәнлегемнән дә, начарлыгымнан да түгел... Тәмле-таталы ризыкларга да ул кадәр үк исем китми. Әнинең игътибарын яулау өчен дә болай кыланмыйм. Мин – бәхетле малай, әниемнең мине яратканлыгын да, ни теләсәм шуны алып бирергә әзер икәнен дә беләм. Минем бары тик чирле буласым килми. “Больница” сүзен яратмавым фәкать шунлыктан гына.
Сау-сәләмәт буласым килә...
6
- Әйдә, тагын бер генә шуып төшәбез дә өйгә кайтырбыз, - ди Гаян, чаңгы таягы белән боҗра ясап ала - Караңгы да якынлаша...
Мин моңсу елмаеп куям. Караңгы якынлаша гына түгел, инде күз бәйләнеп килә, тау түбәсендәге кар да күксел булып күренә.
- Бәлки, хәзер үк кузгалырбыз?
- Әйдә инде, бер генә шуып төшәбез...
Мин тагын тауга күз салам. Биек кенә ул. Үренә менеп җитәр өчен ун-унбиш минут вакыт кирәк. Без чаңгы шуа торган урын ялангач булса да тау түбәсеннән үк агачлык башлана һәм куерганнан куера барып урманга әверелә. Без каен суына да, имән чикләвеге җыярга да шунда йөрибез. Беренче карашка текә булып тоелса да, күнеккән кешегә тау менүнең кыенлыгы юк.
Төшүе тиз булыр булуын да, әмма кайтасы да бар бит әле. Ә мин караңгыга калмам дип киткән идем. Малларны карыйсы бар, дәресләр хәзерләнмәгән. Бәләкәйрәк сакта бишенче сыйныфка җиткәч, гел “бишле”гә генә укыйсыңдыр кебек тоела иде. Тоттырганнар ди менә!.. “Өчле”дән баш чыкканы юк. Үткән чиректә “дүртле”ләр дә нибары өчәү генә булды. Шуңа хәзер дәрес әзерләүне мәҗбүри эшкә әйләндерделәр. Әни дә, картый да тикшереп кенә торалар.
- Кайтырга кирәк, - дим мин тау үренә табан атлап, - Әйдә, яртысыннан гына шуабыз да...
Гаян миңа иярә. Әмма бер мизгелдән үк алга чыга, тагын беркадәр вакыт үтүгә, мине ун адым чамасы калдыра. Сизеп торам инде, тауның очыннан ук шуып төшәргә тели. Мин дә аңа тиңләшергә тырышып, тизрәк хәрәкәтләнә башлыйм.
Гаян иң иң җитез малайлардан. Тау башына менеп җиткәндә дә аның белән тиңләшә алмадым, берничә адымга соңардым. Ә ул борылып басты да мине үчекләргә тотынды:
- Үзең ашыккан буласың, ә үзең гел иркенләп йөрисең. Тизрәк бул инде...
Мин бу сүзгә игътибар итмәдем. Аның артында пәйда булган өч шәүләгә карап катып калдым. Юкка гына мендек бу тау башына. Кайтып китәргә кирәк иде. Әмма соң инде хәзер. Кинәт кенә агачлыктан пәйда булган малайларны мин шундук таныдым. Болар тугызынчы сыйныфта укыйлар. Безне кайда гына очратсалар да мәсхәрәләп, көчләрен күрсәтергә тырышалар. Гадәттә, какча озын гәүдәле Радик бәйләнә башлый. Сүзен ягымлы гына ача ул, әмма бу ягымлылык астында чиксез мәсхәрә сизәсең. Әле дә шулай булды:
- Бәләкәй малайларга караңгыда йөрергә ярамый бит... – дип башлады ул, берни сизми калган Гаянның җилкәсеннән эләктереп, - Караңгыда сезне бүре ашый...
- Без хәзер кайтабыз, - Гаян җилкәсен җыерып алгарак талпынып куйды, - бер генә шуабыз да.
- Ә сез аз гына соңга калдыгыз, - дип елмайды Радик, Гаянны арткарак шудырып, - Хәзер тиз генә кайту юк.
Гаян өч малайның уртасында калды. Шундук диярлек, арада иң кыска, иң ябык Динар хәрәкәткә килде. Ул малайның җилкәсенә бер уч кар салды.
- Әллә-лә-ләә!.. – дип чәбәләнде Гаян, - Нишлисез сез!
Мин Радик белән Илшатның артында басып тора идем. Чаңгы таягын ныграк кысып куйдым. Икесенең аркасына кадаганда, шундук кәкерәеп катачаклар. Ә Динарга без каршы тора алырбыздыр. Ләкин бу уемннан тыелырга тырыштым. Чаңгы таягы аркаңа эләксә, уен эш түгел. Җилкәңә кар салган һәркемгә шулай кыланып та булмыйдыр. Ләкин мин егетләрнең күңел ачуы моның белән генә бетмәячәген дә белә идем.
- Менә шушылай итәбез, - дип Илшат тагын бер уч кар тондырды, - Җилкәңә кар салабыз бит, шуны да белмисең мени?
Гаян тагын кычкырмакчы иде, Радик уч төбе белән аның авызына тондырды:
- Яп ипи шүрлегеңне!
Радикның учында кар булган, ахры, Гаян төкеренергә тотынды. Беркадәр вакыттан еламсыраулы тавыш белән дәһшәтле сүзне әйтте:
- Әтигә әйтәм мин сезне!
- Ә без синең телеңне тешләтеп кайтарабыз, - дип йодрыгын гаянның борын төбенә китерде Динар, - Бер генә бирермен!..
Әмма ул сукмады. Мин чаңгы таякларын күтәреп, Радик белән Илшатның аркасына терәдем. Боларны сафтан чыгару өчен көч тә, акыл да кирәкми иде. Бер генә төртеп аласы.
- Ә хәзер мин берне бирсәм? – дип бөтен нәфрәтемне сыгып чыгардым һәм тоткыннарымның селкенергә маташуын тоеп, калак асларына җиңелчә генә төртеп алдым, - Тыныгыз чыкмасын. Мин шаяртмыйм.
Болар мине очраган саен кыйнап, төрлечә кимсетеп-мәсхәрәләп китәләр иде. Кызлар булган җирдә сиздермичә арттан килеп ыштанны төшерүләр дә, басмадан чыкканда күрмәмеш булып төртеп җибәреп суга чумдырулар да, “уйнаштан туган” – дип ирештерүләр дә, кышларын баш белән көрткә чумдырулар да – берсе дә калмады. Һәм әлеге сүзләремнең шаяру түгеллегенә шундук ышандылар.
Егетләр безнең белән күңел ачканда, куллары азат булсын өчен таякларын бер як читкәрәк кадап куйганнар иде. Динар шул якка күз ташлады. Әмма мин аның карашын тотып алдым да, мәсхәрәле елмаеп баш чайкадым. Бер үк вакытта кулымдагы таякларның басымын көчәйттем.
Гаян да батыраеп китеп чаңгы таягын күтәрә башлады. Тик мин аны тыярга ашыктым:
- Гаян, бар, төшеп кит!
- Ә син? – диде ул, таягын кире карга кадап.
- Мин сине куып җитәрмен. Бар, тиз бул!
Гаян бераз икеләнеп торды да, таудан төшеп китте.
- Мин хәзер әтине алып киләм! – дигән сүзләре генә ишетелеп калды.
Әтисе белән килүен кирәксенмәсәм дә бу малайларның күңеленә шом салып китүе өчен рәхмәтле идем. Чаңгы таягын аркаларына ныграк терәп, аларны тау читенә этәрдем. Илшат карышырга маташып карады:
- Уйнаштан туган нәрсә! Иртәгә үк анаңны...
Тик калак астына басым көчәю белән тынып калды.
- Тыпырчынасы булмагыз! – дип тынычландырдым мин аларны ныграк этәреп, - Мин сезне имгәтергә теләмим. Һәрхәлдә, үзегез мәҗбүр итмәсәгез...
Алар инде минем нәрсә эшләргә җыенуымны чамалаганнар иде. Моны уйлау белән котлары алынды. Чаңгы таягының калтыранып китүеннән үк сиздем. Тау читенә килеп җитү белән, Радик ялбарырга кереште:
- Син нәрсә?!. Безне таяксыз төшереп җибәрергә уйлыйсыңмы?!
Бу таудан таяксыз төшү, чынлап та, бик куркыныч иде: бу урын текә, кинәт төшеп китәсең. Тизлек шундук арта. Бары тик ун метр чамасы узгач кына тау сөзәкләнә башлый. Хәтта үзең теләп егылсаң да исән-сау калуың икеле. Кечкенә бер дүңгәләккә эләксәң дә... Вакытында борыла алмый калып, тау итәгендәге агачлыкка кереп китсәң дә... Хәтта тигезлегеңне югалтып егылсаң да... Тау текә... Тизлек зур... Ни буласын күз алдына китерү кыен түгел.
Әмма мин дәшмәдем. Куркулары артсын дип аркаларына басымны берчә арттырдым, берчә киметтем генә. Хәзер инде алар упкын читендәге кебек иде: алда – һәлакәт, артта – чаңгы таягы. Хәтта аз гына этсәм дә төшеп китәчәкләр.
Боларның ялбарулары туктамады. Бераздан тавышлары күз яшьләренә чылангандай тоелды.
- Зинһар өчен, Фидан! Без бер кайчан да...
Гаян инде урам арасына кергәндер. Ә анда – куркынычсыз.
- Динар, чаңгы таякларын алып кил! – дип боердым мин, - Һәм дусларыңның аркасында тишек ясарга теләмәсәң, сантыйлык эшләү турында уйлама.
Динар бер мәлгә албырап торды да таякларны алып килде.
Мин, әлбәттә, үземнең хата ясавымны чамалый идем. Әмма елардай булып ялварып басып торган тугызынчы сыйныф малайлары кызганыч булып тоелды. “Шул тиклем үк мәсхәрәләргә кирәкмидер, тиешлесен алдылар бит инде”, - дип уйладым.
Тау читендә басып торган егетләргә чаңгы таякларын алып килгәннән соң, Динар тагын читкәрәк китте. “Үзенекеләрне алырга” – дип уйладым мин. Һәм Радик белән Илшатны иректә калдырып, бераз арткарак чиктем дә болар артыннан ук таудан төшәргә дип әзерләнә башладым.
Минем күңелдә үч алу теләге дә, куркынычтан котылу инстинкты да калмаган иде инде. Үземнән канәгать идем. Барсы да уңай хәл ителде. Шуңадырмы, бер мизгелгә егетләрне күздән ычкындырдым. Ә икенче мизгел сюрприз алып килде.
- Эләктеңме, уйнаштан туган нәрсә! Хәзер точно инәңне...
Мин сүгенүнең азагын ишетә алмадым, уң балтырымда тупас авырту тоеп чайкалып киттем. Әмма егылмадым, шундук Динар ягына борылдым. Аның кулында чаңгы иде. Шуның белән сылаган инде миңа. Тагын берне салырга чамалый. Кизәнгән кулына чаңгы таягы белән төртеп алдым. Чаңгысы төшеп китте. Кулын күкрәгенә кысты.
Ул арада таудан төшәргә җыенган икәү борылды. Бу якка шудылар да икесе ике ягыма килеп бастылар. Мин берни эшләргә дә өлгерәлми калдым. Алар миннән күпкә көчлерәк тә, тәҗрибәлерәк тә. Бая бары тик уңайлы мизгел туры килде һәм мин аны уңышлы файдаландым. Ә хәзер эшләрем хөрти иде.
- Гаян белән әтисе килә! – дип пышылдадым мин тауга үрмәләгән кешеләрне күрән кыяфәт ясап һәм кычкырдым - Гаян!
Бу аларны бер мизгелгә албыратып алды. Әмма Радик шундук юлын тапты:
- Ә без сине бернәрсә эшләтергә дә җыенмыйбыз, - диде ул тыныч кына.
- Эшләтәбез! – дип әрнеп кычкырды Динар, - Анасын сыдырам б...т малайның!
- Тынычлан. – Илшат аның юлына аркылы төште, - Башың икеме әллә?!.
- Ул минем кулны...
- Тукта, дим! – Радикның таләпчән тавышы Динарны тынычландыргандай булды, - Без аңа тырнак белән дә кагылмыйбыз. Кем белә, бәлки, чынлап та Гаян әтисен алып килер... Ә бу маңка тыныч кына таудан төшсен, өенә кайтып ятсын... Без аны җибәрәбез...
Аның нәрсә уйлаганын инде мин дә чамалап өлгергән идем. Әмма аз гына соңга калдым. Радик кулымдагы чаңгы таягын каерып алды. Аны эләктерергә теләп омтылуга икенче таяк Илшат кулына күчте. Алар чаңгы таякларын читкә ыргыттылар да мине бая үзләре басып торган тау читенә алып килделәр.
- Мин сезне аста каршы алырмын, - дидем мин шом салырга теләп, - Өчегезнең берсе булса да гарип калачак. Ә әлегә шобага тота торыгыз.
Бу сүзгә берәүнең дә исе китмәде.
- Ә без икенче юлдан кайтабыз, - дип куйды Илшат тыныч кына, - Без уйнаштан туганнар белән бер юлда йөрмибез.
Таудан төшү, әлбәттә, куркыныч иде. Бигрәк тә менә шушындый күз бәйләнгән чакта. Касыгымда нәрсәдер кайнаган кебек тоелса да куркуымны сиздермәскә тырыштым. Упкын алдындагы тынычлыгым боларны үзләрен җиңүче итеп тою бәхетеннән мәхрүм итәр кебек булды.
- Кайсы юлдан кайтсагыз да без бер очрашырбыз, - дидем мин елмаерга тырышып, - Ә хәзергә... Очрашканга кадәр!
Һәм мин тау түбәненә очтым. Кайсыдыр шул арада артыма тибеп өлгерде. Авыртудан бигрәк тигезлекне сакларга комачаулады ул. Әмма мин үземне вакытында кулга алып өлгердем. Тыныч булып күренергә тырышуым, чынлап та тынычлык бирде бугай. Таудан төшү ул кадәр үк куркыныч гамәл булып тоелмады. Мин таякларым юклыгын да онытып, терсәкләремне гәүдәмә кысып тоттым да бераз чүгәли төшеп алга текәлдем. Тауның бу өлешендә таяк бернәрсәгә дә хаҗәтсез иде әле. Ул аскарак төшкәч, төрле дүңгәләкләргә, агачларга эләкмәс өчен һәм ахыр чиктә, авыл читендәге йортларның коймасына кадалмас өчен кирәк булачак.
Колак төбендә җил генә уйный. Төн карасы да, зәңгәрсу кар да выжт итеп артта кала. Күңелдә кинәнеч. Төене шууның рәхәтлеге тагы да көчлерәк икән. Үзеңне йолдызлар арасыннан җилдергән косманавт шикелле тоясың. Зур тизлек белән якынлашучы авыл утлары йолдызлардан берничек тә аерылмый сыман. Һәм моңа үз осталыгың соклану да өстәлә, мин инде берничә дүңгәләкне исән-имин үттем. Кулымда таяклар булмаса да авыл урамына борылыр җай таптым. Һәм бу юлым шатлык белән тәмамланырына шигем юк.
Әлбәттә, көндез булса күпкә җиңелрәккә төшәр иде. Текәрәк урыннарда уңга-сулга боргаланып та тизлекне бераз киметергә мөмкин. Борылу өчен таякның да артык хаҗәте юк кебек, тау күп шуудан пеләшләнеп беткән – кар ертасы түгел. Бары тик осталык кына кирәк. Мин аз гына түгәрәк ясап борылырмын да үргә каршы килеп туктармын дибрәк уйлаган идем. Әле туп туры урамга юнәлүемне күреп болай итмәскә булдым. Боҗра ясый башласаң, берәр дүгәлләккә эләгү куркынычы да юк түгел. Ә авыл урамында тизлекне киметү өчен мөмкинлекләр күбрәк. Һичъюгында, карлырак җиргә кереп китәргә дә мөмкин...
Урамга атылып килеп кердем. Бездә көн саен бульдозерлар үтеп, юлны чистартып тора. Карлырак урынга кереп тизлекне киметергә уйлаганда, мин бу хакта искә алмаганмын икән. Юл шоп-шома. Һәм берничек тә акырынаймалы түгел. Мин юлның бер як читеннән икенчесенә чыгып барырга тотындым. Болай йөрү таяксыз килеш бик авыр, әмма юл шома булганда мөмкин. Тизлек тә беркадәр кими төшкәндәй булды. Бераз шулай җилдергәч, чаңгыларны юлга аркылы куеп егылырга да мөмкин. Әлбәттә, биш-алты метр чамасы шул рәвешле шуып барырга туры килер. Кайсыдыр җирем авыртыр да. Тик бу иң ышанычлысы. Һәрхәлдә, нәрсәгәдер сөрлегүгә, яки бәрелүгә караганда. Тиздән урам чаты булачак. Берәр нәрсә килеп кенә чыкмасын иде. Ут-фәлән күренми. Юктыр. Шулай булсын...
Кинәт мин юлның уң як читеннән уртасына кадәр сузылып яткан кара нәрсәне күреп калдым. Шайтан алгыры! Ул коточкыч тизлек белән якынлаша, ә минем читкә чыгарлык җаем юк. Кулда таяклар булганда, кисәк борылырга да мөмкин иде. Ә болай... Салам өеме бугай... Кемнеңдер йөге ауган да төбен калдырып киткән...
Мин инде борыла алмый идем. Салам өеменә кергәндә, чаңгы очларын күтәрә төшеп, чалкан аудым. Тигезлекне саклау өчен шулай кирәк. Чаңгы чажт итеп кенә калды. Кинәт аякларым сөрлекте, ә гәүдәмне ниндидер көч алга чөйде. Шул арада сул аяктагы чаңгымның очы уңга карады. Мин аны тигезләргә теләп өскәрәк күтәрдем, әмма тигезлегемне саклап кала алмыйча уңга аудым... Һәм дөньяның асты-өскә килде...
* * *
Өшүдән уянып киткәнмендер... Тормышның салкын сулышы битемә килеп бәрелгәч тә, җылырак урын эзләп җиргә ныграк сыенырга тырыштым бугай. Шуннан күзләремне ачтым. Һәм үземнең авыл урамныда ятуымны күреп гаҗәпләндем. ә икенче мизгелдә барсы да хәтеремә төште. Һәм мин тиз генә торып басып, өйгә йөгерергә теләдем.
Әмма гәүдәмне аз гына кыймшату белән бөтен дөньямның авыртуын тойдым. Кабыргаларымның чәнчеп-чәнчеп алуын мин инде сулыш алганда ук сизгән идем. Торып утырырга теләп калкынгач, бөтен тәнем сызлады. Мин кабат урыныма аудым да кулларымны хәрәкәтләндереп крадым. Бармаклар, терсәк, кулбаш... Барсы да авырта иде. Авырта, әмма хәрәкәтләнә. Аннан аяк бармакларын кыбырдатырга маташтым. Һәм аларның хәрәкәтләнүен сизмәдем. Мин бары тик чамасыз авырту гына тойдым. Аякларның уңы да, сулы да эшкә ярарлык түгел, алар бары тик әрнү чыганагы гына иде.
Мин сул ягыма әйләнеп яттым да аякларымның, кабыргаларымның чамасыз авыртуын җиңәргә тырышып, чаңгыларгы ычкындырырга маташтым. Сызлануга чыдый алмыйча, тешләремне кысып ыңгыраштым. Һәр хәрәкәт җанымны суырып алган сыман иде. Яңа гына өшеп уянган булсам, беркадәр вакыттан шыбыр тиргә баттым. Һәм бөтен сызлауларны җиңәргә тырышып аякларыма үрелдем. Озак кына шулай маташканнан соң чаңгылардан котылдым да хәлсезләнеп кабат җиргә аудым.
Торырга кирәк! Кайтырга кирәк! Кычкырырга кирәк! Монда ятарга ярамый!
Минем җанымда һәм тәнемдә хәрәкәттән туктамый калган бердәнбер нәрсә шушы уй сыман иде. Мин бу уйны яратмадым. Яту рәхәтрәк. Хәрәкәтләнмәгәндә, авыртуларга түзеп булырлык. Ә тагын нәрсәдер эшләргә теләсәм... мин әле генә кичергән газапларны искә төшердем... Һәм котым алынды...
Торырга кирәк! Кайтырга кирәк! Кычкырырга кирәк! Монда ятарга ярамый!
Бу уй миңа тынычланырга ирек бирмәде. Әниемнең мине эзләп борчылуын, ә шушы урында йоклап китсәм, үлгән дип уйлап, үксеп-үксеп елавын күз алдына китердем. Мин кайтырга тиеш идем. Һәм бар көчемне җыеп йөзтүбән әйләндем. Авырту, чиксез авырту... Аякка басарлык та, мүкәйләп атларлык та рәт юк. Шуышырга туры килер... Һәм мин кулларымны алга суздым да, тешләремне кысып гәүдәмне алга сөйрәдем. Башым белән кулларым гына исән, гәүдәмнең калган өлеше аяусыз кыскычка эләккәндер кебек тоелды. Әмма мин үземне шушы кыскычтан тартып алырга тиеш идем. Һәм тагын кулларымны алга суздым... Һәм тагын тартылдым.
Беркадәр вакыттан соң хәлсезләнеп туктап калдым. Бөтен булмышым сызлану һәм газаптан гына тора иде. Тик күңелдә шатлык нуры да бар, мин әкеренләп кенә булса да алга барам, өйгә якынаям. Инде менә ике өй арасы үткәнмен. Ләкин хәлем бетте...
Кинәт ниндидер ачыш ясагандай булдым. Һәм ник бая ук шулай итмәгәнем өчен үкенеп, бар көчемә кычкырырга тотындым:
- Әй! Әй!..
Һәм бу очракта нәрсә дип кычкырырга кирәклеген белмичә туктап калдым. Нәрсә дияргә кирәк соң әле?
- Берәрсе бармы!
Юк, болай булмый.
- Ярдәм итегез! Ярдәм!
Мин озак кына шулай кычкырдым бугай. Ләкин беркем дә ярдәмгә чыкмады. Бер йорт та пәрдә читен ачып карамады. Үземнең ялгызлыгымнан, беркемгә дә кирәк булмавымнан күзгә яшьләр тулды. Һәм мин бу эштән өмет өзеп кулларымны тагын алга суздым...
Мин шуыштым. Кабыргаларымны кемдер кискән кебек тоелса да, аякларым өзелеп төшеп калгандыр сыман булса да тукталмадым. Мин инде үземнең кем икәнемне дә, кайда баруымны да белми идем бугай. Вакыт-вакыт йөзем белән салкын карга килеп кадалдым, беркадәр һушсызланып яттым да тагы күтәрелдем. Туктап калсам, кабат торып китә алмам, юлым өзелер шикелле иде.
Өнемдәме, саташулардамы мин теге өчәүне күрдем. Чаңгы таягы тоткан кулларымны өскә күтәрдем дә аларның аркасына кададым. Һәм шул таякларга тотынып алга шуыштым. Күз алдымда әллә куе ялкын, әллә кан уйнады... Кайвакыт мин кемнеңдер ачыргаланып ыңгырашкан тавышын ишеттем. Һәм бер мизгелгә колак салып тордым. Һәм аның үз тавышым икәнен аңлап, кулларымны алга ташладым...
Тоташ газап эченнән кемнеңдер мине кочаклап елаганын ишетәм:
- Әй ходаем! Ниләр булды, балакаем...
Калган сүзләрен аңлый алмыйм, томан урлый. Бераздан томан тарала. Мин инде җылыда, караватта ятам. Һәм әнинең йөзен күрәм. Миңа рәхәт. Шундый нык рәхәт! Әнкәңнең үз яныңда икәнен тоюдан да зуррак рәхәтлек бармы икән!
- Әй, балакаем... Беркем дә очрамады мени соң... Шушы көйләреңә шулкадәр җирдән кайта алдыңмы?! – ди ул ягымлы да, газаплы да тавыш белән.
Мин елмаям. Һәм һушымны җуям.
7
Гомернең буй җитмәслек еракта калган мизгелләрен хәтерләүдән тагын тамакка төер тыгылды. Мин онтылыргарак теләп, автобус эченә караш аттым. Сокланырга, үткәннәргә кайтырга мәҗбүр иткән ханым белән аның улын эзләдем. Тик авобус эче яңгырда калгандай юеш иде. Мин башымны чайкап куйдым, бары тик шуннан соң гына күзләрмә яшь сарганын тойдым. Учларым белән сөртеп алдым да, тир-якка карандым. Күрүче булмады бугай. Автобусның алгы рәтләрендә генә миңа таныш түгел кешеләр утыра. Ә ана белән ул инде төшеп калган.
Мин кабат аякларым арасына кысып утырган сыра шешәсен ачтым. Беркадәр карап тордым. Аның яртысы бушаган иде. Тулы булмавына аз гына үкенеп, иреннәремә китердем. Бер генә йотармын дигән идем, үзәк өзгеч хисләр тәэсирендәме, төбенә кадәр җитмичә туктый алмадым.
Сау-сәләмәт буласым килә...
Шешәне кабат каеш астына яшереп куйгач, шушы уй тагын күңелдә ялтлап алды.
Ә мин сау-сәләмәтме?
Белмим.
Бер абзый докторга барган, имеш.
- Кайсы төшегез авырта? – дип сорый моннан табип.
- Бөтен җирем дә авырта.
- Туктагыз әле, алай булмый ул. Башыгыз авыртамы?
- Авырта.
- Эчегез авыртамы?
- Авырта.
- Аягыгыз авыртамы?
- Авырта, доктор, авырта. Кайсы төшемә төртеп карасам да авырта!
- Карагыз әле, бәлки сезнең бармагыгыз җәрәхәтледер? – дип аптырый доктор.
Бу мәзәкне беренче ишеткәндә буынсыз булып көлгән идем. Әле аның бер генә кызыгы да юктыр сыман тоелды.
Гомеремнең кайсы өлешенә генә төртелсәм дә тамакка төер тыгыла. Минем кайсы җирем җәрәхәтле икән?!.
Спортка тартылуым сау-сәләмәт булу теләгеннән иде. Беренче сыйныфта, Мәчет Яланындагы өянке өстендә утырган чакта ук туган бу теләк мине район, соңрак республика бәйгеләренә алып чыкты. Шушы теләк өч кабыргасы һәм ике аягы да сынып, ярты ел буена хастаханәдә яткан унике яшьлек малайны кабат ярышларга алып кайтты.
Әмма сәләмәтлек миңа иң беренче чиратта көчле булыр өчен кирәк иде. Үземнең көчле булырга тиешлегемне мин ныклап аякка басып авыл урамына чыкканның беренче көнендә үк аңладым. Һәм бу уй көннән көнгә ныгый барды. Минем әтием дә, абыйларым да юк. Әнием көне-төне эштә. Эштә булмаса да аның итәгенә ябышып йөри алмыйм. Минем яклашучым да, ярдәмләшүчем дә юк. Һәм кимсетелү эчендә яшәмәс өчен, көчле булырга тиешмен.
Көчле булырга!
...Мин Рамил абыйларның капкасын ачам һәм күңелемнән генә кабатлыйм:”Көчле булырга! Көчле булырга!” Рамил абый яңарак кына хезмәт итеп кайткан десантчы. Каратэ остасы, берүзе унар егеткә каршы тора ала, дип сөйлиләр. Сугышканын күргәнем юк, әмма клуб артында волейбол уйнаганда аның осталыгына исем киткән иде. Кечкенә буйлы булса да тупка сикергәндә сетканың өске ягы күкрәгеннән генә кала...
Ул ишегалдында тирес түгеп йөри.
- Хәлләр ничек, энекәш! – ди ул мине күрү белән, - Берәр йомыш бармы әллә?
Һәм кулларын сөртеп ала да миңа суза. Күрешәбез. Мин бер мизгелгә аптырабрак торам да тәвәккәллим:
- Йомыш бар.
- Нинди?
- Каратэга өйрәт мине.
Ул ялгыш ишетмәдемме икән дигәндәй, бермәл күзен акайтып тора.
- Нәрсә?
- Каратэга өйрәт.
Һәм кычкырып көлеп җибәрә.
- Көлмә. Мин шаяртмыйм.
Ул тукталып кала. Һәм җитди булырга тырышып:
- Кем әйтте аны?
- Син бит десантник. Барсы да сине каратэ остасы дип сөйли.
Ул тагын көлә. Минем йөземне күреп тукталып кала.
- Мин каратист түгел.
- Тик син сугыш алымнарын беләсең, - дип ныкышам мин.
- Белмим.
- Беләсең. Десантникларны өйрәтәләр.
- Тик мин анда ашханәдә эшләдем. Бәрәңге турарга, ит кисәргә генә өйрәттеләр...
- Алдашырга дамы?
- Нәрсә?
- Алдашырга да өйрәттеләрме?
Ул тагын кычкырып көлеп җибәрә. Беренче тапкыр күргәндәй, мине баштан-аяк карап чыга.
- Ничә яш соң сиңа?
- Унөч.
- Әле аякка басканыңа кайчан гына бит...
- Булсын. Мин инде шогылләнә алам.
- Беренчедән, - ди ул һәр сүзенә басым ясап, - Каратэ – тыелган спорт төре. Аның белән шогылләнгән өчен төрмәгә утыртырга да мөмкиннәр. Икенчедән, мин спортчы түгел, ә сугышчы. Сугыш алымнары – коралның бер төре. Ә кесәңдә корал бар икән, ул кайчан да бер атачак. Аңлыйсыңмы?
Мин җавап бирергә ашыкмыйм. Ул сорый:
- Рогаткаң бармы?
- Бар.
Мин зур әзерлек белән рогатканы тартып чыгарам.
- О-о-о! Оста итеп эшләнгән. Ата беләсеңме соң?
Сорап торасың тагы! Үзем дәшмим, кыяфәтем шулай ди.
- Әнә теге банканы күрәсеңме? Багана башында.
- Әниең әрләмиме соң?
- Юк. Әйдә!
Мин таш алам да атып җибәрәм. Ерак кына. Әмма банка ватыла.
- Карале оста атасың бит син! – дип дәртләндерә Рамил абый, тирә-ягына каранып, - әнә теге чыпчыкны да бәреп төшер әле.
Алмагач ботагында чыркылдап утырган кошка күрсәтә ул.
- Бәлки, берәр алманы гына?..
- Юк. Чыпчыкны.
- Аңа атмыйм.
- Ник?
- Атасым килми.
- Атарга кирәк. Юкса, бернинди сугыш алымы да өйрәтмим.
Мин чыпчыкка төзим. Карап торам. Һәм рогатканы кире алам да кесәгә тыгып куям. Бетте инде барсы да... Капкага юнәлүдән башка юл юк.
- Ярый, алайса әнә теге каргага ат, - дип килешә Рамил абый.
- Юк, аңа да атмыйм.
- Нигә?
- Аның бит бер зыяны да юк.
- Чебиләрне чүпли ул...
- Вәт шул чакта атармын, - дим мин һәм капкага юнәләм. Дөресен генә әйткәндә, каргага атарга булыр иде. Малайларның атканын күргән бар, тик берсе дә тидерә алмый. Карга үзенә очып килүче ташны әллә кайдан тоеп кала һәм читкә тайпыла. Тик минем кул бармый.
Капка тоткасына үрелгәндә, кемнеңдер шап-шоп итеп кул чаканын күреп кире борылам. Рамил абый, имән бүкәнгә утырган да елмаеп кул чаба.
- Сугыш алымнары – рогаткадан да куркынычрак корал. Һәм аны да теләсә кайда кулланырга ярамый.
Мин бу сүзләрнең мәгънәсен аңлап җиткәнче, тагын аның тавышы ишетелә.
- Кил монда! Син сынауны уңышлы үттең.
Мин бер мәлгә колакларыма ышанырга теләмичә туктап калам. Һәм авызымны җыя алмыйча аның ягына атлыйм...
Әлеге якты хатирәләрдән мин елмаеп куйдым. Һәм кулымдагы сыра шешәсенә карап тагын бер кат кабатладым:
- Көчле булырга!
8
Автобустан төшү белән аяклар барга сөйрәде.
Сыра алып өстәл артына утырганда күңелне нәрсәдер кырган шикеллерәк иде. Бокалның төбенә төшүгә (ә бу шулкадәр тиз арада булды), юкка чыкты. Һәм мин икенче бокалны тутырып алдым.
Шулкадәр авыр хәлдә ике-өч бокал сыра эчкәннән нәрсә була инде?! Мин бит бала-чага түгел. Икенче сыраны ашыкмыйча гына, һәр йотымның тәмен тоеп калырга тырышып чүмердем. Бокал читенә тоз да сибеп җибәргәч, дөньяда аннан да татлырак эчемлек юктыр сыман тоелды.
Өстәвенә, бар газаплар таралып китте. Гаражлар арасында моңаеп утырган чагым мең ел электер кебек иде. Тәндә ниндидер йомшару, җанда рәхәт җиңеллек. Адәм баласына тагын нәрсә кирәк?!. Һәм мин, алдымдагы бокалдан уртлый-уртлый, тәмәке көйрәтеп җибәрдем.
Минем янәшәдәге өстәлдә ике абзый утыра. Алар да кызып алганнар. Берсе өнсез генә тәмәке көйрәтә, икенчесе дөньясын онытып нидер сөйли. Ирексездән мин дә аның сөйләменә ияреп киттем.
- Төн. Караңгы. Чайкала-чайкала кайтып киләм. Туфли эченә ташмы-нәрсәдер кергән. Ну, кыра гына инде аякны. Алып кына ташлар идең, туфлины салырга кирәк. Иелергә кирәк. Ә мин иелсәм, егылып китүдән куркам. Ну, карыйм, алда – электр баганасы. Тотындым моңа нык итеп. Иелергә тырышам – кыен, чайкалдыра. Туктале, болай гына чыгарып булмасмы дип, аякны селкергә керештем. Селким шулай селким, ә таш чыгарга уйламый да. Биш минут чамасы шулай селеккәч, карыйм – янымнан бер абзый узып бара. Мине күреп тә калды, күзе шар булды. Коты алынып кычкырырга тотынды:” Ярдәм итегез! Зинһар, ярдәм итегез!” Ну, мин аңламыйм. Үзем аягымны кагам, үзем тирә-якка каранам – урам буш, беркем дә юк. Нәрсә дип кычкыра бу, аңлый алмыйм. Ә ул тирә-юнгә каранып алды да якындагы подездга кереп китте.
Бераздан күрәм, подъездан таза бер ир чыгып килә. Кулында - ниндидер таяк. Яныма килеп тә басты, мин аны-моны уйлап өлгергәнче, кулыма тондырды да. Ә мин көтелмәгән хәлдән аңгыраеп, бер хәрәкәтсез басып торам. Уң кулым салынып төште, ә сулы баганага чат ябышкан. Ә теге ир таягы белән икенче кулыма тондырды. Һәм мин һушымны җуйдым.
Больницада гына аңга килдем. Күземне ачсам, янымда теге ир. Мин чак караваттан егылып төшмәдем.
- Гафу ит, зинһар өчен, - ди, - Кичә салмыш идем. Эшнең нәрсәдә икәнен аңлый алмый калдым. Чыктым, карыйм – берәү баганага ябышкан, аяклары гына селкенә. Моны ток суга икән, дим. Коткарырга кирәк. Ә ялан кул тотынырга куркыта. Һәм мин бер таяк эләктердем дә аның янына чаптым. Һәм көч хәл баганадан кубарып алдым...
Аларга кушылып мин дә көлеп җибәрдем. Һәм бокалдан уртлап куйдым. Тагын берәр кәмит сөйләмәсләрме дибрәк колак салып тордым. Тик алар бүтән нәрсәләр хакында гапьләшергә тотынды.
Мин дә карашларымны башка урынга күчердем. Һәм кара-каршы утырып сыра чүмергән яшь кенә ике кызны күреп дертләп киттем. Мәктәп балалары инде болар. Мәктәпнекеләр… Аңымның бер өлеше хәзерге заман яшьләре турында зарлы фәлсәфә куертырга әзерләнде. Бу минем файдага: шундый бот буе балаларның да сыра эчүе үземне акларга ярдәм итәчәк иде.
Әмма шундук икенче уй ялтлап китте: Үзең кайчан эчә башладың соң? Укучы чагыңда түгел мени?
Һәм мин кызларга тагы бер караш аттым да алдымдагы сыра бокалына үрелдем. Әмма баягы сорау күңелдә кабатланды. Үзең кайчан эчә башладың соң?
9
Мин үземнең беренче тапкыр эчкәнемне бүген дә хәтерлим әле.
Һөнәрчелек училищесында укыганда, икенче курстан соң безне хезмәт практикасына дип бер колхозга җибәрделәр. Яз көне иде. Көннәр җылы. Безне зуррак йортлы ялгыз карчыкларга фатир төшерделәр. Бер өйдә бишәр-унар егет. Чәчү эшләрендә катнашып йөрдек. Чәчү тәмамлангач, машина-трактор паркындагы вак төяк йомышлар белән маташтык.
Инде эш авыр түгел иде. Безнең хезмәт практикасы, нигездә, ниндидер техника күләгәсендә кәрт сугудан ары китми. Кәрт сугып арыган чакларда көрәш, яки кул сугышы буенча ярышлар оештырып алабыз. Ә ярышлар да ялкытса, арабызда бердәнбер тәмәжник Гаянга бәйләнә башлыйбыз:
- Ташла шул тәмәкеңне! Егетме син, түгелме?..
Гаян, әлбәттә, егет кеше. Тик тәмәкесен генә ташлый алмый интегә. Хәтта район ярышларында, ә ул йөгерү буенча гел беренчелекне ала, стартка тәмәкесен ташлап баса һәм өч чакырымны җилдереп узгач, тагын шул тәмәкегә үрелә. Аның белән бергә ярышучылар төрле күнегүләр эшләп маташа, сулышларын табигый хәлгә кайтарырга, мускулларындагы киеренкелекне бетерергә тырыша. Ә бу шайтан таягы тәмәкесен кабыза да, чирәмгә кырын ятып тегеләрне күзәтә...
- Ташлыйм, егетләр... – ди Гаян ихлас күңелдән баш кагып, - Билләһи, ташлыйм... Иртәгәдән ташламасам, тотып кыйнарсыз, менә... Килештекме?
- Юк, килешмәдек! – дип каршы төшә Хамит, - сине куып тотып булмый...
Без көлешеп алабыз.
Икенче көнне Гаянның тәмәке тартканын беребез дә күрми. Ул качып тарта. Өченче көнне дә. Бераздан әлеге сөйләшү онытыла төшә һәм гаян тагын тәмәке кабыза...
Ә без, чынлап та, аның тартуын ташлаганын телибез. Ул үзе дә тели. Ләкин...
Һәм күңелебездән генә аны булдыксызлыкта, үзен кулга алалмауда тиргибез. Әмма бу хакта кычкырып әйтмибез генә...
Күләгәдә кәрт сугып та, көрәшеп, яки бәхәсләшеп тә ялыккан чакларда бригадирдан сорап өйләргә таралышабыз. Хуҗабикәләрнең ишек алдын тазартабыз, абзардагы тиресне чыгарабыз, утын кисәбез...
Ә кич җитүгә җыйнаулашып авыл клубына юл алабыз. Монда вакыты белән яхшы кино китерәләр. Ә гадәттә, урыс музыкасына дискотека уза. Дискотека залының утын сүндереп куялар, биш-ун кешелек төркем музыка уңаена селкенә, ә калган күпчелек зал читендәге утыргычларга кунаклап чемечке чирттерә, гапь куерта. Мутрак егетләр клуб артына чыгып бер ярты кага, ә тагы да шомараклары йомшак күңелле кызларны да эчертергә җай таба. Кызларның булуы җитсә, аны якындагы котельныйга алып кереп чиратка салалар. Әлбәттә, андый кызлар авылда берәү-икәү генә һәм аларны “гараж” дип йөртәләр.
Без үзебез бер төркем булып йөрибез, авыл егетләре белән бәйләнешергә дә, артык якынлашырга да теләк юк. Күз төшәрлек кызлар очрамады, ә “гараж”лар янында йөрү түбәнлек кебек тоела. Без – район үзәгеннән килгән егетләр һәм училищеда һәрберебезнең йөргән кызы бар. Клубка чыгып дискотекада бераз биибез дә урам әйләнеп кайтып ятабыз.
Шул рәвешле безнең практика уза...
Артык кызык та, артык күңелсез дә түгел.
Көннәрнең берендә безнең хуҗабикәнең ындырын сөрделәр. Ә без, әзмәвердәй җиде егет, аның бакчасына бәрәңге утырттык. Әзмәвердәй дип әйтүем коры чагыштыру өчен генә түгел. Без чынлап та үз төркемебездәге иң таза егетләр идек, барыбыз да районда танылган спортчылар. Кем беренче, кем икенче разряд алган, ә икәвебез - спорт мастерлыгына кандидат. Шуның өстенә, барыбыз да авыл малайлары, эш рәтен беләбез. Һәм апаның утыз сутыйлы бакчасын ике сәгать эчендә ерып чыктык.
Бакчаның су яткан урыннарында сөргәннән соң кәс калучан була. Без ул кәсләрне он-талкан итеп куйдык. Тракторчы ашыккан, яки арыган булгандыр, ә бәлки, тәҗрибәсе дә җитеп бетмәгәндер – буразналар арасында сөрелмәгән урыннар да хәтсез калган. Без аларны яңадан казып чыктык. Кыскасы, эшебез канәгать булмаслык түгел иде.
Хуҗабикәнең күңеле булды.
Һәм ул эш ахырыннан табынга бер чирек китереп утыртты. Без аны башта компот-фәләндер дип уйлаган идек.
- Юк, егетләр... – дип елмайды апа, - Чия шәрабы бу. Искиткеч яхшы нәрсә. Тәмләп карагыз.
Һәм апа чирекне чынаякларга бушатып, безнең алга куйды.
Без кибеккән идек. Чынаякларны башта зур саклык белән генә уртлап куйдык. Чия шәрабы тешләшмәде. Ул чынлап та компот кебек тәмле иде.
- Компот кебек кенә, - дип елмайдым мин, - Бернәрсәсе дә юк.
Хамит шуны гына көткәндәй элеп алды:
- Әйдә, малайлар, эчеп карыйбыз! Исергәнче.
- Һәй, безне исертергә апаның шәрабы да җитмәс лә!
- Әйдәгез!
Шул рәвешле шаулашып алдык та барыбыз да чынаякларны комсызланып корытып куйдык. Гаян гына эчми калды бугай. Тик ахырдан ул да түзмәде, күтәреп эчте дә барсы да күрсен дигәндәй чынаягын шапылдатып өстәлгә утыртты.
- Яшәсен чия шәрабы!
Ниндидер могҗиза булды!..
Сезнең кояш чыккан чакны күзәткәнегез бардыр инде. Офыкта башта сизелер-сизелмәс кенә яктылык пәйда була. Яктылык артканнан арта бара һәм бар дөньяны иркәли торган ягымлы җылылык барлыкка килә. Аннан соң бөтен тереклекне, тормышның күзәнәкләрен назга күмеп кояш үзе күренә...
Чия шәрабын эчеп куйганнан соң мин шул күренешне хәтерләдем. Минем эчемдә кояш бардыр, ул бөтен булмышымны якты нурга, җылылыкка, назга төрәдер шикелле тоелды.
Кояш. әлбәттә, бер миндә генә булмагандыр. Һәрберебезнең ирененә якты елмаю кунаклады. Телләр чишелде. Табын шау-гөр килә башлады. Ә чирекле банканың төбенә төшүгә, без үзебезнең кайда утырганыбызны да белештерми башладык бугай. Ара-тирә сүгенү сүзләре дә ишетелгәли башлады. Бераздан кемдер җыр сузып җибәрде:
Күбәләгем-түгәрәгем,
Асыл кошым, сандугачым...
Аңа барыбыз да кушылдык. Җырларга артык маһирлыгыбыз булмаса да сүзләрен белә идек һәм белгән нәрсәне сузып акырудан күңелгә ләззәт таптык.
- Җегетләр! – дип торып басты Гаян, шактый гына җырлап утыргач, - Перекур!
Һәм ул безнең нәрсә әйтерне дә көтмәстән, ишеккә юнәлде. Ә безнең әйтер сүз юк иде дә бугай... Дөресрәге, төпле сүз юк иде... Шуңа телгә килгән беренче нәрсәне кычкырып, аңа иярдек...
Ишегалдына чыккач, төрлебез төрле почмакны кечкенә хаҗәтханага әйләндердек. Ә бераздан барыбыз бер төркем булып, Гаянның тәмәке тартканын күзәтә башладык.
- Гаян, карале, бырат... – Хамит күзен акайтып, аның каршысына ук килеп басты. Гаян авызындагы тәмәкесен учына йомып катып калды. Без дә көчергәнешле тынлыкка күмелдек. Хамитнең кыяфәте юньлелек вәгъдә итми иде. Ә ул көчле егет. Ипи шүрлегенә менеп төшәргә дә күп сорамас.
Әмма көтелмәгән хәл булды. Хамит уң кулын акырын гына күтәреп, Гаянның җилкәсенә салды да беркадәр сүзсез торганнан соң әйтеп куйды:
- Гаян, карале, бырат... Бир әле миңа да бер штук.
Гаян беркадәр сүзсез торды. Аннан соң һушына килеп, кесәсенә тыгылды:
- Жалкы түгел, бырат... Берсүзсез...
Хамит көйрәтеп җибәрде. Башта төтен суыру белән ютәлләп алды. Аннан соң күнегә төште бугай, гомер буе тарткан абзыйлар кыяфәтенә керде.
- Яхшы нәрсә, заразы! Башларга менеп китте... Егетләр, тәмләп карагыз әле...
Без башта кыенсыныбрак тордык та, бераздан һәркайсыбыз Хамит кулындагы тәмәкене чиратлап суырып чыктык. Һәм барыбыз да диярлек тончыктык.
Ә ярты сәгать чамасы узуга барыбызның кулында да сигарет иде...
Калган нәрсәләр – томан аша гына хәтеремдә... Без җыйнаулашып көлешә-көлешә клубка китеп барабыз... Юлда очраган егет-кызлар без килеп җитәр-җитмәстән үк койма буенарак елыша... Клубта барсы да шау-гөр килеп каршылыйлар, берәүләр ягымлы гына күрешә, икенчеләр кочаклап ук алган була. Ә кызлар бездән көлә, кимсетеп түгел бугай... Юк, мәсхәрәләп түгел, үз-итеп, яратып көләләр... Мин кайсынадыр җылы сүз әйтергә маташам:”Чәчләрең шултиклем матур синең...” Әмма бу “чәчәшуматуси” кебегрәк килеп чыга... Кыз елмаеп баш кага, әйтерсең, барсын да аңлый. Мин аның кулыннан эләктереп алам да өркетмәскә тырышып, зал уртасына алып чыгам... Музыка уңаена акырын гына селкенә башлыйбыз... Беразга мин дөнья белән бәйләнешне өзеп торам... Һәм уянып киткәндәй булам, теге кыз инде минем куенымда... Күкрәгемдә аның имиләрен, битләремдә кайнар сулышын тоям... Без сизелер-сизелмәс кенә бер-беребезгә ышкылган кебекбез... Һаман да биибез бугай әле... Һәм иреннәрем белән аның үзенә чакырып торган яклаучысыз муенына капланам...
- Засос сала күрмә... – дип пышылдый ул бар көченә мине үзеннән кубарып, - Тукта инде, сабыр ит... Монда түгел... Әйдә...
Һәм мин алпан-тилпән килеп аның артыннан иярәм. Урамга чыгабыз. Чәчләремә ягымлы җил килеп бәрелә... Мин шуның назына кинәнеп күзләремне йомам... Ә кабат ачканда урам уртасында бер ялгызым басып торам. Кыз кайдадыр югалган. Мин аны чакырырга телим. Тик исемен хәтерли алмыйм. Авыз эчемнән сүгенеп урам буйлап атлап китәм. Һәм туктап калам. Юк, ләбаса... Бу якта тормыйбыз бит... Һәм кире борылам...
Бераздан мин кабат һушыма килгәндәй булам һәм ике ягымнан ике кешенең култыклап баруын тоям. Аларны көч белән читкә этеп җибәрергә телим, әмма бернәрсә дә килеп чыкмый. Үземне эләктергән куллардан тагын бер кат котылырга омтылам да файдасыз икәнен сизеп карышудан туктыйм...
Иртән мин хуҗабикәләрнең болдырында уянып киттем. Күздә томан, бөтен күзнәкләр тиремне ертып чыгарга теләгәндәй талпына... Башта үземнең кайда икәнемне аңлый алмый тордым. Аңлагач, күңелне чиксез үкенү телеп узды. Тамак төбенә төер утырды. Аны берничек тә йотып булырлык түгел. Һәм мин үземнең чамасыз кибегүемне аңладым. Торып утырдым. Хәлсез адымнар белән ишек алдындагы коега юнәлдем. Өй буендагы эскәмиядә кенеңдер шыңшыганын ишетеп туктап калдым. Бу Хамит иде. Аның янына килеп, иңенә кулны салдым:
- Нәрсә булды? Ник елыйсың?
- Белмим... – диде ул башын күтәрмичә генә һәм бераздан өстәп куйды, - Мин кичә... “Гараж”лар белән... Гарьлек!.. Оят!..
Һәм ул кинәт укшып җибәрде дә җиргә туңкайды. Мин шундук күзләремне читкә алдым, әмма авызыннан ургылган кызгылт сыекча күренеп калды. Шул җитте. Мин дә эчемдә дулаган вулканның атылуын чамалап, койма буена ташландым...
Беркадәр вакыттан соң, ашказанымның, эчәкләремнең тискәрегә әйләнүенә тәмам ышанган хәлдә, көч хәл белән торып бастым. Беләгем белән яшьле күзләремне сөртеп тирә-якка карандым. Һәм койма буенда егетләрнең барсы да косарга туңкаюын күреп тагын җиргә капландым. Бу юлы бернәрсә дә чыкмады, бары тик куе селәгәй генә...
10
Ул көнне беребез дә эшкә чыга алмадык. Кем кайда күләгә урын таба шунда аунадык. Кемдер мунча алдында, кемдер келәттә, кемдер верандада... Хамит белән безнең урын сәндрәгә туры килде. Башта икебез ике почмакта тавыш-тынсыз гына уфтанып яттык та төш узуга аска җәйгән бишмәтләрне бер-беребезгә якынрак салып, сөйләшергә тотындык.
Сүзләребез хәлсез иде. Алары да уфтанулар, үкенүләр, төрле ымлыклар белән бүленә. Әмма бернәрсәне икебез дә яхшы аңлыйбыз, башкача беркайчан да эчәргә ярамый. Беркайчан да!
Шулай сөйләшеп ята торгач, мин йоклап киткәнмен. Уянганда үземнең кайда икәнемне искә төшерә алмыйчарак тордым. Сәндрәдә иятуымны аңлауга, кемнеңдер сулкылдавы гаҗәп итте. Мин тавышның кайдан килүен белергә теләп шул якка борылдым. Бишмәткә капланып яткан Хамит бар гәүдәсе белән калтырана иде. Сулкылдау да шуннан килә... Мин нәрсәдер дәшмәкче булдым да әйтерлек сүз таба алмадым. Бәлки, шулай яхшырак та булгандыр.
- Гарьлек! – дип үкседе Хамит бераздан, - Гомереңдә беренче тапкыр!.. Шундый нәрсәне!.. Һәм шулар белән!.. Адәм страмы...
Мин аны уңайсыз хәлгә куюдан куркып күзләремне йомдым да йоклаганга салыштым. Ә үземә кичә клубтагы хәл тынгы бирмәде.
Музыка уңаена акырын гына селкенәбез... Теге кыз инде минем куенымда... Күкрәгемдә аның имиләрен, битләремдә кайнар сулышын тоям... Без сизелер-сизелмәс кенә бер-беребезгә ышкылган кебекбез...
Бөтен булмышымны ниндидер ләззәт биләп ала. Һәм колагымда назлы тавыш ишетелеп китә:
- Тукта инде, сабыр ит... Монда түгел... Әйдә...
Мин бөтен көчемне, бар сәләтемне җигеп ул кызның кем икәнен хәтерләргә тырышам. Бу авылның үзем белгән бөтен кыз-кыркынын күз алдымнан үткәрәм. Әмма берсе дә туры килми... Эх, нигә кичә аз гына айныграк булмадым икән?!. Шулай үкенәм дә тагын нәрсәгәдер ирешергә теләп, өй беренчә китәм. Һәрбер йорттагы кызны күз алдына китерәм, күңелемнән генә аның белән биеп карыйм... Кызсыз йортларны - бер, төгәл билгеле булмаганнарын икенче исемлеккә биклим. Тик бернинди нәтиҗәгә дә килә алмыйм.
Ә бәлки, ул кунак кызы булгандыр?
Хәер, атна уртасында кем кунакка кайтсын инде... Шулай да бу мөмкинлекне дә күңелгә теркәп куям. Серле кызның кемлеген ачыклаганда, кирәк булыр. Ә мин аны табачагыма тамчы да шикләнмим. Һавадан төшмәгән бит инде ул! Һичьюгында, клубтагыларның берәрсе минем кем белән биегәнемне күргән булырга тиеш. Шулардан сорарга мөмкин. Тик минем аны бүген беләсем килә. Хәзер үк.
Һәм ни өчен йоклаганга салышуымны да онытып, торып утырам:
- Хамит!
Ул эндәшми.
- Хамит, карале...
Ул бер тавыш та бирми. Һәм мин бер мизгелгә упкынга очкандай булам, ул йөрәге ярылып үлгәндер шикелле тоела. Аның янына ничек атылып килгәнемне үзем дә тоймый калам. Тик шундук җанны рәхәт тынычлык били. Хамит йокыга киткән. Ул сабый бала кебек татлы мышнап йоклый. Мин кабат үз урыныма барып ятам.
Тик йокы килми. Бер як читтәрәк торган термостан мәтрүшкәле чәй салып эчәм. Рәхәт булып кала. Шундый тәмле эчемлекләр булган чакта ниемә дип шәрабка үрелдек икән? Ләкин бу үкенү түгел инде. Бу – билгеле нәрсәне тәгъбирләү генә. Күрәсең, махмыр узып бара. Мин терелү юлында.
Кичәге хәлләр турында кемнән дә булса сораштырырга дип ишегалдына төшәм. Егетләрнең кайсы авыр хәлдән чыгып җитмәгән, кайсы йоклый... Мунча алдыннан чыгып килгән Гаянны күргәч кенә йөзем яктырып китә. Ул баш кагып кына исәнләшә. Тәмәке кабыза. Миңа да ымлый, баш тартам. Һәм уратып-нитеп тормый гына сорыйм:
- Гаян, кичә клубтагы хәлне хәтерлисеңме?
- Хәтерлим. Ә ни булды?
- Мин нинди кыз белән биедем?
- Син?!. Нәрсә, башыңа тай типтеме әллә?!.
- Юк... Үзең беләсең ич... – дим гаепле кеше сыман, - Мин аны томан аша гына хәтерлим... Ләкин күрсәм таный алырмын кебек. Алай гына да түгел, мин аның рәсемен дә ясый алам... Әйе, рәсемен дә ясый алам. Тик менә кем икәнен генә белмим... Исемен дә, кайдан икәнен дә... Бу авылда аны бөтенләй күргәнем юк иде...
Һәм үземнең кирәгеннән артык ачылып ташлавым өчен кыенсынып, тынып калам. Гаян дәшми. Бары тик аптыраулы күзләрен миннән аера алмый тора. Бераздан бармагын чигә тирәсендә уйнатып ала. Тәмәкесен тирән итеп суыра да һәр сүзенә басым ясап:
- Син кичә бер кыз белән дә биемәдең, - ди һәм минем авызым ачылуын күреп дәвам итә, - Зал уртасына чыгып, дүрт-биш минут чайкалып тордың да урамга чыгып киттең.
Мин ачкан авызымны ябарга да онытып катып калам.
- Юк, биедем... - әмма сүзем бик тә икеле чыга, - Син исерек булгансыңдыр...
- Ә сине кем өйгә кайтарып куйды?!.
- Белмим. Син мени?
- Әлбәттә. Без әле тагын бер чирек бөкләдек. Ә син... Бигрәк йомшаксың икән... Җитмәсә, кыз сөйләп тора...
- Ә Хамит?!.
Ни өчен болай дип соравымны үзем дә аңламый калдым. Әмма Гаян шундук көлеп җибәрде:
- Нәрсә, Хамит?!. Ул төне буе “гараж” рәтләде...
Мин ни әйтергә дә белмичә тынып калдым. Гаянның сүзләренә ышанасым килмәде, шулай да күңелгә шик оялады. Әгәр ул чынлап та хаклы булса? Әгәр мин теге гүзәлне фәкать төшемдә генә күргән булсам?
Тик сүз көрәштерүдән дә, икеле-микеле уйда йөдәүдән дә файда юк иде. Мин өйгә кереп кәгазь-каләм алып чыктым да ишек алдындагы эскәмиягә утырып сызгалый башладым. Томан аша гына күрсәм ни?!. Ул бит бөтенләй күрмәдем дигән сүз түгел әле. Ул кызыйның иң асыл сыйфатларын мин томан аша тартып чыгарачакмын...
11
- Сезнең янга утырырга мөмкинме?
Сул учыма башымны терәп оеп утырган җирдән күтәрелеп карадым да “Аһ” иттем. Каршым килеп утырган гүзәл елмая биребрәк миңа текәлеп торды, аннан соң аклангандай итеп:
- Монда буш өстәлләр юк. Ә иң тәртиплесе сез бугай... – диде һәм бокалын күтәрде, - Тәртипле ирләр өчен!
Тирә-ягыма күз ташладым да аның сүзләре чын булып тоелды. Буш өстәлләр инде калмаган, һәм һәркайда исерек шау-шу хөкем сөрә иде. Мин дә елмайдым. Шул ук вакытта гүзәлне баштан аяк... юк башыннан алып күкрәк астына кадәр... карап чыктым. Иңенә төшеп торган куе кара чәчләр... бармак очы белән тисәң дә шартлардай тоелган зур күкрәкләр... Шул күкрәкләр уртасыннан карашларым белән акырын гына өскә күтәрелдем... Иреннәрең белән кагылуны сорап ялбаручы муен... (Миңа ул ни өчендер шулай тоелды.) Һәм... Белмим... Карашларымны аз гына өскәрәк күтәреп аның иреннәрен, алсуланып торган бит очларын, һәм ниндидер сихри наз бөркүче күзләрен күрүгә үземне тирән упкынга очкандай хис иттем. Мин кайдадыр түбәнгә очам, ә җаным алкымыма килә... Бөтен күзәнәкләрем йошарып җиңеләеп калган. Алар тылсымлы дулкында изрәп бәвелә, шул ук вакытта җанымда ниндидер киеренкелек.
- Сезнең өчен! – мин бокалымны чәкәштерергә суздым.
- Безнең өчен... ыһ... – дип елмайды гүзәл, - Гомум шау-шуда-ыһ үз тынычлыгын таба алганнар өчен...
Без чәкәштердек. Берәр йотым уртлап куйдык та бокалларыбызны өстәлгә утырттык. Һәм бер-беребезгә карап тынып калдык.
Ир кеше буларак, сүзне мин башларга тиеш идемдер. Башка вакыт булса сәбәбен дә, сүзен дә табар идем, бу гүзәлгә комплимент әйтүдән дә җиңелрәк нәрсә юктыр: кай җиренә генә караш салсаң да күз рәхәтләнә. Әмма бер сүз дә дәшәлмәдем. Дөресен әйткәндә, мин әле истәлекләрдән дә айнып бетәлмәгән идем.
Теге вакыттагы чибәрнең рәсемен ясый алмадым мин. Һәрбер хәрәкәте, йөз чалымнары күз алдымда кебек тоелса да берни дә килеп чыкмады. Мин ул кызны соңыннан да бик күп тапкырлар күрдем. Тик рәсемен әле дә ясый алмыйм. Бу сәер дә түгел...
Әле мин каршыма килеп утырган гүзәлнең чынбарлыкмы, әллә аң уйнавы гынамы икәнен уйлап каңгырдым. Бер карасаң, аның теге вакыттагы кыз белән бернинди уртаклыгы да юк шикелле. Шул ук вакытта, җанга үтеп керердәй карашы, ягымлы-назлы хәрәкәтләре, сөйләшкәндә ыңгырашуга охшаш авазлар чыгарып куюы – барсы да хыялдагы кыз турында хәтерләтә иде. Һәм мин чынбарлык белән хыял арасында бикләнеп калгандай булдым.
- Ник миңа шулай итеп карыйсыз?
Мин бер мизгелгә югалып калдым һәм дәшми тормас өчен генә сорадым:
- Ничек?
Ханым елмайды. Иреннәренең назлы бөрелүеннәнме, күзләрендәге сагышлы-ләззәтле нурданмы мин аның чын йөзен күргәндәй булдым. Бу инде утызларны узган тәҗрибәле ханым иде. Ул үзенә нәрсә кирәген дә, мине дә яхшы аңлап тора.
- Кем беләндер чагыштырган кебек
Мин берни дип тә җавап бирәлмәдем. Бары тик һиһылдап елмайдым гына.
- Сез мине беркем белән дә чагыштырмагыз, - ханым ирен читен ялмап алды, - Миндәйләр юк. Сез бераздан моңа үзегез үк ышанырсыз.
Мин дә елмайдым. Әмма өс-башымның таушалганын чамалап бер мизгелгә икеләнеп калдым. Сыра уртлап куйдым. Бокал инде бушап килә иде. Мин аны күтәреп чәкәштерергә суздым:
- Шуның өчен!
Икеләнү узды. Ханым үзе минем янга килеп утырган һәм нәрсәдер тәкъдим итеп маташа икән, монда инде шикләнеп торырга ярамый. Димәк, аның өчен барсы да хәл ителгән. Эш бары тик миннән генә тора.
Тик мин ике яклы идем.
Мин исерек һәм бәхетле идем. Шундый гүзәлне үзеңнеке итү теләге дә көчле иде. Минем инде бөтен табигый булмышым моңа әзер, хәтта беркадәр вакытка ут сүнеп торса да... яки азга гына аулакта калсак та мин...
Белмим... Үз халәтемне аңлатырга сүзләр җитми сыман... хәер ул хайвани хисне тасвирлау өчен сүз кирәкме икән?..
Шул ук вакытта аңымның кайсыдыр өлешендә, сырага чыланмый калган өлешендә, бүтән төрле уйлар да баш калкытты. Ул уйларны тулысы белән чагылдыра алмыйм инде мин. Тик бер нәрсәне генә ачык чамалыйм, бөтен булмышымны тетрәндереп дәһшәтле тавыш бер генә сүзне кабатлады: “ЯРАМЫЙ!”
Мин башта ни өчен ярамый икәнен дә аңлап җитәлмәдем. Бары тик бераз торгач кына хәтердә хатынымның сыны калкып чыкты. Аның да бүгенге чагын түгел, ә яшьлеген, мин үлә язып гашыйк булып йөргән вакытларны.
Һәм күңелдә яңгыраган аваз катгый бер канунга әверелде: “ЯРАМЫЙ”. Юк, ул инде хәзер бөтенләй башка төсмердә ишетелде:”ШАЙТАНЫМА ДА КИРӘК ТҮГЕЛ!”
Каршымда утырган гүзәл ханым да бөтенләй бүтән яссылыкта күренде. Әйтерсең аны кемнеңдер кулы алыштырып куйган иде. Мин аның йөзенә бактым һәм җыерчыкларына карап катып калдым. Хәтта битенең тиресе дә ләшперәеп, бушанып калган төсле тоелды. Күз төбендә күксел капчыклар...
Әмма күзләрендә уйнаган очкын гына оҗмах ләззәтләре вәгъдә итеп балкый. Һәм сутлы иреннәре нәрсәдер әйтергә җыена...
- Гафу итегез, мин аз гына бушанып киләм...
Мин урынымнан тордым да бәрәфне эзләп күзләремне тәгәрәттем. Әмма бер җирдә дә андый билге куелган ишек юк иде.
- Монда бәдрәф юк, - дип елмайды ханым, - артка чыгып керсәгез генә инде...
Мин моны белә идем. Дус егетләр белән кергәләгәндә дә шушы бар артына барып печ итәбез. Беребез тәртип сакчылары юкмы дип каравылда тора, калганнарыбыз хаҗәтен үти. Әмма моны гүзәл ханымның да белүе... Аның миңа ярдәм итәргә теләп әйткән шушы сүзе бөтен гайрәтемне чикерде. Димәк, бу ханым элек тә монда еш булган. Һәм минем шикелле ялгыз калган эчкечеләрнең алдына аз килеп утырмаган... Димәк...
Ханымны пычратудан бүтән уй саклады. Белмим, аны нәрсә дип атарга мөмкиндер. Тик ул катгый бер тавыш булып колагымда яңгырады.
Син инде унсигез яшьлек егет түгел. Сиңа почти кырык яшь. Һәм сиңа бары тик үз тиңнәрең генә карарга мөмкин. Ә унсигез яшьлекләр яныңда бөтерелә икән, димәк аларга син үзең түгел, ә башка нәрсәң кирәк. Һәрхәлдә, саф күңелле, саф тәнле яшь кызлар сине якын да җибәрмәячәк. Шулай булгач, үзеңә елмайган бәхет кошы белән канәгать була бел...
Белмим, бу фәрештәме, әллә иблисме иде. Тик ул күңел фонында калыккан сынга мөмкинлек өстәде. Һәм яшьлектә сөйгән ярымның, ә хәзер хатыным булган кешенең, сыны тулысы белән күз алдыма басты.
- Мин чыгып керәм әле, - дидем мин - Әгәр очраша алмасак, гаепләп калмагыз...
- Кызганыч, - дип елмайды ханым, - Кызганыч...
Мин елмайган булдым. Тик елмюым авыз ерудан узалмады бугай. Һәрхәлдә, үземә шулай тоелды. Ә ханым бокалын чәкәштерергә сузгандай итеп куйды:
- Сезнең өчен... – дип елмайды ул, тик шундук моңсуланып өстәде, - Сезнең кебек ирем булса, мин бүген монда утырмас идем... Гафу итегез инде...
Мин ни әйтергә дә белмәдем. Йодрыгымны аның бокалы белән чәкәштердем дә башымны гына кагып куйдым. Һәм ишеккә юнәлдем. Урамга чыккач тәмәке кабыздым.
12
- Никахка килү алдыннан сез гаилә төзүнең җаваплылыгы турында ныклап уйладыгызмы? Сезнең ирле-хатынлы...
Мин елмаеп куям. “Ирле-хатынлы” дигән сүз беркадәр сәер дә, рәхәт тә ишетелә. Ирле-хатынлы!
- ... булырга дигән уегыз чын күңелдәнме, иреклеме? Сез ныклы тату гаилә төзергә, бер-берегез турында соңгы көнгәчә кайгыртып яшәргә, туачак балаларыгызны бергәләп тәрбияләргә әзерме? Кәләшнең җавап бирүен сорыйм.
Айгөл миңа караш ташлап ала. Иреннәрендә сизелер-сизелмәс елмаю. Күзләрендә дәртле очкыннар. Ул баш кага. Һәм тавышын җитдирәк чыгарырга теләп өстәп куя:
- Әйе.
- Кияүнең җавабын сорыйм. – ди ЗАГС хезмәткәре. Аның тавышы коры, рәсми. Бер мизгелгә прокуратура вәкилен хәтерләтеп куя. Азга гына икеләнеп калсаң да:”Сез әле гаилә корырга өлгереп җитмәгәнсез. Әзер булгач килерсез.” – дип кире борыр сыман. Һәм мин кистерергә ашыгам:
- Әйе. Әзер.
- Шаһитлар, әти-әниләрегез, туганнарыгыз, якыннарыгыз алдында үз теләгегез белән сезнең никахыгыз теркәлә. Яңа гаилә төзеүегезне раслап, актлар китабына кул куюыгызны сорыйм.
Айгөл белән без кызыл бәрхәт капланган өстәл янына килеп бастык. Айгөл өстәлдә яткан ручканы алды да ЗАГС хезмәткәре күрсәткән урынга кул куярга иелде. Аның артыннан мин дә култамгамны сырладым. Кабат урыныбызга барып баскач, шаһитлардан кул куйдырдылар.
Рәхәт иде, әлбәттә. Күңел тулы якты моң иде. Әмма ЗАГС хезмәткәренең кырыслыгы гына беркадәр сискәндереп җибәрде. Һәм мин үземнең ир булырга, әти булырга әзер икәнемә аз гына шикләнеп куйдым. Бер карасаң, чынлап та җаваплы адым ич инде...
-... сезне ир белән хатын дип игълан итәм!
Бу сүзләрдән дә каушабрак төштем бугай. Кечкенә подносны алдыбызга китергәч, нәрсә эшләргә белмичә аптырабрак калдым. Ул арада күрше абзый елмаеп күз кысты.
- Балдак кидер! – дип пышылдады кемдер.
Һәм мин подноска үрелдем. Беренче омтылыштан гына эләктереп булмады һәм мин тынычрак булырга тырышып, балдакны кысып тоттым. Айгөл дә дулкынлана шикелле, бармаклары җиңелчә генә дерелди. Мин аның уң кулыннан эләктердем дә үземәрәк тарттым. Һәм авырттырмадыммы дип йөзенә карадым. Күзләребез очрашты. Икебез дә беренче тапкыр күрешкәндәге шикелле дулкынлана идек. Әмма икенче мизгелгә үк күзләргә шатлыклы очкыннар кайтты һәм берьюлы елмаеп җибәрдек. Айгөлнең елмаюында әйтеп бетергесез яктылык, тылсым бар иде. Һәм мин кулыма эләккән асылкошны ычкындырудан курыккандай, кабаланып балдак кидереп куйдым.
Аның да каушавы юкка чыкты. Без балдакларыбызга карап елмайдык та, бер-беребезгә яратулы караш ташлап алдык һәм кулларыбызны тотышып тынып калдык. Бераздан ЗАГС хезмәткәренең тавышы аңга килеп иреште:
- ...борыңгыдан гаиләнең бердәмлек билгесе, бер-береңә тугърылык, мәхәббәт символы булып санала...
Фотоаппаратлар ялт-йолт килде. Хәер, алар хәтсездән шулай уйный иде шикелле, тик мин аңа хәзер генә игътибар бирдем. Ул арада алдыбызга матур бизәкләр белән чигелгән зур сөлге җәйделәр. Һәм безгә шуның өстенә басарга тәкъдим иттеләр бугай. Мин Айгөлнең кулын сак кына кысып алга әйдәдем.
- Бүген сезнең иң бәхетле һәм иң шатлыклы көнегез. Сез яңа гаилә төзедегез. Яңа тормыш юлына аяк басасыз. Сез төзегән гаилә - дәүләтнең кечкенә бер кисәге. Гаиләгез тату, ныклы булса, илебез дә шулай булачак...
Башкаларның туенда да мондый сүзләрне ишеткән бар һәм нәкъ менә шушы урында көләсе килә торган иде. “Илнең ныклыгы ничек шушы гаиләдән генә торсын инде?!.” - дип уйлый идем. Ә бу юлы мин бу сүзләрнең хаклыгына ышандым. Бер шиксез.
-...Алдыгызда кыенлыклар очраса, аларны бергәләп җиңәргә өйрәнегез. Авыр чакта бер-берегезгә таяныч булыгыз. Сезгә, яшь дусларым, гаилә бәхете телим! Мәхәббәтегез тигез булсын, хисләрегезнең яктылыгын гомер буе саклагыз!
Кинәт мин ЗАГС хезмәткәренең һәр сүзе саен баш кагып торуымны сиздем. Тавышы да инде ягымлы сыман иде. Аның якты теләкләре белән тулысынча килештем. Һәм Айгөлгә карап күңелемнән генә кабатладым:
- Син гомер буе бердәнберем булачаксың! Гомер буе!
13
“Гомерем буе” дип кабатладым мин һәм үземнең теге ханым яныннан нәкъ үз вакытында чыгып китә алганым өчен сөенеп куйдым. Бер үк вакытта тәнемнең кайсыдыр өлеше бу кылыгыма үкенү дә белдергән кебек булды. Ләкин күңелдәге хөрлек көчле иде. Мин җиңдем! Сөйгәнемә биргән вәгъдәгә тугры булып калды!
Ләкин шундук күңелне башка шик телеп үтте. Ак туй күлмәге... туй күлмәге... Күз алдында бөтенләй башка күренеш пәйда булды...
- ...Алдыгызда кыенлыклар очраса, аларны бергәләп җиңәргә өйрәнегез. Авыр чакта бер-берегезгә таяныч булыгыз...
ЗАГС хезмәткәре кинәт бөтенләй башка сүзләр сөйли башлый:
- Мәхәббәт бер кайчан да гомерлек булмый. Ничек кенә яратышып өйләнешсәң дә, берничә елдан соң мәхәббәтнең дә, якты хисләрнең дә төсе уңып кала. Һәм сез, бер-берегез өчен үлеп торган кешелеәр, бер берегездән котылу өчен зур корбаннарга барырга да әзер хәлгә җитәсез...
Һәм күз алдында бөтенләй бүтән картина ачыла.
Мин сыра эчеп кайтканмын. Хатын шым гына ашарга әзерләп йөри. Табын әзер булу белән икәү өстәл артына утырабыз. Һәм ул миңа озак итеп карап тора. Сер бирмәскә тырышып аннан күзләремне алмыйм. Ә күзләр ачыта. Мин бер генә хатын-кыз белән дә болай карашып торырга өйрәнмәгәнмен. Тик УЛ карый. Һәм мин...
- Нәрсә?
- Син тагын эчеп кайткансың! Күралмыйм!..
- Әйе. Тик мин исерек түгел бит... һәм бәйләнерлек бер сәбәп тә юк...
- Син эчкәнсең. Синнән сасы ис килә. Сыра исе. Ә мин аны күралмыйм!
- Ирләрнең барсы да диярлек берәр шешә салып кайта. Мин эчеп кайтканмын... Әмма тавыш чыгарырга омтылмыйм. Тик син генә бәйләнмә. Талашырга тырышма...
- Ярый... Мин талашмыйм...
Һәм мин үземнең кешечә яши башлавыма сөенеп, хатыныма эштәге хәлләр турында сөйлим. Кыскача гына. Ул аңларлык дәрәҗәдә генә.
Ул аңлаган кебек баш кагып утыра. Миңа күп кирәкми, кемнеңдер баш кагып утыруы да җитә. Ә мәсьәләнең асылын хатын гына түгел, мин үзем дә аңлап бетә алмыйм.
- Ярый, мин сине тыңладым, - ди хатын хөкем карары чыгаргандай, - Син дә мине тыңла.
Рәхмәтле елмаеп аның ягына борылам. Хатынның авыр мәсьәләләрен чишүдә ярдәм итәсе килә.
- Син мине аңламадың, - ди ул тыныч елмаеп, - мин сине аңладым, ә син мине – юк. Ә мин үземне аңлмаган кешеләрне яратмыйм.
Мин бер мизгелгә тынып калам. Айгөл надан хатын түгел. Тик аның ниндидер кино геройларын кабатлавы ышандырмый. Бу мизгелдә ул бик тә көлкеле һәм мескен булып күренә. Әмма сүзләре коточыкыч:
- Мин сине я агулап үтерәчәкмен, я сөяркә табачакмын, яки аерылабыз...
Мин моңа игътибар бирмәскә тырышам. Хатын-кызның үпкә сүзе генә итеп карыйм. Шул ук вакытта күңелне нәрсәдер кыбырҗытып куя. Һәм аны кыйнап ташлау теләге уяна. Тик мин елмаям гына. Хатын-кыз кыйнар кеше мин түгел. Ирләргә дә кадерен белеп кенә сугам.
Һәм ул соңгы карар чыгарган хөкемче тавышы белән өстәп куя:
- Бетте!
Мин елмаям. Хатын-кызның тузынуын күзәтү бер нәрсә, әмма аның ир булып кылануы бөтенләй башка күренеш. Син ир кеше һәм кемдер өстенлек итәргә маташа. Һәм ул “кемдер” – синең хатының. Әлбәттә, елмаясың.
Һәм елмаеп аны кочаклап аласың. Сыра исе борынына тыгылмаслык итеп үбә башлыйсың. Муеныннан, күкрәкләреннән...
Һәм кот очкыч мәхәббәт давылы куба.
Давыл тына...
Син үзеңне дөньяда иң булдыклы ирләрнең берсе дип саный башлыйсың. Һәрхәлдә, өзелеп сөйгән ярың янында. Һәм ул барлык гөнаһларыңны да кичерәдер төсле тоела.
- Мин эчкече белән яшәргә теләмим.
Рәхмәтләр көтеп тилмергән җаныңа моннан да авыррак сүзнең булуы мөмкин түгел сыман. Ләкин ул ишетелә:
- Мин сиңа агу бирәчәкмен!
Һәм үзеңне соклангыч сөяркә итеп түгел, ә кемнедер көчләгән мескен зат итеп тоясың.
Әлбәттә, монда хатыныңның да гаебе юктыр инде. Яратып, зур өметләр белән кияүгә чыккан кешеңнең исерек чыраен күрү аңа да җиңелдер, дисеңме. Һәм кире каккысыз кискенлек белән яңгыраган сүзләрне дә күңел каралыгы түгел, ә чарасыз әрнү әйттерәдер. Сискәнсен, уйлансын, диюедер.
Ишеткән мизгелдә чиксез авыр яңгыраса да аның сүзләрен дә, үзен дә гафу итәм.
Ул да кичерә.
Һәм без кабат адәмчә яши башлыйбыз кебек.
Күңелдә юшкын кала.
Һәм бу юшкынның төп сәбәпчесе хатын да, мин дә түгел, ә хәмер икәнен аңлыйм кебек. Тик аңлау гына аз...
...Колагымда кабат таныш тавыш яңгырап китте:
- Алдыгызда кыенлыклар очраса, аларны бергәләп җиңәргә өйрәнегез. Авыр чакта бер-берегезгә таяныч булыгыз.
Таяныч булыгыз... Һы...
14
Мин тәмәке төпчеген чүп савытына бәрдем дә сыраханә артындагы аулак урынга атладым, тик күз кырые белән генә нәрсәдер күреп тукталып калдым. Ашыкмыйча гына шул якка борылдым. Барсы да дөрес – кабаланмый гына атлап ике милиционер бу якка килә иде. Сыраханә артында сөялеп торганыңны күреп калсалар, бүген айныткычта йоклап чыгасың дигән сүз. Бүген генә булса... Мин ирексездән беләкләремә карап алдым. Бөтен булмышымны коточкыч салкынлык телеп үтте. Тик үземне кулга алырга тырыштым. Өс-башың таушалган булгач, алар болай да игътибарсыз калдырмас. Кай тарафка атласаң да туктатулары мөмкин. Бердәнбер ышанычлы юл – кабат сыраханәгә керү. Һәм мин шунда борылдым.
Сыраханә эчендә әлләни үзгәреш юк иде. Прилавка өстендәрәк торган телевизор гына “уянган”. Һәм бар халык тып-тын калып шунда төбәлгән. Бәлки, ул баядан ук эшләп утыргандыр, мин игътибар итмәгәнмен генәдер. Бәлки, бу юлы да күрмичә узар идемдер. Әмма бөтен халыкның диярлек телевизорга төбәлеп тынып калуы... Һәм мин дә шунда төбәлдем. Яңалыклар тапшыруы бар иде. Күз яшьләренә төелгән хатын-кыз. Милиционерлар... Бераздан картина алышынды һәм алып баручы ханым республика районнарындагы янгыннар турында сөйли башлады. Сыраханәдәгеләрнең күбесе кабат үз өстәлләренә борылды.
Мин бармен янына килдем.
- Тагын бер бокал... Хәер, юк... – Мин елмаеп куйдым, - Лутчы илле грамм аракы.
- Маньякның кулга алынуын катырак эчемлек белән юарга кирәк, әлбәттә! – дип елмайды бармен ханым, - Югыйсә, котны алган иде бит...
Мин сүзнең нәрсә хакында барганын аңламадым. Шулай да елмаеп баш кактым.
- Ә сез ничек уйлыйсыз, аны кем шулай иткән?
- Ничек иткән?
- Каеш белән бәйләп киткәннәр бит, шуны әйтәм...
- Ә-ә-ә... – дигән булдым мин, - Белмим шул...
- Кем булса да молодец инде, - ул бокалны миңа сузды, - Кызны да коткарган, ашыгыч ярдәм дә чакырган. Өстәвенә, җинаятьчене дә тотып бәйләп киткән...
Мин аның сүзләрен тыңлап бетермәдем. Яныннан китәргә уңайсызлансам да карашларым белән бая утырган өстәлемне эзләдем. Әмма андагы ханым юк иде инде. Бөтен тирә-юнгә күз йөгерттем. Юк. Бу бер мизгелгә сәер булып тоелды. Ничектер кинәт кенә юкка чыккандыр кебек... Кинәт кенә...
Ә минем тормышымда кинәт кенә пәйда булып, кисәк кенә юкка чыгучы хатын-кыз берәү генә иде...
Моны уйлауга арка үзәкләремә салкын йөгерде.
Әмма шундук үземне кулга алдым. Куркуга бирелерлек бер сәбәп тә юк. Мин тәмәке тартып, әллә нинди уйларга бирелеп торган арада, ярты сыраханә халкы алышынып бетәргә мөмкин иде ич. Ханым да нәкъ шул арада чыгып киткәндер. Ә ник дәшмәгән? ә бәлки, дәшкәндер дә, тик мин ишетмәгәнмендер... моның бернәрсәсе дә гаҗәп түгел.
Мин карашларым белән сыраханәне тагын бер айкап чыктым да барменшага борылдым. Ул һаман үзенекен сөйли иде әле:
- ...Табарлар әле аны, тагын телевизордан күрсәтерләр әле. Ул анда нәрсәсендер төшереп калдырган, диделәр...
Башка өстәлләрдә дә шушы вакыйганы сөйлиләр иде бугай. Әмма мин соңгы вакыттагы хәлләр белән хәбәрдар түгел идем. Бернинди маньяк турында да ишеткәнем булмады. Хәтта бүген дә күрми калдым. Һәм ул миңа кызык та түгел. Тик ханымның күңелен китәргә теләмәдем, елмаеп бокал күтәрдем:
- Шундый кыю йөрәкле кешеләр өчен!
Ул баш какты:
- Әйе, шундый чын ир-егетләр өчен эчәргә дә мөмкин!
Мин эчеп җибәрдем. Аның тавышындамы, карашындамы нәрсәдер сискәндереп җибәрде – ул мине чын ир-егеткә санамый иде. Хәер, моның нәрсәсе сәер инде?! Рюмканы кабат урынына утырткач, беләкне иснәп куйдым да ишеккә юнәлдем. Барышлый теге өстәлгә күз аттым. Әлбәттә, анда ханым юк иде.
Бүген көне буе эчкән сыраны бушатмыйча, берни эшләрлек тә мөмкинлек юк. Тирә-юндә милиөионер заты күренмәсә дә, сыраханә артына барып тормадым. Ерак яшәмим. Түзәрмен әле. Әмма адым саен сабырлык сыза бара иде. Шулай да үзем яшәгән урынга җитәрәк кечкенә бер кибеткә кереп чыкмый узалмадым. Кеше юк иде. Бер баллон сыра белән икмәк алдым. Ишеккә җиткәч, кире борылдым:
- Бер ярты да бирегез инде...
Сатучы ханым елмая биреп, аракы сузды.
- Рәхмәт!
Һәм өйгә атылдым.
15
- Хәлләр ничек, җаным! – ишектән керү белән, гадәтемчә, стенадагы Айгөлгә сәлам бирдем, - Әйбәт кенә тордыңмы?
Ул, әлбәттә, бернәрсә дә дәшмәде. Шулай да мин елмаеп куйдым. Аның булуы ук өйгә ямь өсти шикелле иде. Һәм туалет бүлмәсенә атладым.
“Өй” диюем башкача ничек атарга белмәгәнлектән генә. Асылда тулай торакның кечкенә бер бүлмәсе ул. Ялгызыма ярамаслык түгел. Ванна-туалет бүлмә эчендә, ашарга өстәле, ятарга караваты бар. Стенага эленгән китап киштәсендә ун-унбиш китап. Төсе җуела башлаган иске тумбочка өстендә кечкенә телевизор. Аны ачып карамаганга биш былтыр инде. Хан заманыннан калган “Зил” суыткычы. Ике табуретка. Тагын нәрсә? Шуның белән бетте бугай. Артыгы кирәкми дә.
Эшне бетереп чыккач, ишек төбендә үк калдырган пакетны өстәлгә утырттым. Суыткычны ачып карадым. Сай тәлинкәгә турап куелган тозлы селедкадан гаире нәрсә табылмады. Шул бик җиткән инде. Өстәлгә куйдым да сыра балонын ачып зур тимер каружкага бүлдем. Икмәк кистем. Табын әзер. Рәхим ит, хөрмәтле Фидан әфәнде!
Ни генә әйтсәң дә үз өеңдә эчүдән дә күңеллерәк нәрсә юк. Монда барсы да әзер. Беркем комачауламый. Хет кычкырып җырлап җибәр, хет сүгенеп йөр, хет тыныч кына утыр. Ни теләсәң шуны кылан. Бар да үзеңнеке.
- Синең исәнлеккә! – дип күз кыстым мин стенадан карап торган фотога, - Бердәнберем минем!..
Һәм бер тында кружканы бушатып куйдым.
Айгөл белән бергә яшәмәвебезгә икенче ай китте инде. Мин аерылышып торуның бу тиклем озакка сузылырын көтмәгән идем. Берәр атна буена туйганчы, колкынганчы эчәрмен дә ташлармын, саф аек ир булып үз йортыма кайтып керермен һәм башкача авызыма да алмам дип уйлаган идем. Бер атна буе эчүе уйлаганча килеп чыкты. Аннан соң ташларга тырышып тагын бер атна чамасы йөрдем. Әмма иртәгә Айгөл белән сөйләшәбез дигән көнне күптәнге дустымны очраттым да...
Кыскасы, бер-ике көн эчми торсам, өченче көндә ниндидер көтелмәгән нәрсә килеп чыкты һәм мин ләх исерек хәлгә килдем.
- Мин, барыбер, ташлаячакмын!.. – дип стенадагы Айгөлнең күзләренә төбәлдем, - Ташлаячакмын. Әлбәттә, бу җиңел нәрсә түгел. Тик синең белән бергә булу хакына...
Һәм кружкага тагын сыра койдым:
- Синең белән бергә булу хакына!
Тост матур килеп чыкты. Шундый зур максатлар өчен эчеп куймау гонаһ булыр иде.
Мин кружканы бушаттым.
Аны өстәлгә утыртуга Айгөлнең тавышы ишетелде:
- Белмим, Фидан, нәрсә эшләргә дә белмим... Ләкин синең эчүең безгә шулкадәр авыр тәэсир итә... Мин туйдым. Ялыктым. Сиңа булган хисләрем дә көннән көнгә сүрелә бара.
Әлбәттә, стенадагы фото телгә килмәде. Бу безнең теге вакыттагы сөйләшү иде.
- Бүтәнчә болай яшәп булмый.
Мин аны аңлый идем. Әмма бернәрсә дип тә юата алмадым. Чөнки мин үземнең дә сазлыкка ярыйсы ук кереп батуымны, тиз генә чыга алмаячагымны чамалый идем.
- Бәлки, врачка барып карарсың?
Иңнәремне генә сикерттем. Врачка барып, һәртөрле кодлар ярдәмендә эчкечелектән тәмам котыла алган бер генә кешене дә белми идем. Әлбәттә, вакытлыча ярдәм итәдер ул. Әмма...
- Бәлки, болай эшләрбез... – сүзләремнең җитдилегенә үзем дә ышанып җитә алмыйча тынып калдым, ә Айгөл миңа төбәлде, ул көтә иде, - Болай итсәк... Без беркадәр вакыт аерым яшик. Мин үзем барсын да хәл итәрмен. Һәм үзебезнең өйгә эчүне тулысынча ташлагач кына кайтырмын.
Әлбәттә, Айгөл моңа ышанмады.
- Син үз акылыңдамы?!.
Мин аның күзләренә текәлеп баш кактым.
- Белмим...
Мәсьәлә шул килеш калды. Әмма эчү тукталмады...
...Башка вакытлардагы шау-шу тавыш юк. Ул ваннага кереп керләр юа, ашарга әзерли. Балалар өйгә бирелгән эшен эшли. Тик аның күңелендә, балалар күңелендә дә “ул бүген дә эчте бит” дигән юшкын гына бар. Моны беркем дә миңа сиздерми. Алар гадәти булырга тырышалар. Тик мин ул юшкынны тоям. Һәм үземнең эчүем өчен кыенсынам. Башка беркайчан да аларны авыр хәлгә куймаска иде бит дип уйлыйм.
Гаиләмне авыр хәлгә кую миңа чынлап та кыен. Кулларым ирексездән тәмәке кабын эзли башлый.
Мин тартырга чыгам. Бүген аек булсам, гаиләм башкачарак тормыш итәр иде бит дип уйлыйм. Һәм шул аеклыкны күз алдына бастырырга омтылам. Бәлки, артык зур үзгәреш тә булмас иде. Хатыным шул ук ашны пешерер иде. Безне табынга чакырыр. Бергәләшеп ашарбыз. Аннан соң малайлар савыт-саба юарга тотыныр, ә бичә кер уарга кереп китәр. Барыбер шул ук хәл кабатланыр. Әмма ул башка дәрәҗәдә кабатланыр Һәм барсының да кәефе башкачарак булыр...
Һәм мин дә бүтән уйлар белән маташырмын. Бүгенге халәт белән чагыштырганда минем хыял чиксез зур үсеш, хәтта бәхет булып тоела. Һәм мин үземнең гаиләмне шундый бәхетле көннәргә ирештерәчәгемә шикләнмим. Ә бүгенгә... Бүген мин ялгыш эшләдем...
Бу ялгышым җаныма кара тасма булып сузыла. Һәм шул тасма бераздан кара еланга әверелә, барлыгымны буа башлый. Син хата ясадың, туган, ә хаталар өчен түләргә кирәк... Мин үземнең гаепле икәнемне яхшы төшенәм. Тик ни белән түләргә кирәген генә аңлый алмыйм. Әгәр: “Гаиләң өчен син үлергә тиеш!” - дисәләр мин моңа ике дә уйламый ризалашыр идем. Тик алай дип әйтүче юк. Шулай булгач. Мин яшәргә тиеш.
Ләкин бу очракта минем гомер артык зур бәхет була алмый. Мин гаиләм өчен үләргә әзер. Гомеремне корбан итәргә! Ләкин миннән үлем таләп ителми. Яшәү таләп ителә. Ә мин аңа әзер түгел. Мин яшәргә әзер түгел. Мин гаиләм өчен яшәргә әзер түгел. Ике дә уйламыйча гомеремне корбан итәр идем... Әмма гаилә өчен яшәү... Бу бөтенләй икенче мәсьәлә... Аның өчен эчүне ташларга кирәк. Гаиләм бәхетле булсын өчен иң беренче шарт – минем эчмәү.
Тик мин куркам. Беркем аңламаган нәрсәләрне мин хәмер белән уртаклаштым. Мин җаныма шунда яклау таптым. Кайгыларны аның белән юдым, газапларны шунда батырдым. Җанымны беркем аңламаганда! Ул минем юатучым да, елатучым да булды. Әлбәттә, шундый хезмәтләре өчен, әгәр моны гади хезмәт кенә дип атап булса әле, мин дә аңа нәрсә беләндер түләдем... Иртләрен махмырдан авырдым. Миңа кыен булды. Ләкин ул иң кискен мизгелләрдә коткарып калды. Һәм мин шушы могъҗизаны мәңгелеккә калдырырга тиеш.
Мин аны ташлыйм. Һәм шушы мизгелдән алып, бар дөньяда берьялгызым калам. Дөрес, элек тә ялгыз идем. Тик салып алган чакларымда үз-үзем белән сөйләшү мөмкинлеге бар иде әле. Ә хәзер... хәзер мин хәтта үз-үзем белән аралашудан да мәхрүм булачакмын...
Бу – мөмкин түгел...
Гаилә өчен үлү җиңел нәрсә... әмма гаилә өчен яшәүдән дә авыррак бер гамәл дә юк. Бу гаиләгә генә түгел, туган җиргә дә, илгә дә кагыладыр инде. Әмма бу очракта минем өчен иң мөһиме – гаилә иде.
Һәм мин, гаиләм, киләчәгем турында изге уйлар уйлауга карамастан, бик чарасыз бер бәндә идем. Шушы чарасызлыктан котылуның бердәнбер юлы – УЛ... Хәмер...
Һәм мин, тәмәке тартырга чыгап авыр уйлар уйлап торган җирдән кибеткә табан атлыйм. Мине ул чакыра... Кил җаным, сагындым...
Эчү тукталмады...
Һәм Айгөл янә теге сөйләшүне кузгатырга булды. Бу юлы ул риза иде. Һәм мин берничә көннән үк шушы тулай торакка күчеп килдем.
Озакламам, киләсе атнага ук кайтырмын дип уйлаган идем...
- Белмим, Айгөл, нәрсә эшләргә дә белмим... – дип кабатладым мин, кружканы тагын тутырып, - Ләкин мин эчүне ташлаячакмын. Мин туйдым. Ялыктым.
Һәм тагын эчеп куйдым.
16
Син үзеңнең исерек икәнеңне, бүгенгә эчү җиткәнлеген беләсең. Тик башыңның арт чүмечен эләктереп алган бер нәрсә үзенекен тукый: “Әйдә тагын берне... Берне генә тик бер йотым...” Синең аңа бирешәсең килми, бөтен булган көчеңне җыеп каршы киләсең. Тик ул һаман үзенекен итә.
Әлеге халәттән котылырга теләп урынга ятасың. Синең йокың килә. Исергәнсең дә, арыгансың да - күзләрең инде йомылуга табан. Тик син йоклый алмыйсың. Күз алдыңда бокал пәйда була. Һәм син шул бокалга үреләсең. Оҗмах чишмәсенең зәмзәм суын уртларга теләп шул бокалга үреләсең, әмма кулың бушлыкка эләгә. Бокал юк. Һәм син ул бокалны фәкать үзең генә таба аласың . Барсы да тик синнән генә тора.
Киен. Кибеткә чык. Сатып ал.
Бөтен булмышыңны шушы аваз чакыра. Һәм син, йокларга дип яткан җиреңнән торып басасың. Юынып аласың. Әлеге чакыруга каршы торырга теләп тәмәке тартып керәсең. Тәмәке тартканнан соң тамак кибә. Теге чакыру тагы да көчәя. Әмма син инде малай-шалай түгел, үз-үзеңне чамалап торасың. Һәм кибеткә чыгасың килми. Һәм син краннан су эчәсең... Әмма кран суы шулкадәр чиркангыч... син аны түгәсең дә чәйнүктән кайнаган су агызып аласың. Аңа чәй кушасың. Бокал тутырып эчеп җибәрәсең. Рәхәт. Әмма бу бер мизгелгә генә. Рәхәтлек бер мизгелгә генә сузыла да, син чирканып чыраеңны сытасың. Чөнки бу син теләгән, син көткән эчемлек түгел. Бу ниндидер ясалма нәрсә.
Күңелеңдә теге чакыру тагын кабатлана. “Әйдә тагын берне... Берне генә тик бер йотым...”
Син ул йотымны инде авызыңда тойган кебек буласың. Эчкелтем, таталы, һәм тагын әллә нәрсә... һәм син шул тәмне чынбарлыкта татырга омтыласың... Бәлки, тәмне дә түгел, ә сине җиңелчә генә исертә торган нәрсәне... Белмим... Бәлки, үзеңне җиңелчә исерек итеп тою хисен эзлисеңдер... Нәрсәне генә эзләсәң дә аның бер йотым сырада икәнен яхшы төшенәсең... Һәм сиңа бер йотым гына җитмәсен дә чамалыйсың...
Күп кирәк булачак ул... Бихисап күп... Чөнки синең бөтен булмышың, шатлык-хыялларың шушы йотымга бәйле. Синең тормышыңның мәгнәсе – шушы йотымда. Йотымнан йотымга син баей барасың, күңелең дә, тәнең дә иреккә чыга. Синең бәхетеңне томалап торган болытлар тарала, киртәләр уала, бөтен каршылык югала – дөньяда бары тик син генә. Дөнья да бары тик син генә...
Арыган адымнар белән кухнядан чыгасың. Чәй эчәргә иде, дип уйлыйсың. Әмима кире борылып вакытны әрәм итәсең килми. Һәм син ашык-пошык киенеп кибеткә юлланасың.
Бу гамәлеңнең ярамаган эш икәнен дә яхшы беләсең. Тагын берне эчү артык. Иртәгә башың авыртачак. Иртәгә сиңа кыен булачак. Әмма бу – иртәгә. Ә сиңа бүгенге көн кыйммәт. Һәм син, үзеңне нәрсә көткәнен дә белгән хәлдә, кибет кассасы төбенә килеп басасың.
- Бер баллон сыра...
Бер шешә алсаң да җитәчәк иде ич, дип уйлыйсың син. Бөтенләй алмасам да була иде. Тик бер баллонны култык астына кыстырып өйгә атлыйсың. Ярый, артыгы иртәгәгә калыр, дип юатасың үзеңне. Һәм аның бер тамчысы да иртәгәгә калмасын яхшы беләсең.
Син аның соңгы йотымына кадәр эчеп бетермичә йокларга ятмаячаксың.
Хәтта йокларга ятсаң да, ул сине чакырып алачак. Һәм соңгы тамчысы бетмичә тынычланмаячак. Кайчагында син үзеңне зомби итеп тоясың. Зомби. Һәм синең белән бер йотым эчү теләге идарә итәдер кебек була.
Өйгә кергәч, яңа гына күзе ачылган сарык бәрәне кебек теге баллонга карап торасың. Ник кирәк иде инде бу? Нигә алып кердем? Аңа карау белән хәтта күңелең болгангандай була. Әмма син эчеңдә күзгалган давылны йотарга мәҗбүр буласың. Һәм үзеңнең акылга сыймас кылыгыңны акларга теләгәндәй, баллонны ачасың. Чччыжжжыттччч... Борыныңа сасы ис килеп бәрелә. Тик син бу хакта уйламаска тырышып сыраның алтынсыман балкып торган төсен карыйсың. Шуны уртлап куйсаң, үзең дә алтынга әйләнерсең кебек.
Берне эчеп җибәрәсең...
Тәмсез һәм шул ук вакытта үзенә тартып тора торган ниндидер кодрәт...
Тозлы балык кабып куясың... тамагың кипкән кебек була... һәм син тагын сырага үреләсең. Бу юлы бер сәбәпсез түгел, бу юлы сәбәп бар – тамак кибүен басар өчен... Әмма сусынны кандыруның башка мөмкинлекләре дә булганлыгын син яхшы аңлыйсың. Һәм ниндидер үкенүгә тартым хис күңелеңне айкап ала. Тик син моңа әһәмият бирмисең...
Ярый, аз гына йомшарып алырга да мөмкин инде... Күпме эшләнде, күпме стресслар кичерелде, дип уйлыйсың. Стресслар табыла. Һәм син үзеңне аклаудан канәгать булып тагын сырага үреләсең...
Бокалны эчеп бетерүгә үк кикертеп җибәрә. Теге вакытта баллонны ачкандагы сасы ис чыга. Тик бу юлы шешәдән түгел, ә синең авызыңнан. Һәм бу шулкадәр чиркангыч булып тоела. Әмма син бу юлы да үзеңне аклар сәбәп табасың: “Иң начары кире чыкты. Иң яхшысы гына торып калды.”
Башның арт чүмечен кысып алган кул бераз йомшаргандай була. Дөньяның бөтен авырлыгы корсагыңа күчә. Һәм син аның сыра белән агып чыгып юк булачагына шикләнмисең. Аның каравы, күңелдә чиксез җиңеллек хасил була.
17
Бу халәт миңа таныш иде. Баллондагы сыра бетә башлау белән ул тагын баш калкытты. Әмма Айгөлнең стенадан карап торган фотосына күз төшкән саен, кибеткә чыгып әйләнүне кичектереп тордым. Безгә әле матур итеп яшәргә дә яшәргә. Беркадәр вакыттан соң, бәйләнгеч теләктән арынырга итеп, ваннага кереп киттем. Өс-башымның рәте юк иде. Мин трусикчан гына калып, киемнәремне ваннага ыргыттым. Кранны бар хутына ачтым. Җыелган су кызгылт-кара төскә керде. Һәм мин дертләп киттем. Беләкләремнең кара канга баткан чагы искә төште. Кемне үтердем икән?!. Миемне тагын шул уй көйдереп үтте. Бәлки, бу кан түгел, ә тутык кынадыр әле. Үземне шулай юатырга ашыктым. Чынлап та, гаражлар арасында озак азапланырга туры килде ич.
Әмма киемнәрдән саркылган нәрсәнең кан түгеллегенә үземне тулысынча ышандыра алмадым. Аптырагач, өстәл янына килеп сыра балонына омтылдым. Төбендә калганнан бер йотым уртлап куйдым. Тик бу бик аз иде. Һәм мин аракы шешәсен ачмыйча булдыра алмадым. Күңелдәге әрнү беркадәр үтмәсләнеп калгандай булды. Кабат ваннага кереп киемнәрне чайкатырга керештем.
Аларны ванна өстендәге бауларга урнаштыргач, үзем дә чайканып чыктым. Әле салкын, әле кайнар тамчылар астында озаклап юындым. Рәхәт. Күпмедер дәрәҗәдә җаным да, тәнем дә чистарып калгандай булды.
Чыккач, бүлмәгә күз йөгерттем. Стенадагы Айгөлнең йөзенә нур кунгандай тоелды. Бу миңа дәрт өстәде. Идәннәрнең күптән мунчала күрмәгәнен уйлап, кире ваннага юнәлдем. Раковина астындагы кечкенә чиләккә су агыздым. Мунчала алдым.
Идән юудан да авыррак һәм ләззәтлерәк эш юктыр шикелле иде. Мин дүрт аяклап басып такта ышкудан шыбыр тиргә баттым. Кай арададыр башымны өстәл почмагына да, карават кырыена да бәрергә өлгердем. Шулай да күңел канәгать иде. Өемне чистартсам, үзем дә тазарынып, сафланып калырмын сыман.
Чынлап та шулай булды ул. Идәнне югач, китап киштәләрен, карават читләрен, тәрәзә төпләрен, гомумән, күзгә чалынырга мөмкин булган бөтен урынны сөртеп тазартып чыктым. Дөньям яктырып калды. Тәрәзәләрне ачып бүлмәне җилләттем. Тагын бер кат юынып алдым да өстәл артына утырдым.
Стенадагы Айгөл инде елмая кебек иде. Әлбәттә! Ул минем уйларымны аңлап тора ич. Бүлмәм чип-чиста. Күңелем дә. Хәтта хәзер аракы эчүем дә гаеп эш түгел. Мин аның белән эчке әгъзаларымны гына юып төшерәм дә иртәгәдән башлап эчүне ташлыйм. Бөтенләйгә!
Һәм күңелемдә гомер буе ымсындырып торган хыяллар кабат калкындылар.
Үземне төрле банкетларда, патша сараендагы эчке мәҗлесләрендә күз алдына китердем. Мине барсы да кыстый.
- Әйдә инде, бырат, бер йөз грамм коньяк кына тотып куй минем белән, - дип ялына Президент.
Аны башкалар куәтли:
- Мондый бәхет теләсә кемгә эләкми, кыстатып торма!
- Әйе, хөрмәтле илбашыбыз белән диабетиклар да чәкәштереп эчә...
Тик мин ягымлы елмаеп баш чайкыйм:
- Рәхмәт, егетләр! Мин эчмим...
Ниһаять, мине кыстап булмаячагын аңлап, барсы да тынычланып кала. Үзләре генә эчеп куялар. Коньяклары чынлап та бик яхшы бугай, шундук йөзләре алсулана, кәефләре күтәрелә. Җиңелчә генә исерүләре сизелә. Ә мин үземнең тотанаклылыгыма сөенәм, шатлыгым күкрәгемә сыймый. Мин үземне көчле һәм бәхетле итеп тоям, мин бәхеттән исерәм...
Ышаныч зур нәрсә. Һәм мин үземнең иртәгәдән башлап бер йотым да капмаячагыма нык ышанам. Һәм Айгөлгә карыйм. Ул да ышана кебек. Юк. Ул ышана. Мин аңа күз кысам:
- Бердәнберем минем! Ниһаять, җитте ул мизгел! Без бәхетле булачакбыз!
Мин алдымдагы рюмкага аракы салам. Аның тәмсез исен сизәм. Эчеп җибәрәм. Бөтен тәнем белән дерелдәп алам. Беләкләремә каз йоны чыга. Үңәчләрне яндырып агу төшеп китә.
Һәм мин аның агу икәнен беләм.
Бер тәме, бер файдасы, бер рәхәте юк икән бит!
Ник эчкәнмен моңа кадәр?!.
Айгөл башта миңа куркыбрак карап тора. Аннан соң елмайгандай итә.
- Бердәнберем!.. – дип пышылдыйм мин, - Бу бары тик үз-үземә тулысынча ышаныр өчен генә...
һәм тагын аракы коям.
Аның исе үк укшыйсыны китерә. Мин сыра баллоны ачылгандагы котсыз исне хәтерлим. Нинди рәвештә генә булып, нинди исем белән генә аталмасын, хәмер барыбер хәмер булып кала. Һәм ул сине...
Юк.
Ул инде мине беркайчан да буйсындыра алмый. Алмаячак!
- Мин беркайчан да хәмердән авыз итә алмаячакмынмы инде? – дип борчыла күңелдәге шайтан. Һәм мин аның шомлы соравы алдында кечерәеп калгандай булам. Әмма ниндидер кодрәт кабат үз хәлемә кайтара:
- Авыз итә алачаксың! Син хәтта мышьяктан да авыз итә аласың. Барсы да үз иркеңдә!
Мин алдымдагы рюмканы иреннәремә тидерәм. Һәм коточкыч нәфрәт уяна. Урынымнан торам да ике дә уйламыйча аны раковинага бушатам. Аннан соң рюмканы юып куям. Бераздан күзем өстәлдәге шешәгә төшә. Аны да раковинага аударам һәм бушагач, чүп савытына ташлыйм. Һәм елмаям. Бәхетле, азат елмаю белән...
Чөнки мин инде яхшы беләм, бүтән беркайчан да эчмәячәкмен.
Бүтән беркайчан да Айгөл миңа бу җәһәттән үпкә белдермәячәк.
Бүтән беркайчан да теге ханым мине ымсындырмаячак.
Теге ханым...
Һы...
Мин елмаям...
Мин үземнең соңгы йотым эчкәнемне беләм...
Тик бу минем соңгы бәхетем, соңгы елмаюуым икәнен генә күз алдына китерә алмыйм...
Обновлено (08.12.2011 23:27)




