Шигырьләр
|
Минем инде күптәннән матбугатта шигырьләр бастырганым юк. Соңгы шигырь китабы 2002 елда чыккан иде. Шуңадырмы, Марат шигырь язуны ташлаган икән, дигән хәбәрләр дә булгалады. Бу, әлбәттә, дөрес түгел. Шигырь үзе сине ташламаса, син аннан беркая да китә алмыйсың. Һәм мин дә әкерен генә языштырам. Дөресен әйткәндә, аларны гәзиттә, яки журналда бастыру инде минем өчен кызык түгел кебек. Ә сәхнәдән берәр шигъри спектакль әзерләп күрсәтәсе килә. Залдагы халык шигырьнең нәрсә икәнен аңларлык дәрәҗәдә итеп. Әле ул хыялда гына йөри. Тик кайчан да булса бер мин аны чынлык итәрмендер. Ә әлегә сез минем шигырьләр белән шушы сәхифәдә танышырсыз. Якын арада гына булмас, әмма шушы ел эчендә мин моңа кадәр язылган шигъри әсәрләрнең барсын да шушында тупларга уйлыйм. Ә яңа шигырьләр минем эш өстәленнән турыдан-туры монда күчәчәктер... . . |
|

