Җырлап яшик!
| Яңалыклар - Яңалыклар |
Композитор Фәнис Арслановның "Җырлап яшик" дигән китабы чыгу уңаеннан Әгерҗе район мәдәният сараенда китапны тәкъдим итү кичәсе булып узды. Бәйрәмгә Россиянең төрле төбәкләреннән композиторның дуслары, иҗатын яратучылар килгән иде.
“ Халык зур ул, шагыйрь ул, әдип ул, моңлы ул, дәртле ул” – бөек шагыйребез Габдулла Тукайның ошбу сүзләрен раслап, Әгерҗе район мәдәният йортында, шаулап-гөрләп тагын бер иҗат кичәсе үтте. Кышкы яшен сыман, күңел күкләрен яктырткан, күңел төпләренә төшеп җаннарны айкаган бу кичә районыбызның талантлы улы Фәнис Арслановның “Җырлап яшик” исемле җырлар җыентыгын халыкка тәкъдим итү булды. Көтмәс буйларының танылган иҗат әһеле Ләбиб Айтуганов, иҗатының иң матур бер мизгелендә гомере өзелгән Әлфирә Фәтхетдинова, хисләре бөреләнеп чәчәк атып кына килгәндә арабыздан китеп барган Резедә Загретдиноваларның иҗатына килеп кушылган мул сулы елгасыман,җырлары белән газиз халкының күңелен сугарды Фәнис. Үзешчән композиторның иҗатын хөрмәт иткән, җырларын яратып башкарган Вадим Фәтхенуровның үзенең иҗатташ дулары белән Казан тикле Казаннан килүе, иң матур җырларын бүләк итүе үзе бер могҗиза булды! Райондашыбыз, яраткан җырчыбыз Венер Сәлимовның җырлары кичәгә үзгә бизәкләр өстәде...Сәнгать мәктәбе укытучылары башкаруында, Чыңгыз Мусин сүзләренә Фәнис көй язган “Язмышым үзәннәрдә” җыры, Әгерҗенең нәни биючеләре чыгышлары кичәнең төп герое өчен дә, халык өчен дә олы бүләк булды.
Әйе, Фәниснең кулларына тәүге китабын алып, шатлыгын-куанычын үз тыңлаучылары, иҗатына мөкиббән китүчеләр белән уртаклашуы иде бу. Ә саллы гына җырлар җыентыгы дөнья күргәнче, Фәниснең нинди авырлыклар, борчылулар кичергәнен ул үзе генә беләдер, әлбәттә. Тик шулай да, китапның – китап кына түгел, бәлки, халкыбыз моңын, гореф-гадәтләрен, йолаларын киләчәккә алып баручы, буыннар чылбырын тоташтыручы хәзинә икәнен аңлап, ихлас күңелдән теләктәшлек һәм матди ярдәм күрсәткән район башлыгы Габбасов Фәрит Гариф улына, авылдашы - Әгерҗе нефтебазасы директоры Ирек Загретдиновка, ООО “Акбарс” агрофирма директоры Салихов Илгиз Хәйдарәвичка рәхмәтле автор. Мин, шәхсән, кичәгә килеп, район админсрациясе исеменнән котлаган Гөмәр Шарип улының искиткеч матур сөйләвенә, төпле, үтемле фикерләренә, ихлас горурлык хисләренә сокландым...”Их, бар кеше дә шулай уйлый һәм әйтә белсә икән!”-дип теләдем. Озак еллар, мәдәният хезмәткәре булып эшләүче Фәниснең, (минем дә!) җитәкчесе булган Мусин Фаиз Раиф улы да, чын күңелдән уңышларына сөенеп, шатлыгын җаны белән тоеп, Фәнискә иҗади уңышлар теләде. Җыр артыннан җыр яңгырады, теләк артыннан теләк әйтелде... Сарапулдан Татар иҗтимагый үзәге җитәкчесе Фаил Исламгалиев, Яңарыш газетасының баш мөхәррире Габбасова Рәмзия Илдус кызы, Әгерҗенең урман хуҗалыгы җитәкчелеге, “Күңел чишмәләре” әдәби берләшмәсе әгъзалары, Ләбиб Айтуганов исемендәге мәктәп директоры, укытучылар Фәниснең гомер юлын, уңышларын барлап, санлап, иҗат җимешләренә сөенеп чыгыш ясадылар.
Үзе озак еллар җитәкләгән “Тугызбуй” төркеме исә, котлаучы да, җырлаучы, уйнаучы, сөйләүче дә булды! Кичәнең яшь вакытларында тальян, курайда сыздырган, тылсымлы куллары белән могҗизалар тудырган әти – әнисе белән башланып китеп, бүгенге көндә ышанычлы тылы булган тату гаиләсенең чыгышы белән тәмамлануы, иң кечкенә кызлары Назлыгөлнең “Әти, без сине бик яратабыз”, дип чәчәкләр сузуы җаннарны тетрәндерде, керфек очларына яшь кунды... Зал алкышларга күмелде... Шул ук вакытта йөзләрдә елмаю чагылды, чөнки бу шатлык яшьләре, якташыбыз өчен милли горурлык хисләре, татар халкының моңын өзми- куймый буыннардан-буыннарга тапшыра алучы гаиләгә рәхмәт хисләре иде.
Зал тутырып, иҗат кешесен зурлап килгән җыр- моң сөюче Әгерҗе халкына, авыллардан килүче тамашачыларга, кунакларга чын күңелдән рәхмәт әйтәсе килә. Гел шундый булып калыгыз, сез булганда, сезнең алкышлар көч өстәп торганда гына яңа җырлар, яңа шигырьләр, матур – матур әсәрләр туар.
Безнеке син, Фәнис, үзебезнеке
Шуңа халкың сине зурлый бүген!
Ходай сиңа озын гомер бирсен
Өзелмәсен синең күңел кылың!
Җырлар бүләк ит син, җырлар
Тыңлаучының күңеле юансын
Җырлап яшик, дуслар, күңелләрдә
Матур, якты хисләр уянсын!
Әлфирә Низамова,
Әгерҗе районы
Исәнбай авылы
| < Предыдущая |
|---|







