Берәнбер һәм кабатланмас - "Казан утлары"нда
| Яңалыклар - Яңалыклар |
"Казан утлары" журналының беренче саныннан (№ 1, 20012) Марат Кәбировның "Бердәнбер һәм кабатланмас" дип аталган романы басыла башлады.
2004 елда язылган бу әсәр журнал редакциясенә 2008 елда ук тапшырылган. Өч ел рәттән журналның һәр уникенче санында: “Киләсе елда дөнья күрәчәк әсәрләр” исемлегендә “Бердәнбер һәм кабатланмас” дигән романны да күрергә мөмкин иде. Язылу – журналга тәкъдим итү – басылып чыгу аралары төп төгәл дүртәр ел.
Басма матбугатта беренче тапкыр чыкса да бу роман укучыларга бөтенләй таныш түгел дип булмый. Шул дәвер эчендә аның электрон вариантын авторның шәхси сайтында ун меңнән артык компьютердан йөкләгәннәр. Интернет-кибетләргә күчкәч, соңгы өч елда, 2700-ләп кеше сатып алган. Шуңа күрә аны интернетта татар әдәбиятының иң популяр әсәре дияргә тулы мөмкинлек бар.
Роман мистик триллер жанрында. Вакыйгалар кырыс һәм аяусыз стильдә сурәтләнә. Гадәти татар әдәбиятына (һәм соңгы еллар прозасының елак мәхәббәт, коммунизмны сүгү, түрәләргә кесәдән йодрык күрсәтү, бабаларыбызның бөеклегенә карап мескенләнү һ.б. кебек глобаль проблемаларга корылган әсәрләренә) күнеккән укучыга ул беркадәр сәер күренәчәк, ә үзләрен татарның “әхлак сагында торучылары” дип хис иткән даирәгә бөтенләй ошамаячак.
Татарстан Язучылар берлегенең проза остаханәсе җитәкчесе, «Казан утлары» журналының проза бүлеге мөдире К. Кәримов моннан берничә ел элек үк инде язучыларның бер җыелышында роман хакында үз фикерен болай дип белдерде:”Талантлы һәм танылган язучы булуын хөрмәтләп, узган ел гына язучылар берлегенә алынган тагын бер 39 яшьлек даими авторыбыз (Марат Кәбиров – ред.) чит ил триллерларына аваздаш итеп зур роман китерде. Авторның теләге буенча берничә кеше серле чакыру хаты ала. Һәм геройларны «Остаться в живых» сериалларындагыча, кеше яшәми торган бер утрауга җыялар… Әсәр кимсенү, җәбер, көчләү, эчкечелек күренешләре белән шыплап тулган. Кыз баланы корбанга чалып канын эчәләр… Бер ир кеше үзен тереләтә тураклап ашаганын үзе карап тора, тиз генә үлми, бер кулын, бер аягын кисеп ашыйлар… Мин әле өстән-өстән генә сөйлим. Әсәрдә алар шул тиклем тәфсилләп сурәтләнгән ки, авторның үзен шул утрауга илтеп ыргытасы килә. “
- Ана бөеклеген шулкадәр тирән итеп сурәтләгән әсәрне моңарчы бер әдәбиятта да укыганым юк иде әле, - ди романны рус теленә тәрҗемә иткән Р. Заһретдинова, - Нинди генә хәлгә төшсәң дә үзеңнең кем һәм ни өчен икәнеңне онытмаска кирәген искәртә бу роман. Ә ата-ана төшенчәсе – Туган җир, Халык төшенчәләре белән бергә үрелә, тәңгәлләшә һәм Алла (яралтучы) дәрәҗәсенә күтәрелә. Әсәр детектив кебек бик җиңел укыла, бер үк вакытта анда тирән фәлсәфә дә, кискен драматизм да бар. Бу романны мин елый-елый тәрҗемә иттем...
"Казан утлары"нда романның нык кыскартылган һәм “йомшартылган” журнал варианты тәкъдим ителә. Әсәрне тулы килеш авторның шәхси сайтындагы китапханәдә укырга мөмкин. Компьютерләрда, кесә телефоннарында һәм һәртөрле җайланмаларда (райдер) уку өчен уңайлаштырылган электрон вариантын сатып алырга теләсәгез, интернет-кибеткә рәхим итегез.
Роман рус теленә дә тәрҗемә ителгән. Русчасы "" дип атала һәм озакламый MaratKabirov.com сайтында урын алачак.
| Следующая > |
|---|







