Хөрмәтле укучым!
Мин спонсорлар эзләп, теләнеп йөрергә яратмыйм. Ә китап чыгару өчен зур гына акча таләп ителә. Бу кибеттән килгән керем кәгазь китаплар әзерләүгә һәм башка әдәби проектларга китәчәк. Шуңа күрә, кибетнең һәр сатып алучысы үзен минем спонсорым дип атый ала.
Электрон китаплар латин һәм кирилл графикасында, форматлары - pdf, fb2, rtf, rb, lit, pdb, exe. Теләсә кайсы электрон китап уку җайланмасында, шул исәптән, телефоннарда да ачып укырга мөмкин. Әгәр китаплар сезгә ошамый икән, контактлар бүлегеннән миңа хәбәр итәсез – һәм акчагызны тулысынча кире кайтарам.
Тормыш акчага гына бәйләнмәгән. Һәр нормаль язучы шикелле үк, мин әсәрләремнең укылуын телим. Әгәр сатып алырлык мөмкинлегегез юк икән, сайттагы электрон китапханәдә әлеге китапларның барсы да диярлек бар һәм бушлай. Аларны экраннан уку өчен уңайлырак итәргә, кәгазь китапка охшатыбрак ясарга тырыштым.
Бер-беребез өчен терәк булыйк!
Марат Кәбиров
Категории
![]() Китаплар |
![]() Электрон текстлар |
![]() CD, DVD |
Ваша корзина пуста.



