Куен дәфтәреннән
Куен дәфтәреннән
Иҗатчының өч дошманыИҗатчының өч дошманы бар. Беренчесе – укучыларыңның битарафлыгы. Син иң беренче чиратта шушы дошманыңны юкка чыгарырга тиешсең. Әгәр моңа көчең җитми икән, син – юк. Әдәбиятка юл укучының битарафлыгын җимерүдән башлана. Ләкин шушы битарафлыкны ватуга ук, сине тагын бер нәрсә көтеп тора – тәнкыйтчеләрнең нәфрәте. Чөнки тәнкыйтьче - әдәбият теориясенең милициясе сыманрак нәрсә. Күнегелгән кануннарны бозучыны ул карак кебек кабул итә. Бу табигый күренеш. Күз алдына китереп кара. Ата-бабалардан калган алма бакчасы. Шул бакча каравылчысы – тәнкыйтьче карт. Кемдер бакчага бурлыкка кергәли - чиләкләп алма урлый, ботакларны сындыра. Тәнкыйтьче карт моны яратмый, әлбәттә. Әмма ул мондый вак-төяк нәрсәләргә түзә ала. Ә син киләсең дә, шул бакчаның коймасын җимерәсең. Син, әлбәттә, хаклы. Койма инде искергән, төртсәң дә аварга тора, аны кичекмәстән алыштырырга кирәк. Моны башка иҗатчылар да белә, тик кайсының кыюлыгы, кайсының көче җитми. Кайберәүләр өчен аның шулай иске көенчә торуы уңайлы – урлашырга җайлы. Койманы яңартырга кирәклеген тәнкыйтьче дә аңлый. Әмма аның бөтен гомере ата бабалардан калган шушы койманы саклауга, Фәлән Фәләнов каккан кадакларны, Төгән Төгәнов утырткан баганаларны данлауга багышланган. Койма ауса, теге кадаклар да, баганалар да, димәк, тәнкыйтьче картның гомерлек хезмәте дә юкка чыга. Һәм ул сиңа бакчаны матурларга тырышучы итеп түгел, ә үзенең хезмәтен юкка чыгарырга теләүче дошман итеп карый. Менә шуңа күрә, әдәбиятка зур яңалык алып килүче, үзенчәлекле иҗатчы - тәнкыйтьченең иң зур дошманына әверелә. Әгәр әсәрләре укучылар арасында киң танылу тапса – бигрәк тә. Һәм син тәнкыйтьченең кара каргышы, ялкынлы сукрануы, яки ачы битарафлыгы астында үз коймаңны коеп куясың. Әдәбиятта бөтен нәрсә дә гел яңадан гына була алмый. Һәм тәнкыйтьче коймага карый да башын кашып ала. Фәлән Фәләнов каккан кадаклар да шул килеш калган, тик алар аз гына бүтәнчәрәк кагылган... Баганалар да Төгән Төгәнов алып кайткан урманнан китерелгән... Аңа кадерле нәрсәләр юкка чыкмаган ич! Ә койма яңа. Ныклы. Матур. Соклангыч! Һәм ул синең эшеңне мактарга тотына. Һәм баштагы хурлауларының гонаһасын җуярга теләгәндәй, кабат-кабат, кычкырып-кычкырып мактый. Бу – синең җиңүең дип атала. Әлбәттә, бу бик гади схема гына. Ә асылда хәлләр күпкә катлаулырак. Тәнкыйтьчеләрнең дә төрлесе була. Синең иҗатыңны аңлый алмаганы да... Аңларга теләмәгәне дә... Аерым бер төркем мәнфәгатеннән чыгып, өстеңә пычрак яудырганы да... Әсәреңне үзеңнән дә тирәнрәк аңлаганы да. Һәм ничек кенә сәер тоелмасын, язучы өчен аларның барсы да файдалы. Бары тик сүзләренә колак салмаска гына кирәк. Иҗатчының өченче дошманы – укучыларның мәхәббәте. Бер генә диктатура да, бер генә афәт тә шәхеснең рухи азатлыгын чикли алмый. Моңа бары тик мәхәббәт кенә сәләтле. Укучы мәхәббәте – наркотик шикелле. Бер тапкыр татып караган язучы аннан аерыла алмый, кабат югалтудан курка. Һәм үзе теләгәнне түгел, ә укучы теләгән нәрсәләрне яза башлый. Һәм үзенең оригинальлеген югалта. Моны шартлы рәвештә гаилә мөнәсәбәтләрендә күзалларга мөмкиндер. Гадәттә, хатынының колына әйләнгән ирләрне “подкаблучник” диләр. Ирләрне шушы хәлгә төшерүче төп нәрсә - көчле мәхәббәт һәм ихтыярсызлык. Бәлки, кемнәргәдер “подкаблучник” булу ошыйдыр, әмма мин тигез мәхәббәтле гаилә яклы. Әдәбиятта дә шундыйрак хәл. Укучы мәхәббәте, һичшиксез, яхшы нәрсә. Әмма беркайчан да аның колы булырга ярамый.
Добавить комментарий
Обновлено (20.01.2012 23:11) Иҗат – хезмәт...
Иҗат – хезмәт. Әлбәттә, әдәби әсәрне күктән иңгән нәрсә, ходай бүләге дип исәпләүчеләр дә бардыр. Әмма кайдан иңеп, кем бүләге генә булмасын, бер әсәр дә әзер килеш өстәлеңә килеп ятмый. Аны үзең эшлисең. Төрле вариантлар уйлап карыйсың, әйтергә теләгәнеңне көчәйтерлек детальләр эзлисең, кыскасы, укучыга кызыклырак, аңлаешлырак, тәэсирлерәк булсын өчен тырышасың. Бу җәһәттән аны өй салу белән дә, татлы ризык пешерү белән дә, затлы бизәнгечләр эшләү белән дә - теләсә-нинди һөнәр белән чагыштырырга мөмкин.
Әмма ул күпкә катлаулырак, авыррак һөнәр. Талант та, характер да, тормыш һәм иҗат тәҗрибәсе дә кирәк аның өчен.
Шуңа күрә, яшьли башлаган язучылар да бары тик гомеренең икенче яртысында гына танылу таба, сизелерлек уңышка ирешә.
Язучы – профессионал, үз эшенең остасы (булырга тиеш). Шулай булмаган хәлдә, ул язучы түгел, ә “әдәбият сөюче” дигән даирәнең каләм тибрәтүче бер вәкиле генә.
Әмма дүрт өлкә бар: сәясәт, табиблык, сәнгать һәм әдәбият. Дөньяның һәрбер кешесе диярлек бу мәсьәләләрдә үзен белдекле дип уйлый һәм, бернинди тартынусыз, профессионалны өйрәтергә алына. Һе-һе-һе...
Обновлено (30.12.2011 04:41) Премияләр турында.
Премияләр турында. Һәртөрле әңгәмәләр вакытында:”Мин исем өчен эшләмим. Бернинди премиягә дә исем китми.”- дигән кешеләр бар. Әлбәттә, дөрес сүзләр. Бер генә талант иясе дә ниндидер бүләк өчен язмый. Күңел таләбе буенча иҗат итә. Барсы да дөрес. Ләкин журналист алдында шундый дөрес сүзләр сөйлиләр-сөйлиләр дә... кайберәүләр туп-туры власть коридорларына, мактаулы исемнәр сорап ялбарырга китәләр.
Мин андыйларны да гаепләргә теләмим. Үз әсәрләренең чынлап та югарылыгына үзләре дә ышанып җитмәгән бәндәләр шулай кыланадыр. Аларга кемнеңдер хуплауы, мактауы бик кирәктер дип уйлыйм. Бик-бик кирәктер. Шулай дип уйлыйсым килә. Аларны шизиклардыр дип уйлыйсым килми.
Ә үземә килгәндә... Концертлар вакытында юмористик чыгышларымда рәхәтләнеп көлеп утыралар, шау-гөр килеп кул чабалар икән, соңыннан мактап, я хурлап йөриләр икән – бу минем өчен иң зур бүләк. Яшьләрнең куен дәфтәрләрендә, җыр дәфтәрләрендә минем шигырьләр бар икән, бу – бүләк. Хикәяләрем, повестьләрем, романнарым җитди сөйләшүләргә этәрә икән, бу – бүләк. Иҗатымны яратучылар – бүләк.
Ләкин бер бүләк икенче төрлесенә комачауламый. Әгәр ниндидер премия бирергә телиләр икән, рәхим итсеннәр, мин каршы килмәячәкмен. Чөнки дәүләт бүләге алу бәләкәй нәрсә түгел – бу сине әдәбияттә бернәрсә дә аңламый торган кешеләр дә таныды дигән сүз.
Обновлено (30.12.2011 04:38) Күңелен күрсәтмәс өчен...
Кешенең... татар кешесенең баймы-ярлымы икәнен ничек белеп була?
Бер мәлне әни авылдан шалтырата:
- Улым, хәлләрең ничек?
- Әйбәт.
- Чынлап та әйбәтме? Әле менә синең хакта гәзиттән укыдым... Фәлән апаң кертеп бирде... Бик яманлап язганнар бит... Хәлләрең чынлап та әйбәтме, улым?
Трубканы куюга тагын телефон шалтырый. Монсы – хатынга.
- Күрдеңме син... Марат турында бик хурлап язганнар бит...
Кайдадыр мине яманлап язсалар, минуты-секунды белән шул язманы әнигә китереп тоттыралар, хатынга җиткерәләр, авылдашларның кайберләре шул гәзитне фермага, яки башка эш урынына алып барып кычкырып укып күрсәтә. Мондый хәл беркемнең дә игътибарыннан читтә калмый. Һәм иң беренче ул хәбәрне якын кешеләремә ишеттерәләр. Шуңа күрә, гел яман хәбәр генә укыгач, якыннарым минем хакта бик начар уйлыйлардыр сыман тоелып куя.
Гәзит-журналларга рәхмәт. Гел генә хурлап тормыйлар, мактаулы мәкаләләр дә еш чыга. Тик боларын, никтер, әнигә дә китереп тоттырмыйлар, гаиләгә дә шалтыратып котламыйлар. Боларын беркем дә диярлек күрми кала. Хәтта үзләре шул гәзиттә эшләгән кешеләр дә бу язманы укымаган булып чыга.
Ә беләсезме, үзеңнең баймы-түгелме икәнеңне кайдан чамаларга мөмкин?
Бай татар кесә (“җанын” дияргә дә мөмкиндер) актарганда, ярлылары күзен читкә ала. Күңелен күрсәтмәс өчен.
Обновлено (30.12.2011 04:33) |








