Куен дәфтәреннән
Иҗатчының өч дошманы
Иҗатчының өч дошманы
Иҗатчының өч дошманы бар.
Беренчесе – укучыларыңның битарафлыгы. Син иң беренче чиратта шушы дошманыңны юкка чыгарырга тиешсең. Әгәр моңа көчең җитми икән, син – юк. Әдәбиятка юл укучының битарафлыгын җимерүдән башлана.
Ләкин шушы битарафлыкны ватуга ук, сине тагын бер нәрсә көтеп тора – тәнкыйтчеләрнең нәфрәте. Чөнки тәнкыйтьче - әдәбият теориясенең милициясе сыманрак нәрсә. Күнегелгән кануннарны бозучыны ул карак кебек кабул итә. Бу табигый күренеш.
Күз алдына китереп кара. Ата-бабалардан калган алма бакчасы. Шул бакча каравылчысы – тәнкыйтьче карт. Кемдер бакчага бурлыкка кергәли - чиләкләп алма урлый, ботакларны сындыра. Тәнкыйтьче карт моны яратмый, әлбәттә. Әмма ул мондый вак-төяк нәрсәләргә түзә ала. Ә син киләсең дә, шул бакчаның коймасын җимерәсең. Син, әлбәттә, хаклы. Койма инде искергән, төртсәң дә аварга тора, аны кичекмәстән алыштырырга кирәк. Моны башка иҗатчылар да белә, тик кайсының кыюлыгы, кайсының көче җитми. Кайберәүләр өчен аның шулай иске көенчә торуы уңайлы – урлашырга җайлы. Койманы яңартырга кирәклеген тәнкыйтьче дә аңлый. Әмма аның бөтен гомере ата бабалардан калган шушы койманы саклауга, Фәлән Фәләнов каккан кадакларны, Төгән Төгәнов утырткан баганаларны данлауга багышланган. Койма ауса, теге кадаклар да, баганалар да, димәк, тәнкыйтьче картның гомерлек хезмәте дә юкка чыга. Һәм ул сиңа бакчаны матурларга тырышучы итеп түгел, ә үзенең хезмәтен юкка чыгарырга теләүче дошман итеп карый.
Менә шуңа күрә, әдәбиятка зур яңалык алып килүче, үзенчәлекле иҗатчы - тәнкыйтьченең иң зур дошманына әверелә. Әгәр әсәрләре укучылар арасында киң танылу тапса – бигрәк тә. Һәм син тәнкыйтьченең кара каргышы, ялкынлы сукрануы, яки ачы битарафлыгы астында үз коймаңны коеп куясың.
Әдәбиятта бөтен нәрсә дә гел яңадан гына була алмый. Һәм тәнкыйтьче коймага карый да башын кашып ала. Фәлән Фәләнов каккан кадаклар да шул килеш калган, тик алар аз гына бүтәнчәрәк кагылган... Баганалар да Төгән Төгәнов алып кайткан урманнан китерелгән... Аңа кадерле нәрсәләр юкка чыкмаган ич! Ә койма яңа. Ныклы. Матур. Соклангыч! Һәм ул синең эшеңне мактарга тотына. Һәм баштагы хурлауларының гонаһасын җуярга теләгәндәй, кабат-кабат, кычкырып-кычкырып мактый. Бу – синең җиңүең дип атала.
Әлбәттә, бу бик гади схема гына. Ә асылда хәлләр күпкә катлаулырак. Тәнкыйтьчеләрнең дә төрлесе була. Синең иҗатыңны аңлый алмаганы да... Аңларга теләмәгәне дә... Аерым бер төркем мәнфәгатеннән чыгып, өстеңә пычрак яудырганы да... Әсәреңне үзеңнән дә тирәнрәк аңлаганы да. Һәм ничек кенә сәер тоелмасын, язучы өчен аларның барсы да файдалы. Бары тик сүзләренә колак салмаска гына кирәк.
Иҗатчының өченче дошманы – укучыларның мәхәббәте.
Бер генә диктатура да, бер генә афәт тә шәхеснең рухи азатлыгын чикли алмый. Моңа бары тик мәхәббәт кенә сәләтле. Укучы мәхәббәте – наркотик шикелле. Бер тапкыр татып караган язучы аннан аерыла алмый, кабат югалтудан курка. Һәм үзе теләгәнне түгел, ә укучы теләгән нәрсәләрне яза башлый. Һәм үзенең оригинальлеген югалта.
Моны шартлы рәвештә гаилә мөнәсәбәтләрендә күзалларга мөмкиндер. Гадәттә, хатынының колына әйләнгән ирләрне “подкаблучник” диләр. Ирләрне шушы хәлгә төшерүче төп нәрсә - көчле мәхәббәт һәм ихтыярсызлык. Бәлки, кемнәргәдер “подкаблучник” булу ошыйдыр, әмма мин тигез мәхәббәтле гаилә яклы. Әдәбиятта дә шундыйрак хәл. Укучы мәхәббәте, һичшиксез, яхшы нәрсә. Әмма беркайчан да аның колы булырга ярамый.
Обновлено (20.01.2012 23:11)







